Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Күңел ачу уеннары 27.06.2014

Безнең бакчада җомга саен саф һавада күңел ачу уеннары оештырыла. Балалар бик теләп спорт уеннарында катнашалар.
-
С Днем защиты детей! 01.06.2014

-
Гөрләде сабантуйлар.... 29.05.2014

-
До свидания, детский сад! 28.05.2014

Любимые наши воспитанники! Надеюсь вам есть, что вспомнить про ваш детский сад, про ваш первый в жизни коллектив. Первые утренники и уроки, первая дружба - все это останется с вами навсегда. Желаем вам, чтобы вы продолжали расти во всем - в учебе и в творчестве, в умении дружить, и обязательно стали счастливыми.
-
Яшелчә бакчасында 16.05.2014

Яшелчә бакчасында язгы эшләр гөрли.
-
Бөек Җиңү көне белән! 08.05.2014

Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран – чын каһарман
-
9 май – Җиңү бәйрәме. 08.05.2014
Май аеның беренче атнасы балалар бакчасында “Жиңү алып килде яз!” исемле проект белән башланып китте. Зурлар төркемендә уздырылган “Бабамның кадерле сандыгы” исемле әңгәмә бик эчтәлекле булды. Тәрбияче Хазиева Е.П. балаларга заманча технологияләр, эчтәлекле альбом һәм фотосүрәтләр кулланып Бөек Җиңүне китергән каһарманнар, геройлар, ветераннар турында аңлаешлы итеп сөйләде. Әңгәмәне музыка, матур әдәбият әсәрләре белән тулыландырып барды. Балалар өчен иң истә калган мизгел - чын медальләрне тотып, тагып карау булгандыр. Әңгәмәдән соң һәр балада туган ил, ветераннар, илне саклаучылар өчен горурлык хисләре тугадыр, мөгаен. -
Җиңү аллеясында. 08.05.2014
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 8 май көнне Балтач авылының Җиңү аллеясына экскурсиягә бардылар. Сугышта һаләк булган авылдашлар, батыр солдатлар хөрмәтенә мәңгелек ут янына чәчәк бәйләмнәре салдылар. -
Нәни талант. 07.05.2014
Зурлар төркеменә йөрүче Чартинова Дарьяна бик теләп кечкенәдән Балтач сәнгать мәктәбенә йөри (укытучысы Курбанова Ю.А.), һәм әледән-әле безне, иптәшләрен үзенең музыка өлкәсендә булган уңышлары белән сөендереп тора. 2-4 май көнендә Казанда узган “Хрустальное сердце мира” дип исемләнгән балалар һәм яшь үсмерләрнең бөтендөнья иҗат фестиваль-конкурсында катнашып II югарылыкта Диплом белән бүләкләнде. Афарин, Дарьяна! Шулай ук Дарьянаның әнисенә, дәү әнисенә нәни кызларын рухландырып, кызыксындырып, терәк булып төрле конкурсларда катнаштыру теләге белән янып йөрүләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алда да җиңүләрегез күп булсын, таза булыгыз, котлыйбыз. -
Котлыйбыз. 07.05.2014

Балалар бакчасына йөрүче балалар әледән-әле төрле интернет- конкурсларда катнашы үзләренең иҗади, интеллектуаль сәләтләрен сынап, үстереп торалар. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Мухаматгалиев Сәит “Безнең дүрт аяклы дусларыбыз”- рәсем эшләре конкурсында II урынга, “Диңгезнең тереклек дөньясы”- мавыктыргыч викторинада “Мин бар нәрсәне беләм” номинациясендә I урынга лаек булган, җиңүче дипломнары белән бүләкләнде. Без дә үз исемебездән Сәитне җиңүләре белән котлыйбыз. Шулай ук Сәитнең әти-әнисенә улларын рухландырып, кызыксындырып, терәк булып вакыт һәм матди ягын кайгыртып төрле конкурсларда катнаштыру теләге белән янып йөрүләре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.








