Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
"Яшел, кызыл, сары" 18.03.2015

Уртанчылар төркеме балалары бүген дуслары - светофорга кунакка бардылар. Светофорның 3 төсе нәрсәне аңлатканын алар уеннар, җырлар һәм әкият аша ныгыттылар.
-
"Ура! Физкультура!" 18.03.2015

Физкультура инструкторы Айгөль Нурзадовна балаларда кечкенәдән спортны сөяргә, физкультура белән шөгыльләнергә теләк тәрбияли.
-
Эзләнәбез, тәҗрибәләр ясыйбыз. 18.03.2015

Уртанчылар төркемендә кызыклы эшчәнлек узды - танып белү шөгылендә балалар су һәм аның үзлекләре турында күп яңалыклар белделәр. Тәрбияче апалары Фәридә фәритовна бик мавыктыргыч тәҗрибәләр әзерләгән иде. Иң мөһиме, балалар суның үзлекләрен тәҗрибәләр ясап үзләре ачтылар. Шөгыль тәрбияви яктан да файдалы булды, балаларга суны сакларга, пычратмаска, юкка сарыф итмәскә кирәклеге турында үтемле фикерләр җиткерелде.
-
Узара йөрешү дәвам итә. 18.03.2015

Белем бирү учреждениесендә педагогларның узара йөрешүе, тәҗрибә уртаклашу атналыгы дәвам итә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген ачык чарада үзләренең инглиз телендә алган белемнәрен матур итеп күрсәтә белделәр. Инглиз теле тәрбиячесе Айсылу Вакыйфовна аларны “Буталчыклар иле” нә сәяхәткә алып барды. Балаларның активлыгын, фикерләвен, мөстәкыйльлеген үстерүгә ярдәм итә торган эш алымнары бик уңышлы кулланылды.
-
Дуслык-зур байлык 17.03.2015

-
Язны сагынып көтәбез. 17.03.2015

Белем бирү учреждениесенең 1 нче кечкенәләр төркеме балалары бүген тәрбияче апалары Раилә Рифовна белән яз турында матур әңгәмә кордылар. Алар язгы кояшның җылы нурлары белән уйнадылар, тиздән, бик тиздән безнең якларга очып кайтучы сыерчыклар турында сөйләштеләр. Ачык шөгыльдә булган педагаглар балаларның активлыкларына уңай бәя бирделәр.
-
"Бөек Җиңүне каршылап" 13.03.2015

Зурлар төркеме әти-әниләре балалар белән бергәләп Җиңүнең 70 еллыгына кул эшләре ясадылар.
-
"Яз җитә" 12.03.2015

I нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Гилязутдинова И.В. тәҗрибә уртаклашу максатыннан тәрбиячеләргә МББ ФДББС таләпләренә нигезләп ачык шөгыль күрсәтте.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел! Күргәзмә. “Җиңү алып килгән яз!” 10.03.2015

Язның беренче аена кердек. Быелгы яз башка елларга караганда истәлекле һәм дә кабатланмас вакыйгалар белән килә, быел без - бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Әлеге бөек вакыйга уңаеннан белем бирү учреждениесенең махсус эш планы төзелде. Шуларның берсе гамәлдә - “Җиңү алып килгән яз!” темасы астында педагогларның төрле хәрби темаларны яктырткан кул эшләре күргәзмәсе.
-
Узара йөрешү. 10.03.2015

Белем бирү учреждениесендә педагогларның узара тәҗрибә уртаклашу, бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге яңалыкларны эш практикасында куллануны өйрәнү макатыннан узара йөрешү атналыгы башланды.








