Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Җиңү аллеясы 29.04.2015

Уртанчылар төркеме әти-әниләренең кул эше. "Җиңүнең 70 еллыгы" аллеясы.
-
Бездә бүген Тукай көне! 24.04.2015

Килә язлар, китә язлар,
һәр ел саен үзгәрелә...
һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.
Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне безнең бәйрәм!
-
Сәламәт буласың килсә? 21.04.2015

Мәктәпкәчә белем учреждениесендә "Сәламәт буласың килсә?" дип исемләнгән спорт уеннары иртәсе узды. Балалар уеннарда катнашып кына калмады, М.В.Лазарев методикасына таянып мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкаруында "Шәхси әйберләрнең серләре" дигән театральләштерелгән күренеш карадылар, шәхси гигиена таләпләре белән дә таныштылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 21.04.2015

Уртанчылар төркеме 1 балалары Балтач үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Экскурсиянең максаты - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан махсус әзерләнгән чарада катнашу. Китапханә хезмәткәрләре балаларга "Балалар язучылары - сугышта" дип исемләнгән әдәби-тематик чара әзерләгәннәр иде. Балалар очрашудан бик тулы, җылы кичерешләр белән кайттылар. Шундый эчтәлекле очрашу оештырганнары өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Яраткан мультфильмнарыбыз 21.04.2015

Зурлар группасы балалары рус һәм татар телендә мультфильнарны бик яратып карыйлар. Үзләренең яраткан мультфильмнарында алган тәэсирләрен әти-әниләре белән берлектә рәсемдә чагылдыралар.
-
Яраткан мультфильмнар 16.04.2015

Без өйдә мультфильнар карарга, караган мультфильмнардан соң туган уй-тойгыларны рәсемнәрдә чагылдырырга бик яратабыз.
-
Поздравление 10.04.2015

Мы поздравили своих новых друзей из Малолызинского детского сада со светлым праздником Пасхи и сделали им подарки-пасхальные яички.
-
Җитез янгын сүндерүчеләр 10.04.2015

Белем бирү учреждениесендә уртанчылар төркеме балалары арасында КВН узды. КВН ның темасы: "Җитез янгын сүндерүчеләр". Әлеге ярыш-уенда төп хөкем итүче булып Балтач янгын сүндерү бүлеге вәкиле Ахатов Р.Р. та катнашты, балаларга киңәшләрен бирде. Балалар үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта, кыюлыкта сынадылар. Иң мөхиме - ут белән уйнарга ярамаганлыкка инандылар. Чара зурлар төркеме балалары башкаруында "Төлкенең ут белән шаяруы" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды.
-
"Җиңү алып килгән яз! 09.04.2015

1 кечкенәләр төркемендә патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан тәрбиячеләр балалар белән бергәләп "Җиңү алып килгән яз!" темасына папка-ширма ясадылар.
-
Ветераннар турында сөйләшәбез. 09.04.2015

Уртанчылар төркеме балалары белән үзләренең бабайлары һәм сугышта катнашкан герой-балалар турында әңгәмә үткәрелде. Балаларда патриотик хисләр, сугыш ветераннарына карата хөрмәт, аларның батырлыкларына соклану һәм алар турында кайгыру теләге булдырылды.








