Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422246, РТ, Балтасинский район, село Шуда, ул. Хафиза Сабирова, д. 1 в |
| Телефон: | 8(843)683-54-00 |
| E-Mail: | Sh_shuda12@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шудинская начальная школа - детский сад» |
| Руководитель: | Гарифуллина Фердания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 5 учащихся и 7 воспитанников; 5 укучы һәм 7 тәрбияләнүче. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 совместитель(английский язык) и 1 воспитатель; 2 укытучы,1 совместитель һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы» - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Язгы десант 16.05.2014

Мәктәп яны яшелчә бакчасында язгы эш кайный, хезмәт айлыгы дәвам итә. Ата - аналар ярдәме белән бакча казылып түтәлләр күтәрелде. Дәртләнеп, янып эшләдек.
-
Эше барның ашы бар 16.05.2014

Мәктәп укучылары һәр елны яшелчә бакчасында күп итеп яшелчәләр үстерүдә үз өлешләрен кертәләр. Быелгы уңышка да нигез салынды. Һәркөнне яшелчәләргә тырышып мулдан су сибәбез.
-
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы 08.05.2014

Бөек җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингта катнаштык. Балалар тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының истәлек - хатирәләрен тыңладылар. Шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Сугыш кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәлләргә чәчәкләр салдык .
-
Сугыш сүзен ишетмәсен дөнья! 04.05.2014

Шода авылы мәдәният йортында сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе булып узды. Алар сугыш чоры михнәтләре турында сөйләделәр, хәзерге буынга сугыш афәтләрен күрергә язмасын дигән теләкләрен җиткезделәр. 4 сыйныф укучысы Габдрахманова Гүзәлиянең әбисе Фәния апа Нариман Камаловның "Без сугыш елы балалары" исемле шигырен сөйләде. Бу бәйрәм чарасы концерт номерлары белән аралашып барды.
-
Язгы ярминкә 04.05.2014

Чираттагы язгы ярминкә гөрләп узды. Сугыш чоры балалары белән очрашуга килгән тамашачылар камыр ризыкларын, маринадланган, тозланган яшелчәләрне, сөт продуктларын, помидор, борыч, чәчәк үсентеләрен күз ачып йомганчы алып та бетерделәр.
-
Куркынычсызлык дәресе 25.04.2014

Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кисәтү буенча чираттагы тәрбия сәгате узды.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч 24.04.2014

Мәктәптә "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсы игълан ителде. Конкурсның мөһим этабы булып җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне өйрәнү тора. Укучылар буш вакытларында теләп юл юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү бүлмәсендә шөгыльләнәләр.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2014

Ел саен 12 нче апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Безнең укучыларыбыз да Космонавтика көненә багышлап, "Кеше - галәмдә" дип исемләнгән стена газетасы чыгардалар. 2 нче сыйныф укучысы Сәләхетдинова Илсинә интернеттан өстәмә материаллар туплап, үзнең яңалыкларын иптәшләренә җиткезде. Алар үзләренең белемнәре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.
-
1 апрель - Кошлар көне 09.04.2014

Кошларны каршылап, оялар куйдык.
Без бакчадагы балалар, кошларны каршылыйбыз.
Алар безнең дусларыбыз, без аларны саклыйбыз.
-
Дөньякүләм сәламәтлек көне 09.04.2014

7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлек көнен билгеләп үттек. Бакча балалары һәм укучылар белән сәламәтлекне ныгыту максатыннан, саф һавада уеннар оештырыла, динамик паузалар үткәрелә.










