Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Әниемә бүләк. 03.03.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары иң кадерле кешеләрне - әниләрне, әбиләрне, апаларны 8нче март бәйрәме белән котладылар.
-
8 мартка әзерлек. 02.03.2016

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар яраткан әниләренә, әбиләренә бәйрәмгә бүләкне үз куллары белән әзерләделәр. Хәзер түземсезлек белән бәйрәмне көтәләр.
-
Библиотекада. 01.03.2016

Зурлар һәм бер төркем мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Балтачның үзәк китапхәнәсенең балалар бүлегендә бөек рус шагыйрәсе Агния Бартоның 110 яшь тулуына багышланган иртәсендә катнаштылар. МБМБУ “Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы” ның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары алдында рус телендә А.Бартоның шигырьләрен сөйләделәр.
-
Курчакларның туган көне. 29.02.2016

II нче кечкенәләр төркемендә балалар сюжетлы рольле уеннар аша эчтәлекле аралашуга, әхлак кагыйдәләренә өйрәнәләр.
-
Шахмат ярышы. 24.02.2016

Район күләмендә ИП Камалов призына уздырылучы шахмат беренчелеге ярышында 2009нчы елгы һәм аннан түбәнрәк яшьтәге малайлар арасында Камалов Сәйдәшне икенче урын, Нуриев Кирамны өченче урын алулары белән кайнар котлыйбыз.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Ватанны саклаучылар көне” 19.02.2016

Бүген бәйрәм бакчабызда_
Әтиләрнең бәйрәме.
Бабайларның, абыйларның,
Малайларның бәйрәме.
Без аларны яратабыз,
Алар - безне яклаучы.
Явызлардан, усаллардан
Илебезне саклаучы.
-
Әтиләрне котлап. 18.02.2016

2нче кечкенәләр төркемендә, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, комплекслы-тематик шөгыль үткәрелде.
-
I нче кечкенәләр төркеме балалары бәйрәмгә әзерләнәләр. 18.02.2016

Тиздән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм көнне бүләк ясап әтиләребезне сөендерик.
-
Кошларга карата сак караш тәрбиялибез. 18.02.2016

Уртанчылар төркеме балалары канатлы нәни дусларыбызны җим белән сыйлыйлар.
-
«Әти янымда булсын» 17.02.2016

Зурлар-1 төркемендә «Әти янымда булсын» исемле Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм булды. Бәйрәм балаларның җырлары, шигырьләре, ярышлар белән бергә барды. Ахырдан әтиләр балаларга «Шалкан» әкиятен күрсәттеләр.








