Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | tyuntar@yandex.ru; stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 57 учащихся,7 воспитанников/57 укучы, 7 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Математика атналыгы 04.03.2016 Математика укытучысы Гарифуллина Р.Р. 10-11 нче сыйныф укучылары белән "Математик кафе" чарасы үткәрде. Кичәдә укучылар математикадан алган белемнәрен ныгыттылар, кызыклы биремнәр чиштеләр.

-
Математика атналыгы 03.03.2016

Математика атналыгы
Мәктәптә математика атналыгы кысаларында күп төрле чаралар үтә. Гарифуллин Р.Г. 8-9 сыйныф укучылары өчен “Математик КВН”үткәрде. Әлеге чарада укучылар актив катнашты, бирелгән биремнәрне һәр команда тырышып үтәп чыкты.
-
Өлкәннәрне сөендердек! 26.02.2016

Өлкәннәрне сөендердек!
Мәктәбебезнең җыр һәм биюгә сәләтле укучылары “Наз” тернәкләндерү үзәгендәге өлкәннәргә концерт куйды. Аларның чыгышларын өлкәннәр бик җылы кабул иттеләр, рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Аҗаган – 2016 24.02.2016

Аҗаган – 2016
Укучыларның көтеп алган бәйрәме – хәрби-спорт уены “Аҗаган” үткәрелде. Барлык мәктәп коллективы әлеге бәйрәмдә бик теләп катнашты. Командалар төрле этапларда үзләрен сынадылар. Әлеге уеннарда “Зәңгәрләр” командасы җиңү яулады.
-
Хәрби строй һәм җыр бәйгесе 19.02.2016

Хәрби строй һәм җыр бәйгесе
Оборона-масса һәм патриотик айлык кысаларында сыйныфлар арасында зур әзерлек белән хәрби строй һәм җыр бәйгесе үтте. Һәр сыйныф әлеге бәйгегә яхшы әзерлек белән катнашты.
-
Котлыйбыз!
18.02.2016
Котлыйбыз!
Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Шәрәфиева Г.М ны район күләмендә үткәрелгән "Ел остазы" бәйгесендә 2нче урынны яулавы белән тәбрик итәбез! Аңа киләчәктә яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез!
-
Муса Җәлилне искә алу көне 17.02.2016

Муса Җәлилне искә алу көне
15нче февраль көнне мәктәптә китапханәче Гимадетдинова А.Ш. 5-8 нче сыйныф укучылары өчен Муса Җәлил иҗатына багышланган кичә үткәрде. Әлеге кичәнең максаты – балаларда Муса Җәлил һәм аның иҗатына хөрмәт тәрбияләү. Балаларга шагыйрьнең тормышы турында презентация тәкъдим ителде, укучылар Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.
-
Күңелле ял кичәсе 16.02.2016

Күңелле ял кичәсе
Мәктәптә укучылар өчен күңелле ял кичәсе оештырылды. Кичәдә төрле ярышлар, уеннар үткәрелде. Әлеге ял кичәсе күңелле үтте.
-
“Класс җитәкчесе” конкурсы 15.02.2016

“Класс җитәкчесе” конкурсы
Башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимова М.Р. район күләмендә үткәрелгән “Класс җитәкчесе” конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Ул 4 класс укучылары белән “Шәфкатьлелек” темасына сыйныф сәгате үткәрде, әлеге чарада укучылар бик актив булды, бик күп мәгълумат алды.
-
“Чаңгы юллары – 2016” 13.02.2016

“Чаңгы юллары – 2016”
Мәктәбебез коллективы “Чаңгы юллары – 2016” ярышы стартына басты. Әлеге ярышта, сыйныф укучылары арасында, иң яхшы шуучы чаңгычылар билгеләнде.













