Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Бурбаш-Сардыганская начальная школа - детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422255 РТ, Балтасинский район, д. Бурбашcкий Сардыган, ул. Г. Гумарова, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-683-36-21 |
| E-Mail: | Sbsar.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурбаш-Сардыганская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Шарипова Гульниса Шайдулловна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 13 воспитанников/ 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 1 воспитатель/ 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Бурбаш-Сардыганская начальная школа - детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе "Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп-балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Шигырь бәйрәме. 25.04.2014

Сөекле шагыйребезнең бәйрәменә мәктәп укучылары ай дәвамында әзерләнә килделәр. Кул эшләре, рәсемнәр, шигырьләр иҗат итеп, Г.Тукай турында тагы да тирәнтен белем тупладылар. Шигырь сөйләү конкурсында үзләрен күрсәттеләр. Бүген барлык төр эшчәнлекне йомгаклап айлыкка нәтиҗә ясалды, катнашучы укучылар бүләкләнде.
-
Тукай бәйрәме. 23.04.2014

Бакча балалары Г.Тукай туган көнен каршылап "Тукай бәйрәме" үткәрделәр. Бәйрәмгә әкият геройлары, укучылар кунакка килгән иде. Күңелле уеннар, җырлар, шигырьләр белән бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 21.04.2014

Г.Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Укучылар бик актив катнашып, берсеннән- берсе матур, эчтәлекле эшләр иҗат иттеләр. Афәрин, укучылар!
-
Түгәрәктәге эшчәнлек. 16.04.2014

-
Студентлар дәрестә. 07.04.2014

Башлангыч сыйныф укытучысы Ромия Габдельфәрт кызы, КФУ студентлары үтенече буенча, әдәби уку дәресе күрсәтте.
-
Русча сөйләшәбез. 31.03.2014

Бакча балалары бу атнаны рус телендә сөйләшеп башладылар. "Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел" проекты кысаларында төрле кызыклы дәресләр, уеннар, чаралар планлаштырыла.
-
Ата-аналар җыелышы 29.03.2014

-
Математика атналыгы. 21.03.2014

Мәктәп укучылары атна дәвамында "Математика" фәне турында, бөек шәхесләре турында фикер алышып, әниләрне дәресләргә дәшеп күп кенә күңелле мизгелләр кичерделәр һәм шактый белем тупладылар. Атналыкка йомгак ясап "Математик КВН" кичәсе уздырылды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
-
Кошлар кайта туган якларга. 13.03.2014

Табигать җанлана: яз хәбәрчеләре кара каргалар килде, саесканнар, чәүкәләр оя барлый, кыш буе күренмәгән песнәкләр пәйда булды. Мәктәп укучылары бу көннәрдә берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясау белән мәшгуль.
-
Иҗади чыгыш. 07.03.2014

Әниләр, әбиләр, апалар, кызлар бәйрәме бездә традиция буларак һәр ел саен иҗади- отчет концерты итеп зурлап үткәрелә. Мәктәп- бакча коллективы белән берлектә үткәрелгән бу бәйрәм һәркем күңеленә хуш килеп, ел дәвамында истә калырлык күркәм чара булып калды. Әниләрнең, әбиләрнең күңел җылысы салып пешергән тәмле ризыкларыннан үткәрелгән ярминкә гөрләп торды.








