муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
| У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Үзидарә рейдлар уздыра. 16.01.2018

Укучылар үзидарәсе дәреслекләр тотылышын тикшерү буенча рейдлар уздырды. Тышланмаган дәреслекләре булган укучыларга кисәтү ясалды.
-
Армспортта икенче урынны яуладык. 15.01.2018

Район күләмендә 2003-2005нче елгы укучылар арасында,Татарстанның Атказанган физик культура хезмәткәре Ренат Борханов истәлегенә, кул көрәше буенча ярыш уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы 2 урынны яулады.
-
Район күләмендә утырышта катнаштык. 13.01.2018

Район күләмендә балалар оешмалыры советының 2 утырышы узды. Әлеге утырышта "Хыял" балалар оешмасы президенты Хабибуллин Руфил һәм лидер Хайруллина Диләрә катнашты. Укучылар яртыеллыкта эшләгән эшләргә нәтиҗә ясадылар, киләчәккә планнар кордылар.
-
Ел укытучысы-2018 12.01.2018

Район күләмендә "Ел укытучысы-2018" конкурсы бара. Әлеге конкурста мәктәбебездән башлангыч сыйныф укытуысы Рузия Шагинуровна катнашты. Ул Смәел урта мәктәбе укучылары белән әйләнә-тирәдән дәрес уздырды.
-
һөнәр сайларга әзерләнәбез. 11.01.2018

Мәктәбебездә һөнәр сайлау юнәлешендә эш дәвам итә. Шушы максаттан 4 сыйныф укучылары авылыбызда урнашкан сәүдә нокталарында булдылар һәм сатучы һөнәре белән таныштылар.
-
"Хыял"да үзидарә җыены узды. 10.01.2018

"Хыял" балалар оешмасында үзидарә членнары икенче ярты еллыкка эшләр планлаштыру буенча утырыш уздырдылар. Утырышта узган яртыеллыкка нәтиҗә ясалды, январь аена эш планы төзелде.
-
Каникулда тау шудык. 05.01.2018

Каникул көннәрендә дә мәктәп яны шау-гөр килеп торды. Кемдер катокта хоккей уйнады, ә менә башлангыч сыйныфлар, укытучылар көче белән ясалган тауда, рәхәтләнеп чана шудылар.
-
"Туган як серләре" конкурсында катнаштык. 04.01.2018

Республика күләмендә уза торган "Туган як серләре" дип исемләнгән видеороликлар конкурсының район туры булып узды. Әлеге конкурста 7 сыйныф коллективы катнашты һәм 1 урынны яулады. Молодцы!
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 31.12.2017

Мәктәбебездә һәр уку елында "җимлек" операциясе уздырыла. Эзтабарлар әти-әниләр белән берлектә бик матур җимлекләр ясап мәктәп тирәсендәге агачларга беркетәләр һәм кыш буе кошларны җимнәр белән сыйлыйлар. Укучылар зур кызыксыну белән кошларның килеп җим ашауларын күзәтәләр.Алар каникул көннәрендә дә җимлекләрне буш тотмадылар, хоккей мәйданчыгына уйнарга килгән һәркем канатлы дусларына тәмле сыйлар алып килеп салды.
-
ОГЭ һәм ЕГЭларга әзерлек дәвам итә. 25.12.2017

Кышкы каникулның беренче көне булуга карамастан 9-11 сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнүләрен дәвам итәләр. Алар өчен рус теле, математика һәм сайланма фәннәрдән консультацияләр уздырыла.










