Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Китапханәдә кунакта. 18.04.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Балтач үзәк китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче апалар балаларга бик файдалы, кызык һәм дә мавыктыргыч интеллектуаль - уен әзерләгәннәр иде. Очрашуның темасы – “Әкиятләр илендә”. Балаларны “Әкиятләр иленә” яраткан әкият геройлары – Маша һәм аю алып керде. Балалар табышмаклар чиштеләр, әкиятләрдән өзекләр тыңладылар. Шундый файдалы очрашу оештырганнары өчен без үз ягыбыздан зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Күргәзмәдә катнаштык. 18.04.2014

18 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу үткәрелде. Әлеге вакыйгадан безнең балалар бакчасы да читтә калмады: кулдан бизәлгән татар милли киемендәге курчакларны, милли тәрбия бирү юнәлешендә алдынгы эш тәҗрибәбезне яктырткан материалларны күргәзмәгә тәкъдим иттек.
-
Тиздән Г.Тукайның туган көне. 17.04.2014

Язның апрель ае иң сагынып, көтеп алган айларның берседер, мөгаен. Апрель ае безгә шау-шулы язлары, сайрар кошлары, җылы кояшлары белән әйләнеп кайта. Апрель аен без шуңа да сагынып көтәбез – бу айда безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Әлеге истәлекле вакыйгага әзерлек эшләре күптән башланды инде. Зурлар төркеме балалары, мәсәлән, “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерергә өйрәнәләр. Әлеге күренеш шулай ук район балалар бакчалары арасында уздырылган “Г.Тукай әсәрләрендәге яраткан геройлар” театраль конкурска да тәкъдим ителде.
-
Без булачак солдатлар. 16.04.2014

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларда кечкенәдән ватанчылык хисләре тәрбияләү, туган ил, туган илне саклаучылар турында беренчел күзаллаулар формалаштыру юнәлешендә даими эш алып барыла. 15 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә тиздән армия сафларына хезмәт итергә китүче яшь ир-егетләр хөрмәтенә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар бәйрәмгә “Десантлар” биюе бүләк иттеләр.
-
"Канатлы дусларыбыз" проекты 15.04.2014

Уртанчылар төркеме балалары "Канатлы дусларыбыз" проекты барышында күчмә кошлар турында белемнәрне төрле эшчәнлекләрдә, дидактик, үстерешле һәм хәрәкәтле уеннар аша өйрәнәләр.
-
Корыч йөрәкле дустыбыз 11.04.2014

Катаны бар - җилпеми
Эче җылы - җил тими.
Корыч йөрәкле кош ул,
Безнең яраткан дус ул.
-
“Ачык ишекләр” атналыгы йомгакланды. 11.04.2014

11 апрель - “Ачык ишекләр” атналыгы йомгакланды. Атналык үзенең максатына иреште дип әйтергә кирәк: үткәрелгән чаралар буенча файдалы һәм эшлекле фикерләр туды, киләчәктә әһәмият бирергә кирәкле бурычлар ассызыкланды. Әлеге атналыкта актив катнашкан һәр әти-әнигә, педагогларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Зур җиңү. 11.04.2014
Мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, юл-транспорт халәкәтләрен кисәтү юнәлешендә ике елге бер уздырыла торган "Яшел ут - 2014" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең "Балтач 2 нче балалар бакчасы" МБМББУ әлеге бәйгенең район этабында I урын алып, республика этабында катнашу хокукы алган иде. Республика күләмендә дә сынатмадык, лауреат исеменә лаек булдык. Әфарин! -
"Ачык ишекләр атналыгы" бик зур җанлылык белән бара 10.04.2014

“Ачык ишекләр атналыгы” да бик зур җанлылык белән бара: көн дәвамында әти-әниләрнең барлык төр режим моментлары, балалар эшчәнлеге төрләре белән кызыксындылар: нәниләрнең математика фәне серләре өйрәнүе, мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек эшчәнлеге, иртәнге гимнастика һ.б.
-
"Ачык ишекләр" атналыгы дәвам итә... 09.04.2014









