Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Бокс серләрен кечкенәдән өйрәнә. 07.05.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Мухаматгалиев Сәит Балтач муниципаль районы “Балалар - яшь үсмерләр спорт мәктәбе” нә йөреп бокс серләрен өйрәнә. Кечкенә генә булса да саллы гына уңышлары да бар инде. Апрель аенда узган “Хәләл” индустриаль парк призына уздырылган бокс ярышында I урынга лаек булган, Диплом белән бүләкләнгән. Афарин, Сәит! Алда да җиңүләрең күп булсын, котлыйбыз.
-
“Нәни табигать белгечләре” 07.05.2014

“Табигать белгечләре” дип исемләнгән бөтенрәсәй экологик викторинасында катнашып мәктәпкә әзерлек төркеменнән Мухаматгалиев Сәит һәм Муртазина Адилә лауреат исеменә лаек булдылар, дипломнар белән бүләкләнделәр. (оештыручы-координатор – тәрбияче Гилязутдинова И.В.) Котлыйбыз, балалар, Сезне!
-
"Үги ана чәчәк ата" 06.05.2014

II кечкенәләр төркемендә проект "Үсемлек дөньясын өйрәнү" рәсем эшчәнлегеннән башланып китте. Тема: "Үги ана чәчәк ата"
-
Әти-әниләр белән бергәләп. 25.04.2014

Зурлар төркеме балалары әти-әниләре белән бергәләп Г.Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр ясап алып килделәр. Гаилә белән бергәләр ясалган рәсемнәр бик эчтәлекле, зәвыклы килеп чыккан иде. Төркем тәрбиячеләре –Хазиева Е.П., Галимуллина Г.М. лар бик матур күргәзмә оештырды.
-
Тукай әкиятләрен рәсемнәрдә чагылдырабыз. 25.04.2014

2 кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләр: Галимуллина Л.Г., Хазиева А.Р.) әти-әниләре белән бергәләп Г.Тукай әкиятләрен бергәләп укырга, аларны рәсемнәрдә чагылдырырга бик яраталар. Балалар бакчасында узган Г.Тукайның туган көн бәйрәменә дә алар әкиятләр буенча бик матур рәсемнәр ясап алып килделәр. Рәхмәт аларга.
-
“Туган тел” айлыгын йомгаклап. 25.04.2014

Апрель ае белем учреждениесендә “Туган тел ” айлыгы дип игълан ителү белән педагогик коллектив алдан төзелгән планга таянып максатчан чаралар үткәрде. Айлыкта коллективның бер генә кешеседә читтә калмады. Педагоглар, балалар, әти-әниләр – һәрберсе үзенең мөмкинлегеннән, иҗатыннан, сәләтеннән чыгып өлешен кертте. “Туган тел” айлыгы Г.Тукайның 128 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм иртәсе белән йомгакланды.
-
Чисталык айлыгы. 24.04.2014

Яз җитү белән балалар бакчасы коллективы үзенең территориясен, якын-тирә урамнарны чуп-чардан җыештыру эшендә зур активлык күрсәтә.
-
Истәлекле мәдәни чара 24.04.2014

24 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә Г.Тукайның туган көненә багышланган республика күләмендә мәдәни чара уздырылды. Безнең балалар бакчасы балалары “Су анасы” әкитенең сәхнәләштергән күренешен күрсәттеләр. Нәни артистларга “Әфарин, булдырдыгыз!” - дибез, чөнки алар башкарган күренеш тамашачылар күңеленә хуш килде. Балалар бакчасы коллективы сертификат һәм Грамота белән бүләкләнде.
-
Әфарин, балалар! 24.04.2014

Апрель аенда район мәктәпкәчә белем учреждениеләре арасында “Г.Тукай әсәрләрендәге яраткан геройлар” исемле сәхнәләштерелгән күренешләр конкурсы игълан ителде. Зурлар төркеме балалары бик тырышып “Су анасы” әкитен сәхнәләштерергә өйрәнделәр. Тырышлыклары юкка китмәде – район буенча I урынны алдылар. (тәрбиячеләр: Хазиева Е.П., Галимуллина Г.М., Валиева Л.Э, музыка җитәкчесе: Юсупова У.З.) Әфарин, балалар! Әфарин, апалар!
-
Туган тел айлыгы дәвам итә. 21.04.2014

Ел фасылы апрель аен без бик сагынып көтеп алабыз. Әлеге ай безгә үзенең сайрар кошларын, шау-шулы гәрләвекләрен, җылы көннәрен генә генә түгел, татар халкын бөтендөньяга таныткан бөек шагыйрь Г.Тукайны да бүләк иткән ай. Балалар бакчасында “Туган тел” айлыгы кысаларында Г.Тукай иҗатына багышланган бик күп чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – “Тукай әкиятләре бездә кунакта” – педагогларның кул эшләре күргәзмәсе.








