Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422246, РТ, Балтасинский район, село Шуда, ул. Хафиза Сабирова, д. 1 в |
| Телефон: | 8(843)683-54-00 |
| E-Mail: | Sh_shuda12@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шудинская начальная школа - детский сад» |
| Руководитель: | Гарифуллина Фердания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 5 учащихся и 7 воспитанников; 5 укучы һәм 7 тәрбияләнүче. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 совместитель(английский язык) и 1 воспитатель; 2 укытучы,1 совместитель һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
Ура, каникуллар!!! 28.05.2015

Ниһаять, уку елы тәмам. Матур кояшлы май көнендә җыйнаулашып экскурсиягә киттек. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек.
-
Хезмәт десанты 18.05.2015

Мәктәп яны бакчасына әти - әниләрне чакырып ,өмә үткәрдек: яшелчә бакчасын китмәнләп, түтәлләр күтәреп куйдык. Бергә җыелып эшләгәч күңелле булды.
-
Бәйрәмгә әзерлек 08.05.2015

Җиңү көне якынлашкан көннәрдә тирә - юньне чистартып, бизәп куйдык.
-
9 нчы май - Җиңү көне 08.05.2015

Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингта катнаштык. Сугышта катнашкан каһарманнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
-
Сугышка уралган язмшлар 06.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап тыл ветераннары һәм сугыш чоры балаларының фотосурәтләреннән стенд эшләп куйдык.
-
Хәтерләрдән җуелмасын 29.04.2015

Якташ героебыз Хафиз Сабиров истәлегенә куелган такта тирәсен җыештырып, карап торабыз.
-
Сугыш урлаган балачак 28.04.2015

Традициягә әйләнгән әбиләр чәен быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Сугыш урлаган балачак" дип аталган тематик кичә уздырдык. Кичәгә сугыш чоры балаларын һәм тыл ветераннарын чакырдык. Алар үзләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар. Онык һәм оныкчыкларының чыгышын карадылар. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
-
Тукай - безнең күңелләрдә 27.04.2015

Мәктәп - бакчабызда Тукай атналыгы үтте. Бу атналыкта без шигырь, рәсем конкурслары үткәрдек.Г. Тукайның әсәрләрен сәхнәләштердек . Нәниләребез "Бала белән күбәләк" шигыренә композиция әзерләделәр..
-
Язгы өмә 25.04.2015

Бүген коллектив белән өмәгә чыктык. Күмәкләшеп, армый - талмый эшләдек. Чистарткан җиребез ялт итеп калды.
-
Тыл ветераны Хабибуллина Сания апа белән очрашу 21.04.2015

Җиңү көннәре алдыннан тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашулар дәвам итә. Күптән түгел мәктәп - бакча балалары белән тыл ветераны Хабибуллина Сания апаның өендә булып, аның хәтирәләрен тыңладык. Ул бүгенге көндә күгебезнең аяз булуына, тормышыбызның мул һәм тынычлыгына сөенеп, малае һәм килене тәрбиясендә кадерле һәм хөрмәтле булып гомер итүенә куана.










