Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422246, РТ, Балтасинский район, село Шуда, ул. Хафиза Сабирова, д. 1 в |
| Телефон: | 8(843)683-54-00 |
| E-Mail: | Sh_shuda12@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шудинская начальная школа - детский сад» |
| Руководитель: | Гарифуллина Фердания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 5 учащихся и 7 воспитанников; 5 укучы һәм 7 тәрбияләнүче. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 совместитель(английский язык) и 1 воспитатель; 2 укытучы,1 совместитель һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы» - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Табигатькә поход. 25.05.2017

Май аеның ямьле бер көнендә мәктәп - бакча балалары һәм хезмәткәрләре табигать кочагында ял иттек: табын кордык. Апалар пешергән уха белән сыйландык. Тамак туйгач, күңелле уеннар оештырдык.
-
2017 - Экология елы. 23.05.2017

Экология елы кысаларында туган авылыбыз чишмәләренә экскурсияләр оештырабыз. Чираттагы экскурсиябез" Саз" чишмәсенә иде. Чишмәнең саф сулы көмеш суын эчеп, бакчага да алып кайттык.
-
19 май - Пионер туган көн. 19.05.2017

Тарихны барлап, бу көнне Пионер туган көн буларак искә алып үтәбез.Күнегелгәнчә табигатьтә, саф һавада табын кордык, күңелле һәм мавыктыргыч уеннар оештырдык.
-
Язгы өмә. 16.05.2017

Мәктәп - бакча янындагы өйрәнү - тәҗрибә участогыннан ел саен мул уңыш алына. Уңышның нигезе яздан салына. Ата - аналар ярдәме белән яшелчә бакчасы эшкәртелеп, түтәлләр күтәрелә. Бергә эшләү җиңел һәм күңелле.
-
Бөек Җиңүгә - 72 ел. 08.05.2017

Мәктәп - бакча балалары Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митингта катнаштылар. Алар үзләренең чыгышларында сугыш темасына багышланган шигырьләр һәм җырлар башкардылар.
-
Медосмотр 04.05.2017

Бүген мәктәп - бакчада чираттагы медосмотр узды. Участок педиатры Смагин К. С. балаларның сәламәтлеген тикшерде, рекомендацияләр бирде.
-
Язгы өмә 29.04.2017

Яз ае үзе белән кичектергесез эшләрен дә алып килде. Коллектив һәм балалар белән мәктәп - бакча тирәсендә өмә ясадык.Тырышып, янып эшләдек.
-
Әбиләр чәе 27.04.2017

Мәктәп - бакчада Тукай көннәрендә традицион әбиләр чәе узды. Спонсарларыбыз Дәүләтшин Азат һәи Зөлфияләргә рәхмәт әйтеп, күчтәнәчләргә дога кылдылар.
-
Әбиләребезне сөендердек. 27.04.2017

Мәктәп - бакчада балалар әбиләренә матур - матур шигырьләр, җырлар җырладылар. Әбиләр оныкларының һөнәрләренә сөенеп утырдылар
-
Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә. 26.04.2017

Тукай көне уңаеннан Мирхәйдәр Фәйзи музей - утарында кунакта булып, сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе уздырдык. Барыбыз бергә "Туган тел" җырын җырладык.










