Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Бурбаш-Сардыганская начальная школа - детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
| E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 13 воспитанников/ 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Бурбаш-Сардыганская начальная школа - детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Яңа елны көтәбез.
24.12.2014
Бу көннәрдә мәктәп укучылары һәм мәктәп-бакча хезмәткәрләре яңа ел рухы белән яши. Бүлмәләребезне матур итеп бизәдек. Балалар кулы белән ясалган уенчыклардан чыршы бизәдек. Стена газеталары чыгардык. Ишек алдына кардан сыннар ясап, буяп куйдык.
-
Кошлар өчен ашханә. 16.12.2014

Кыш килдеме, кошлар өчен
Без ашханә ачабыз
Һәм кошларга эндәшәбез:
- Рәхим итеп ашагыз!
-
Чана шуабыз. 10.12.2014

Менә көткән кыш та килеп җитте. Бөтен тирә – як ап – ак кар белән капланды. Көннәр суытты, тәрәзәләрдә кыш үзенең бизәкләрен ясады. Без чана шуарга тауга бардык. Рәхәтләнеп тә шудык соң тауда!
-
Күңелле соң кыш көне! 10.12.2014

Кыш. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калган. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга талдылар. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз. Без чаналарыбызны тартып урамга чыгабыз. Кышның матурлыгына сокланып, аның узып киткәнен сизми дә калабыз.
-
Кыш килде. 05.12.2014

Ниһаять!.. Ниһаять кар яуды. Туган ягыбызга кыш килде.
Кар яуган, яуган!
Мамык кебек кар.
Ап-ак булганнар
Урамнар, кырлар.
-
Балалар бакчасында ачык дәрес. 26.11.2014

Балалар бакчасында тәрбияче Хөсәенова Энҗе әниләр өчен рус теленнән ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан балалар әниләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Ачык дәресләр. 20.11.2014

Бүген мәктәптә 1 нче, 2 нче, 3 нче сыйныфларда фән укытучылары әти-әниләр өчен ачык дәресләр күрсәттеләр.
-
Солдат белән очрашу. 19.11.2014

Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан Фазлыев Салават абый белән очраштык.
-
Әтиләр җыелышы 13.11.2014

Бүген мәктәптә әтиләр җыелышы булды. "Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле нинди?" дигән сорауга җавап эзләдек. Укытучының кереш сүзеннән соң әтиләргә киңәшләр бирелде. Балалары ясаган рәсемнәрдән, хикәяләрдән үзләрен таныдылар, анкета сорауларына җавап бирделәр, видеосюжет карадылар. Җыелыштан һәркем бала белән тигез дәрәҗәдә, дустанә аралашырга кирәк дигән максат белән таралды.
-
Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге 12.11.2014

Беренче сыйныф укучылары Борбаш авылы китапханәсендә кунакта булып кайттылар. Аларга беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге тапшырылды. 2014 нче ел Татарстанда һәм илебездә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелә. Бу көндәлек аларга республикабызның тарихи-мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралары белән танышырга ярдәм итәр.








