Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422246, РТ, Балтасинский район, село Шуда, ул. Хафиза Сабирова, д. 1 в |
| Телефон: | 8(843)683-54-00 |
| E-Mail: | Sh_shuda12@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шудинская начальная школа - детский сад» |
| Руководитель: | Гарифуллина Фердания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 5 учащихся и 7 воспитанников; 5 укучы һәм 7 тәрбияләнүче. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 совместитель(английский язык) и 1 воспитатель; 2 укытучы,1 совместитель һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Көзге муллык 08.10.2015

-
Зыялы һәм затлы кеше сез, Укытучым! 05.10.2015

Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
Алтын яфрак ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга…
Урам буйлап атлый укытучы
Чумган килеш тирән уйларга…
Уйларыгыз изге…Сабыйларның
Күңеленә барып ялгана
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга.
Һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны
Үз балаңа күпме җылы кирәк
Аларга да кирәк шул чаклы.
Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк
Җил-давыллар җирдә азмы соң?
Чандыр иңегезгә күтәргәнсез
Күпме балаларның язмышын!
Без беләбез сезгә җиңел түгел
Күпме язмыш сезнең кулларда
Ләкин ышан һәрчак без булырбыз
Сез күрсәткән тугры юлларда!
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2015
Өлкәннәрне бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!Картайсыннар әйдә еллар,Картаймасын бары күңелҺәр көн яңа бәхет килсенМоңаерга кирәк түгел.Шатлыгыгыз ешрак булсын,Кайгылар урап үтсеннәр.Еллар санын сизмәс өчен —Оныклар гөрләп үссеннәрҖир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр
Өлкән затлар ихлас елмайса…
Картайдым дип һич тә кайгырмыйк без.
Безнең гомер байлык ләбаса. -
Милләтләр кроссы - 2015 27.09.2015

-
27 сентябрь - Тәрбиячеләр көне 27.09.2015

Хөрмәтле Рәсимә Файзелгаяновна!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугърылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Көзге фантазия 23.09.2015

Бакчаларда быел уңыш мул булды. Үзебез үстергән яшелчәләрдән "Керпеле алан" дип аталган композиция балаларга бик ошады.
-
Без - уңганнар 15.09.2015

Быел яшелчә бакчасында уңыш мулдан булды. Без дә ташкабак җыюда апаларыбызга булыштык.Тырышып эшләгәч, ашы да тәмле булыр!
-
Акция "Сделаем вместе" 11.09.2015

7 нче сентябрьдә узган "Сделаем вместе" акциясенә кушылып, паркка бардык. Паркны чүп - чардан чистартып, чүпләрне түктек. Бездән соң парк ял итәр өчен чиста, матур булып калды. Әйдәгез, чисталыкны саклыйк!
-
Мәрхәмәтлелек - изге эш 11.09.2015

Мәрхәмәтлелек көне уңаеннан тыл ветераны Халиуллина Разия апа белән очраштык. Разия апаның хәл - әхвәлләрен сораштык. Авылыбыз фельдшеры Ләйсән апа да Разия апаның хәлен белергә килгән иде. Разия апа безнең килүебезгә бик сөенде һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде.
-
1 нче сентябрь - Белем көне 01.09.2015

Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән - Белем көненнән
Уку елы башлана.










