муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
| У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"МИФ-күңелле математика, информатика, физика"сәгате. 27.01.2018

Математика атналыгы кысаларында 8-11 сыйныф укучылары өчен "Миф- күңелле математика, информатика, физика сәгате" исемле чара уздырылды. Укучылар командаларга бүленеп 3 фән буенча ярыштылар, әлеге фәннәргә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
-
Халыкара конференцияләрдә катнашабыз. 26.01.2018

Укучылар белән беррәттән укытучылар да төрле конкурсларда, фәнни конференцияләрдә катнашалар. Башлангыч сыйныф укытучысы Фирая Зиннатулловна һәм тарих укытучысы Гөлчәчәк Илфаковналар Арча педагогия көллиятендә "Межкультурная коммуникация.Создание толерантного образовательного пространства" дип исемләнгән 3 халыкара фәнни-практик конференциядә катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
-
Математикадан ачык дәрес. 26.01.2018

Математика һәм физика атналыгы кысаларында 9 сыйныфларда математикадан ачык дәрес узды. Дәресне математика укытучысы Тәнзилә Рашитовна үткәрде.
-
Физикадан ачык дәрес 25.01.2018

Мәктәптә математика һәм физика атналыгы дәвам итә. Бүген физика укытучысы Шамил Гарифуллович 7 сыйныфлар белән физикадан ачык дәрес күрсәтте.
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 24.01.2018

Бүген һәр сыйныфта әти-әниләр җыелышы узды. Әлеге җыелышта әти-әниләр 2 чирек йомгаклары белән таныштылар, өченче чиректә алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.
-
Көрәштә беренче урын. 24.01.2018

Район күләмендә бертуган Ахмадиевлар призына татарча көрәш бәйгесе узды.Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы 1 урынны яулады. Молодцы, егетләр!
-
"Күңелле стартлар" 23.01.2018

Бүген 1-5 сыйныф укучылары өчен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, күңелле стартлар уздырылды. Укучылар ярышларда актив катнаштылар.
-
Математика һәм физика атналыгы. 22.01.2018

Мәктәп күләмендә математика һәм физика атналыгы башланды. Атналыкны иртәнге линейкада 11 һәм 10 сыйныф укучылары театральләштерелгән тамаша белән башлап җибәрделәр, атналыкның планы белән таныштырдылар.
-
Онлайн әти-әниләр җыелышы. 19.01.2018

-
Иртәнге зарядка 18.01.2018

"Хыял" балалар оешмасының спорт министры иртәнге зарядка ясауны үз контроле астына алды. һәр сыйныф үзләренә билгеләнгән көндә иртән зарядка ясыйлар.Сыйныфларда зарядка ясату өчен спорт бүлеге мөдирләре җаваплы.










