Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422246, РТ, Балтасинский район, село Шуда, ул. Хафиза Сабирова, д. 1 в |
| Телефон: | 8(843)683-54-00 |
| E-Mail: | Sh_shuda12@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шудинская начальная школа - детский сад» |
| Руководитель: | Гарифуллина Фердания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 5 учащихся и 7 воспитанников; 5 укучы һәм 7 тәрбияләнүче. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 совместитель(английский язык) и 1 воспитатель; 2 укытучы,1 совместитель һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Тыл ветераны бездә кунакта 15.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, очрашулар дәвам итә. Язның матур иртәсендә тыл ветераны Төхфәтуллин Сәгъдулла абый мәктәп - бакча балалары белән очрашуга килде. Сугыш чорында күргән михнәтләре турында сөйләде. Ачлыктан шалкан урлап, балалар колониясендә бер ел җәза срогын үтәвен искә алды. Балаларга бүгенге мул тормышның кадерен белеп, белемле, тәүфикълы булып үссеннәр дигән теләкләрен белдерде. Очрашу истәлеге итеп, Сәгъдулла абыйга үз көчебез белән ясаган шкатулканы бүләк иттек..
-
Җиңү дәресе 10.04.2015

Бүген мәктәп - бакча балалары өчен Җиңү дәресе уздырылды. Очрашуга үзебезнең мәктәптә эшләп, лаеклы ялга киткән Фәйзрахманова Тәскирә апаны дәштек. Ул сугыш башланганда 2 яшьлек булып, 1944 нче елда әтисе Гыйлмуллин Шәрифулланың яраланып, бер аягын өздереп сугыштан әйләнеп кайтуын, зур йортларына авылдашларының җыелышып хәл белергә килүләрен, әтисеннән ятсынуын хәтерләвен сөйләде. Сугыш чорының авырлыкларын сабый балалар да үз җилкәләрендә татыганнар. Тәскирә әби дә алабутадан пешкән ипи ашауларын, олы бала буларак, гаиләдәге вак балаларны карау аның җилкәсендә булуын, өйне җылыту өчен агач төпләп утын әзерләүләрен дә искә алды. Бүгенге тыныч, мул тормышның кадерен белеп, булганына шөкер итеп, сәламәт һәм тәрбияле булып үсүләрен теләде.
-
Һәйкәлләргә килик... 10.04.2015

Кышның үз урынын тиз генә язга бирәсе килми, күп итеп ябалак - ябалак юеш кар яуды. Озын тәнәфестә көрәкләр алып, һәйкәл янын чистартырга бардык. Укучы балаларның һәйкәл һәм авылдашыбыз Хафиз Сабиров истәлегенә куелган бюст тирәсен кардан чистартканнарын бакча балалары күзәтеп тордылар.
-
"Батырлар почмагы" 07.04.2015

"Батырлар почмагы"н еш яңартып торабыз. Укучылар ясаган рәсемнәрдән "Авыр сугыш юллары..." дип аталган альбом төзедек. Балалар сугыш чоры тарихы белән кызыксыналар.
-
1 нче апрель - Кошлар көне 01.04.2015

Табигатебездә яз хакимлек итә. Туган якларын сагынып, күчмә кошларыбыз да кайтты. Алар кайтышка, без каникулда әти - бабайлар белән бергәләп сыерчык оялары, җимлекләр ясадык. Кошлар көнендә бу оялар һәм җимлекләр кошларга бүләк булсын.
-
Тыл ветераннарына бүләк 26.03.2015

Тыл ветераннары Хабибуллина Сания, Хадыева Хәтирә, Төхфәтуллин Сәгъдуллалар янына кунакка барырга, әңгәмә корырга әзерләнәбез. Балалар белән берлектә аларга бүләкләр ясый башладык.
-
21 март - Урман көне 23.03.2015

Шушы уңайдан үткәрелгән республика акциясендә без дә катнаштык. Әңгәмәләр белән генә чикләнмичә, чын урманга ук булмаса да, үзебезнең паркка экскурсиягә чыктык: җәяү йөрдек, һава суладык, агачларның бөреләрен күзәттек.
-
Җиңү килде җирне нурга күмеп 19.03.2015

Зурлар төркеме балалары белән танып белүдән "Җиңү килде җирне нурга күмеп" дигән темага оештырылган белем бирү эшчәнлеге үтте. Тәрбияче балаларга,презентация ярдәмендә, сугыш вакытында балаларның читтә калмавы турында сөйләде.
-
Бөек Җиңүне каршылап 17.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап укучыларыбыз белән бергә экспонат ясадык.
Бабайларның, әтиләрнең
Дан юлыннан атлыйбыз.
Өлкән буын батырлыгын
Йөрәкләрдә саклыйбыз.
-
Сезнең өчен бүләкләребез әзер,кадерле әти- әниләребез 10.03.2015

Гаилә бәйрәменә дип, без үз кулларыбыз белән тырыша - тырыша бүләкләр ясадык.
Бакчага чыктым,
Чәчәкләр өзәм,
Иң матурларын
Әти - әниемә сузам.










