Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422256, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Старая Салаусь, ул. Школьная, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-683-06-36 |
| E-Mail: | salaus.detsad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Салаусский детский сад" |
| Руководитель: | Закирова Лилия Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 63 воспитанника/ 63 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 9 педагогов/ 9 педагог хезмәт куя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Туган тел бәйрәме 24.04.2014

Бүген бакчабызда "Туган тел" айлыгы кысаларында Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә "Туган тел" бәйрәме булып узды. Бәйрәмнең беренче өлеше Габдулла Тукайның иҗаты тормыш юлына багышланган презентация карау, шигырьләрен сөйләү,туган тел җыры белән башланып китте, ә икенче өлешендә балалар сәхнәләштерелгән "Кәҗә белән сарык" әкиятен карау булды. Бәйрәм балалар күңеленә бик хуш килде.
-
Күргәзмә 22.04.2014

"Туган тел" айлыгы кысаларында бакчабызда Габдулла Тукай иҗатына багышланган әти-әниләр, балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды
-
Яз килә безгә күргәзмә 14.04.2014

Бакчабызда "Яз килә безгә" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе үткәрелде.
-
12 апрель - Космонавтика көне 11.04.2014

Күп кенә мәктәпләрдә астрономия фәне бетсә дә безнең балалар бакчасында Юрий Алексеевич Гагаринны белмәгән бала юк. Балалар үзләренең Җир планетасында яшәүләрен беләләр. Юрий Алексеевич Гагаринның бөек Космонавт икәнен аңлыйлар.
-
Юбилей 08.04.2014

Бүген бакчабызда озак еллар профсоюз рәисе, тәрбияче булып эшләүче Сабирҗанова Гөлия Шайдулловнага 50 яшь тулды. Хөрмәтле Юбилярыбыз, Гөлия Шайдулловна! Сезне чын күңелебездән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез! Балаларыңның оныкларыгызның игелекләрен күреп озак еллар яшәргә язсын!
-
Пожар куркынычсызлыгы 07.04.2014

Пожар куркынычсызлыгы проекты кысаларында пожардан саклануны кечкенәләр төркеменнән үк өйрәнә башлыйлар. Балалар шырпы белән уйнамаска, электр приборларына тимәскә кирәклеген өйрәнәләр.
-
Әй уйныйбыз. 03.04.2014

Утырам машинага, китәм ерак-еракка,
Беркөнне барып килдем әбиләргә кунакка.
Оста куллы әтиләребез ясаган машиналар белән уйнаулары күңелле. Рәхмәт безнең әтиләребезгә безне шулай шатландырганнары өчен!
-
Бәйрәм белән, дуслар! 01.04.2014

Кадерле дуслар! Сезне барыгызны да 1 апрель - уен-көлке (алдавыч) бәйрәме белән котлыйбыз! Һәрвакыт шат йөзле булыгыз, гел елмаеп-көлеп яшәгез!
-
Бакчабызга 30 яшь. 31.03.2014

28 нче март көнне Салавыч мәдәният йортында "Бакчабызга - 30 яшь" дип исемләнгән иҗат концертыбыз булып узды. Балалар җыр-биюләрен бүләк итсә, өлкәннәребез элек эшләгән елларын барлап, тарих битләренә күз салдылар. Әти-әниләребез дә үзләренең җыр-биюләре белән концертыбызга тагын да ямь өстәделәр. Концерт бик күңелле рухта үтте.
-
Ачык эшчәнлек 20.03.2014

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә ачык ишекләр көне үтте. Закирова Чулпан Габдулбаровна балалар белән "Кошлар- канатлы дуслар" темасына әти-әниләргә ачык эшчәнлек күрсәттеләр.









