муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | arbor-school@yandex.ru, 1213000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 уч-ся/ 34 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Тукай укулары". 18.04.2016

"Тукай укулары" фәнни гамәли конференциясендә 2 нче сыйныф укучыларына катнашучы сертификаты тапшырылды.. Җитәкчеләре: Гайфуллина Э.Г.
-
Тукай укулары. 18.04.2016

"Тукай укулары" фәнни гамәли конференциясендә иллюстрацияләр ясау буенча 6 нчы сыйныф укучылары Нияз һәм Рәйхан, 7 нче сыйныфтан Гөлшат катнашучы сертификатына ия булдылар.
-
12 апрель - Космонавтика көне. 12.04.2016

12 апрель - Космонавтика көненә багышлап сыйныфларда тәрбия сәгатьләре узды. Укучыларга Ю.А.Гагарин, аның тормыш юлы, башка космонавтлар, космик ачышларның әһәмияте турында бик күп файдалы мәгълүмат бирелде.
-
Тукай айлыгына - стенгазеталар. 11.04.2016

Башлангыч сыйныфлар Тукайга багышлап стена газеталары эшләп куйдылар.
-
Без - Тукайлы халык. 11.04.2016

Татар теле укытучылары Габделхакова Р.Г., Мифтахова Р.Б. Тукай айлыгы кысаларында бик күп чаралар үткәрәләр. Алар иҗатының берсе - Тукайның тормыш юлына багышланган күчмә стенд.
-
Кул көрәше буенча республика чемпионы. 11.04.2016

7 нче сыйныф укучысы Гаязетдинова Рәмзия армспорт буенча Кукмара районы Манзарас мәктәбендә үткәрелгән ярышта катнашты һәм республика чемпионы исеменә лаек булды.
-
Яшь көрәшчеләр. 11.04.2016

Норма мәктәбе базасында Васил абый Гарифуллин истәлегенә оештырылган көрәш бәйгесендә мәктәбебезнең яшь көрәшчеләр командасы 3 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә 6 нчы сыйныфтан Алмаз һәм Рәйхан - 1 нче, Нияз 3 нче, 3 нче сыйныфтан Илдан 1 нче, Әлфис 2 нче, 4 нче сыйныфтан Фирзәр 2 нче урыннарга ия булдылар. Егетләргә алга таба да зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
"Тукай премиясенә кандидатлар" 09.04.2016

5-8 нче сыйныфлар "Тукай премиясенә кандидатлар" исеме астында буклетлар ясап куйдылар.
-
Географик викторинада катнашучылар. 09.04.2016

5 нче сыйныф кызлары Язгөл, Ризәлә, Мәрьям география буенча үткәрелгән викторинада актив катнаштылар.
-
"Мине танып бел!" 07.04.2016

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 5 нче сыйныф укучылары белән "Мине танып бел!" интеллектуаль уены үткәрелде. Укучылар хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр, кошларны танып-белүдә көч сынашты.













