Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422246, РТ, Балтасинский район, село Шуда, ул. Хафиза Сабирова, д. 1 в |
| Телефон: | 8(843)683-54-00 |
| E-Mail: | Sh_shuda12@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шудинская начальная школа - детский сад» |
| Руководитель: | Гарифуллина Фердания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 5 учащихся и 7 воспитанников; 5 укучы һәм 7 тәрбияләнүче. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 совместитель(английский язык) и 1 воспитатель; 2 укытучы,1 совместитель һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Яңа ел сыннары әзер! 25.12.2014

Көннәр җылы торуга карамастан, Яңа ел сыннарын катырып, бизәп куйдык. Мәктәп - бакчабызның тирә - юне тагын да ямьләнде.
-
Яңа ел алды өмәсе 19.12.2014

Әти - әниләрнең бик зур тырышлыгы, ярдәме белән карны кашыклап диярдәй җыйнап, Яңа ел сыннары әвәләдек. Уен мәйданчыгын тау, ташбака, кит балыгы, смешарик белән бизәдек, Кыш бабай, Кар кызы, Кәҗә, чыршы сыннары белән матурлап куйдык. Күмәк эш тау күчерә диюләре хак икән.
-
Чыршы бәйрәменә әзерлек 13.12.2014

Тиздән Чыршы бәйрәме! Сагындырган чыршыбыз купшы, матур булсын дип,үз кулларыбыз белән кар бөртекләре, гирляндалар, уенчыклар ясый башладык.
-
Әниләрне кадерлик 02.12.2014

Кадерлеләребезне Әниләр бәйрәменә дәштек. Матур шигырьләр, җырлар, үз кулларыбыз белән ясаган бүләкләр белән аларны куандырдык. Чын артистлар кебек әкиятләр уйнап күрсәттек. Әниләрне дә сынап карадык: "Тәрҗемә ит" дигән уен уйнаттык.
-
Тиздән "Әниләр көне" 28.11.2014

Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны
Менә хәзер күрерсез.
Нәни кулларыбыз белән,
Тик сезгә диеп кенә,
Әзерләдек бүләкләрне
Бик зур көч куеп менә.
-
Ачык дәресләр көне 17.11.2014

Тәрбияче Габдрахманова Р.Ф.ның һәм укытучылар Хабибуллина Л.Ф.ның, Фәйзрахманова В.М.ның педагогик эшчәнлеген экспертлар күзәтте. Габдрахманова Р.Ф. "Су асты патшалыгында кунакта" оештырылган белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Хабибуллина Л.Ф. татар теленнән "Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" , Фәйзрахманова В. М. әдәби укдан " Бөҗәкләр турында шигъри әсәрләр" дигән темаларга ачык дәрес бирделәр.
-
ТНВ бездә кунакта 14.11.2014

Шушы көннәрдә Шодада музей - йортта ТНВчылар М. Фәйзи турында тапшыру әзерләделәр. Мәктәп - бакчада да кунак булырга өлгерделәр.
-
Сөенче! Без арттык! 10.11.2014

Бүген балалар бакчасына бишенче нәниебезне - Зәмирәне кабул иттек. Бер йодрык булып, дус - тату, сәламәт яшәргә язсын!
-
Сөмбеләдә - кунакта 30.10.2014

Мәктәп - бакчада көз бәйрәме гөрләп узды. Балалар яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр, түгәрәкле, үстерешле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте.
-
Көзге паркка экскурсия 22.10.2014

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап - сары яфраклар
Җиргә сибелде
Көзге паркка экскурсиягә баргач, андагы агачларны күзәттек. Паркта төрле - төрле агачлар үсә. Агач төпләрендә ашарга яраклы гөмбәләр дә бар икән. Без анда каен гөмбәсе таптык. Апа ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр турында сөйләде.










