Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Ура, физкультура! 18.10.2016

Кечкенә булсак та без,
Зурлардан калышмыйбыз!
Физкультура шөгеленә
Бик теләп без киләбез!
-
Көзге могҗиза 17.10.2016

Уртанчылар төркеме балалары әти-әниләре белән берлектә көзге табигатьнең матурлыгын төрлечә чагылдырырга тырыштылар. Әлеге могҗизаны Сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әби-бабайлар бездә кунакта! 14.10.2016

Бүген балалар бакчасы иртәдән бәйрәм рухына күмелде. Бүген безгә хөрмәтле әби-бабаларыбыз кунакка килде. Балалар матур җырлар, биюләр, нәфис сүзләр аша өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, бик күркәм кулдан ясалган бүләкләр бүләк иттеләр. Өлкәннәрнең җылы, елмаюлы карашы, балаларга биргән үгет-нәсихәтләре бакчабызны яктыртып җибәрде. Тазалыктан, тынычлыктан аермасын Сезне өлкәннәр!
-
Көз килде. 10.10.2016

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Уртанчы төркеме балалары көз турында әңгәмә коралар.
-
"Әби-бабаларыбыз безнең иң якыннарыбыз!" 07.10.2016

Иң кечкенәләрнең икенче төркемендә әти-әниләр көче белән бик матур "Әби-бабаларыбыз безнең иң якыннарыбыз!" дип исемле фотокүргәзмә оештырылды. Әти-әниләр активлыклары әчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Файдалы очрашу. 06.10.2016

Бәлигъ булмаганнар арасында хокук бозучы һәм авыр гаиләләрне кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләре белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары очрашу уздырды.
-
Өлкәннәр көне! 05.10.2016

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр
Өлкән затлар ихлас елмайса…
Картайдым дип һич тә кайгырмыйк без.
Безнең гомер байлык ләбаса. -
"Бишек бәйрәме" 04.10.2016

4 октябрь көнне, сәгать 10.00да район мәдәният үзәгендә “Бишек туе” дип исемләнгән “Ак калфак” район хатын-кызлар оешмасы белән район мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән күркәм бәйрәм узды. Безнең балалар бакчасы коллективы да әлеге чарада катнашты - мәдәният үзәгендә бишекләрдән күргәзмә оештыруда үзебезнең өлешне керттек, балалар белән күркәм генә чыгыш ясадык. Бишек җырлары гел яңгырасын, буыннар чылбыры өзелмәсен иде.
-
Сак булыйк, юлларда! 30.09.2016

Балаларның юлларда исән-имин йөрүен булдыру-өлкәннәрнең уртак бурычы. Балалар бакчасы коллективы ЮХИДИнең Балтач бүлекчәсе белән тыгыз элемтәдә эшли. Полиция хезмәткәрләре бездә кунакта булдылар. Алар бу юлы балаларга яктылыкны кире кайтара торган значоклар бүләк иттеләр.
-
Көзге экскурсия 29.09.2016

Көзнең матур бер көнендә
Табигать кочагында.
Рәхәтләнеп уйнадык без,
Балтачның ял паркында.
Хозурландык агачларга,
Гөмбә һэм күркәләргә.
Сикерсәк тә, йөгерсәк тә,
Аруны без белмәдек.








