Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Сабан туе - милли бәйрәм! 31.05.2016

31 нче май көнне бакчабызда милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләп узды.
Сабан туе - хезмәт туе.
Шатлык һәм бәхет туе шул,
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп
Бәйрәм иттек көн буе.
-
Әти-әниләр җыелышы. 30.05.2016

30 нчы май көнне балалар бакчасында гомуми һәм төркем әти-әни җыелышлары узды. Җәйгә эш планнары, чыныктыру чаралары, балаларның тормыш иминлекләрен тәэмин итү буенча инструктажлар көн тәртипләренә кертелде. Шулай ук әти-әниләр игътибарына 1 нче июньнән балалар туклануын оештыруда яңалыклар - балалар бакчасының әлеге юнәлештә экспериментта катнашуы буенча тулы мәгълумат җиткерелде.
-
20.05.2016

Халыкара гаилә көне уңаеннан балалар бакчасының I нче зурлар төркеме тәрбиячесе Ахмадуллина Ф.Ф. бик эчтәлекле "Гаилә кыйммәтләре" темасына балалар белән эшчәнлек үткәрде. Әлеге чарада районның социаль яклау бүлегеннән психолог Салахова Г.Н. катнашты. Чараның төп максаты: гаиләнең милли гореф-гадәтләренә нигезләп рухи-әхлакый кыйммәтен, җәмгыяттә тоткан ролен үстерү, балалар бакчасы белән гаиләләрнең хезмәттәшлеген ныгыту.
-
Халыкара гаилә көне. 13.05.2016

Уртанчылар төркемендә 13 нче май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан "Гаилә һәм аның кыйммәтләре турында дәрес" кысаларында "Әти, әни - минем кадерлеләрем" темасына әңгәмә уздырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы. 12.05.2016

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелыш балаларның “Камырматур” әкият - тамаша күрсәтү чыгышы белән башланды, уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм Балтач район социаль үзәге психологы Салахова Г.Н. “Гаилә һәм аның кыйммәтлекләре” темасына чыгыш ясап, әти-әниләр белән тренинг үткәрде.
-
"Алар безгә Җиңү бүләк итте" 06.05.2016

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Батырлар аллеясында.
-
9 май - хәтер көне. 05.05.2016

Сугыш чорында тылда хезмәт иткән әбиләребез хәтирәләре.
-
Янгын сүндерү бүлекчәсендә "Ачык ишекләр" көне. 29.04.2016

Зурлар төркеме балалары янгын сүндерү бүлекчәсендә махсус техника һәм янгын сүндерү җиһазлары белән таныштылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
"Тукай шигырьләре" 29.04.2016

Бүген бакчабызда "Тукай атналыгы" проекты буенча "Г.Тукай шигырьләрен яратып сөйлибез" дип исемләнгән шигырь кичәсе булды. Кичә бик җанлы узды, балаларга бик ошады.
-
"Ачык ишекләр" көне. 28.04.2016

Бүген бакчабызда "Ачык ишекләр" көне булып узды. Әти-әниләр көн дәверендә барлык режим моментларында балаларның бакчадагы тормышларын күзәттеләр.








