Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422242, Россия, РТ, Балтасинский район, с.Тюнтер, ул. Советская, д. 23 |
| Телефон: | +7(843)-683-01-12 |
| E-Mail: | tyuntar@yandex.ru; stun.blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Тюнтерская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Расиль Габдуллович |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 57 учащихся,7 воспитанников/57 укучы, 7 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тюнтерская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
“Сәламәтлек – зур байлык” 20.01.2016

Спорт һәм сәламәтлек айлыгы кысаларында 5нче сыйныф укучылары “Сәламәтлек – зур байлык” дип исемләнгән сыйныф сәгатендә иҗади биремне яратып башкардылар. Алар сәламәтлеккә тискәре һәм уңай тәэсир итүче факторларны билгеләп, тискәре тәэсир итүче факторларны бетерү юлларын билгеләделәр. Сәламәтлеккә өндәүче билгеләр һәм китапчыклар ясау укучыларга бик ошады.
-
Музейда 19.01.2016

Музейда
Музейда укытучылар һәрдаим укучылар белән тәрбияви чаралар үткәрәләр, музейдагы экспонатлар белән таныштыралар.
-
Китапханәдә кунакта. 18.01.2016

Китапханәдә кунакта.
Китапханәче Гыймадетдинова А.Ш. башлангыч сыйныф укучылары белән тәрбия сәгате үткәрде һәм китаплар белән таныштырды.
-
Сингапур укулары. 16.01.2016

Сингапур укулары.
Мәктәбебез базасында Сингапур укуларының чираттагысы үтте. Укытучылар бик күп мәгълумат алдылар һәм дәресләрдә төрле сингапур кулланырга өйрәнделәр.
-
В.Исаев призына үткәрелгән ярышта 16.01.2016

В.Исаев призына үткәрелгән ярышта
Мәктәбебез егетләре В.Исаев призына үткәрелгән волейбол ярышында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Рәхәт тә соң шугалакта
08.01.2016
Рәхәт тә соң шугалакта
Мәктәбебезнең шугалагында балалар рәхәтләнеп тимераякта шуалар, туплы хоккей уйныйлар. Шулай ук төрле командалар арасында хоккей ярышлары да үткәрәләр.
-
Хоккей ярышында
07.01.2016
Хоккей ярышында
2000-2003 нче елгы егетләр командасы район беренчелегенә үткәрелгән хоккей ярышында 1нче урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
-
Чыршы бәйрәмнәре 28.12.2015

Чыршы бәйрәмнәре
Мәктәптә бик күңелле Яңа ел бәйрәмнәре үтте. Балалар төрле урман җәнлекләре булып киенеп, чыршы тирәли әйләнделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм күңелле үтте. Балалар бәйрәмнән бик кәнагәть калды.
-
Ата-аналар җыелышы
25.12.2015
Ата-аналар җыелышы
Мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Әлеге җыелышта район больницасыннан врач Шаязданова Е.А. һәм хокук саклау органы вәкиле катнашты. Елена Амировна әти-әниләрне укучыларның медосмотр нәтиҗәләре белән таныштырды, яшүсмерләр арасында таралган кайбер авырулар турында сөйләде һәм үзенең киңәшләрен бирде.
-
“Йолдызлык – 2015” 23.12.2015

“Йолдызлык – 2015”
Мәктәбебез укучылары Гыйльманов Илфат, Сибагатуллина Алия, Габделхакова Гөлшаһидә һәм бию коллективы кызлары “Йолдызлык – 2015” конкурсының муниципаль этабында катнаштылар.













