Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | salaus.detsad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 63 воспитанника/ 63 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 9 педагогов/ 9 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Район балалар бакчалары мөдирләренең август киңәшмәсе 20.08.2014

Буген бакчабызда район балалар бакчалары мөдирләренең август киңәшмәсе булып узды. Узган уку елы нәтиҗәләренә йомгак ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды.
-
Мультфильмнар илендә 14.08.2014

Яңгыр ява диеп кәефебезне төшермибез, рәхәтләнеп мультфильмнар карыйбыз.
-
Күзәтү вакытында 07.08.2014

Матур күлебезне көн дә күзәтәбез, тирә-ягын җыештырып, суын алыштырабыз.
-
Саф һавада! 01.08.2014

Матур җәйге көндә бакчабызда рәхәтләнеп уйныйбыз.
-
Без дә зур үстек! 30.07.2014

Бакчага күптән түгел генә килсәк тә, без инде бик күп һөнәрләргә өйрәндек - уйныйбыз да, җырлыйбыз да, матур итеп шигырьләр сөйләргә өйрәнәбез.
-
Матур күлебез! 21.07.2014

Уңган куллы тәрбияче апаларыбыз нинди матур күл ясап куйдылар. Рәхмәт аларга!
-
Сәламәтлек сукмагында. 07.07.2014

Сез нишлисез?
Ә без сәламәт яшибез!
Балаларыбыз сәламәтлек сукмагында йөреп, сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Спорт, спорт, спорт! 27.06.2014

Ерак түгел монда гына
Балтач районының Салавыч авылында,
Бер могҗиза бакча бар.
Бу бакчада ни үсәме?
Нәниләребез үсә.
Үсә алар уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Спортны үз итеп.
Көтмәгәндә аларга килеп төшкән кунаклар.
Кунаклар кемнәр дисезме?
Әлбәттә, әти-әниләребез!
Бүген бакчабызда "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" дигән күңелле ярышлар үткәрдек. Нәниләребез әти-әниләре белән көч сынашты, төрле спорт ярышларында катнаштылар. Балаларны хөрмәтләп килгән әти-әниләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Рәсем ясыйм. 25.06.2014

Ак болытлар, ак чәчәкләр,
Аклык, сафлык, чисталык.
Рәсемемдә бөтен дөнья
Калган кебек чистарып.
Бүген бакчабызда асфальтта рәсем ясау конкурсы үтте.Балаларыбыз тырышып асфальтта рәсем ясадылар.
-
Икмәк - җирнең көче ул! 04.06.2014

Ипи булса табында
Булдырам мин барын да!
Бүген без мини-пекарняга экскурсиягә килдек. Безгә анда эшләүче апалар ипинең нинди юллар үтеп өстәлгә килгәнен аңлаттылар.









