Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422246, РТ, Балтасинский район, село Шуда, ул. Хафиза Сабирова, д. 1 в |
| Телефон: | 8(843)683-54-00 |
| E-Mail: | Sh_shuda12@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шудинская начальная школа - детский сад» |
| Руководитель: | Гарифуллина Фердания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 5 учащихся и 7 воспитанников; 5 укучы һәм 7 тәрбияләнүче. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 совместитель(английский язык) и 1 воспитатель; 2 укытучы,1 совместитель һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Ата - терәк, ана - йөрәк 10.03.2015

Кеше гомере аккан сулар кебек бик тиз узып китә. Сабыйлык еллары да мәңглек түгел. Балаларның, әти - әниләрнең дә гомергә исләрендә калсын дип, без "Ата -терәк, ана -йөрәк " дип исемләнгән гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә ул - җылы учак. Гаилә нык булса гына, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе. Әти - әни аның тоткасы булса, балалар - гаилә көзгесе. Әгәр тотка купмасын , көзге ватылмасын дисәң, бер - береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
-
Их шома басабыз 10.03.2015

Гаилә бәйрәменең икенче өлешен дәвам итеп, әти - әниләр арсында бик күп төрле конкурслар үткәрдек. "Их шома басабыз" дип исемләнгән конкурста әти -әниләр төрле халык биюләрен биеп, үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
Аҗаган - 2015 23.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап мәктәп - бакчада "Аҗаган" хәрби - спорт уены уздырылды. Әлеге уенда төрле ярышлар оешкан төстә үтте. Укучыларга иң ошаганы - беренче ярдәм күрсәтү булды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 20.02.2015

"Җиңү даны - мәңгелек" стенды сугыш чоры балаларының истәлекләре белән баетылды.
-
15 февраль - Муса Җәлил туган көн 17.02.2015

Муса Җәлил һәм Җәлилчеләрне искә алу уңаеннан, без авыл китапханәсенә бардык. Китапханә җитәкчесе Гөлнур апа безне Муса Җәлилнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Без дә үзебез өйрәнгән шигырьләребезне сөйләп күрсәттек.
-
Чаңгы юлы - 2015 07.02.2015

Бүген гаҗәеп нык салкын:
Кар шыгыр - шыгыр килә,
Бит - борынны чеметтереп,
Бәс сибеп, бездән көлә.
Урам матур, чип - чиста,
Уйнавы рәхәт тышта,
Рәхәтләнеп чаңгы шуабыз,
Рәхмәтләр әйтеп кышка.
-
Сәламәтлекне ныгытабыз 07.02.2015

Бүген көн салкын булуга кармастан, дәресләрдән соң барыбыз да чаңгыларга бастык. Әлеге "Чаңгы юлы - 2015" , бездә күңелле арыганлык, һәм онытылмаслык кичерешләр калдырды.
-
Макулатура тапшырдык. 30.01.2015

Үзебезнең мәктәп - бакчабызга ярдәм итү өчен макулатура җыеп тапшырдык. Балалар да үзләренең көчләрен кызганмадылар, өйләрендәге артык - тортык кәгазьләрне җыештырып алып килделәр. Бу очракта "Тамчыдан да күл җыела", "Ил төкерсә - күл була "дигән мәкальләр безгә туры килә.
-
Без тауда! 23.01.2015

Кар яуганга сөенеп,
Өскә нык киенеп,
Чыгып китәбез урамга
Без чанада шуарга.
Гөр килә безнең урам,
Кар ява, уйный буран.
Яу, әйдә, яу, шаян кар,
Менә безнең чана бар!
-
Рәхим ит, Яңа ел! 13.01.2015

"Рәхим ит, Яңа ел" дип аталган Чыршы бәйрәмебезнең кунаклары: Кыш бабай һәм Кар кызы, Убырлы һәм Албасты, Кар бабай һәм Әнкә куян, җәнлекләр, разбойниклар һәм гномнар иде. Алар үзләренең уеннары һәм мәзәк сүзләре белән килгән кунакларны чыршы янында туплап күңел ачтылар.










