Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы»
Визитная карточка
| Адрес: | 422246, РТ, Балтасинский район, село Шуда, ул. Хафиза Сабирова, д. 1 в |
| Телефон: | 8(843)683-54-00 |
| E-Mail: | Sh_shuda12@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Шудинская начальная школа - детский сад» |
| Руководитель: | Гарифуллина Фердания Вагизовна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 5 учащихся и 7 воспитанников; 5 укучы һәм 7 тәрбияләнүче. |
| У нас учат: | 2 учителя,1 совместитель(английский язык) и 1 воспитатель; 2 укытучы,1 совместитель һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Шудинская начальная школа – детский сад» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Шода башлангыч мәктәп - балалар бакчасы» - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Яңа ел әкияте" 28.12.2015

Бүген мәктәп - бакчабызда "Яңа ел әкияте" дип исемләнгән чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмгә кунакка бик күп әкият геройлары килгән иде: Буратино, Мальвина, Төлке-Алиса, Песи - Базилио, Кыш бабай, Кар кызы һ.б. Балалар Кыш бабайга А. Алишның "Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр" дип исемләнгән әкият уйнап күрсәттеләр. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Кунакка килгән балаларыбыз да бик теләп уеннарда катнаштылар. Кыш бабайның күчтәнәчләре дә бик мулдан иде.
-
Төкле аягың белән, Яңа ел! 24.12.2015

Сыннарыбыз әзер!!!
-
Яңа елга әзерлек 23.12.2015

Тирә - юньдә булган карны туплап, кар сыннары әвәләдек. Тирләп - пешеп, тырышып эшләдек.
-
Кошлар ашатабыз 15.12.2015

Буранлы кышта нинди илләргә
Очасың, песнәк, салкын җилләрдә.
Туңа бит синең аякларың да,
Тала бит синең канатларың да.
Кун син, песнәк, безнең җимлеккә
Без бодай сиптек синең хөрмәткә.
-
Ришвәтчелеккә каршы - рәсем конкурсы 14.12.2015

Укучыларның ришвәтчелекне ничек күз алдына китерүләре, ни дәрәҗәдә аңлаулары аларның рәсемнәрендә чагыла.
-
Сак хезмәткәрләре белән очрашу 11.12.2015

Кичә мәктәп - бакчада Балтач муниципаль районы сак хезмәте хезмәткәрләре терроризмга каршы тору чаралары хакында балалар һәм хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрделәр.
-
Игелеклелек дәресе 08.12.2015

"Игелеклелек дәресе" дип аталган бәйрәм кичәсенә мәктәп - бакча балаларының яшьтәше Габделхаков Рифкать Рәфкать улын кунакка чакырдык. Ул иптәшләре белән аралашты, күңел ачты.
-
Коррупциягә - юк! 06.12.2015

"Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик" дигән темага 3 нче, 4 нче сыйныфларда класс сәгате уздырылды. Укучыларга коррупция турында белешмәләр таратылды.
-
"Иң - иң..." 27.11.2015

Бүгенге бәйрәмебезне без "Иң - иң..." дип атадык. Ни өченме? Чөнки бүген иң - иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген бездә кунакта иң - иң кадерле кешеләребез - Әниләребез. Ә без аларның иң - иң яраткан балалары иң - иң матур чыгышларыбыны аларга бүләк итәбез.
Җир шарының ак бәхете өчен
Яратылган җәүһәр, алтын сез.
Кешелекнең иң зур зиннәте - сез,
Яшәү мәгънәсе дә хатын - кыз!
-
Башваткычта кунакта 27.11.2015

Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын,
Утырмагыз аптырап.
Рәхәтләнеп ял итегез,
Бер безнең белән уйнап.
Бездә бүген кунакта Башваткыч уены булды. Әниләр үзләренең көчләрен сынаштылар. Супер - уенның җиңүчесенә бүләк тапшырылды.










