Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
ПДД кагыйдәсе! 20.10.2017

ПДД кагыйдәсе искә төшерү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән кызыклы әңгәмәләр оештырылды. "Йолдыз" оешмасы укучылары җитәкчеләре Хөснетдинова Энҗе Фоат кызы белән берлектә ныклы әзерлекле рәвештә укучыларга мавыктыргыч сораулар , биремнәр әзерләгәннәр иде.
-
"Куркынычсыз Интернет" дәресләре
19.10.2017
Информатика укытучы Хуснетдинов Азат Альбертович башлангыч сыйныф укучылары өчен "Куркынычсыз Интернет" дәресләре уздырды.
-
"Музыкаль тәнәфес" 19.10.2017

Барлык мәктәп укучылары өчен "Йолдыз" укучылар оешмасы "МУЗЫКАЛЬ ТӘНӘФЕС" оештырды.Укучыларның сау- сәламәт булулары безнең өчен бик мөхим!
-
Татарстан беренчелегенә армспорт ярышы . 18.10.2017

Чистай шәһәрендә 2003-2004 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә армспорт ярышы узды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары да катнашты һәм зур уңышларга ирештеләр. Мәктәбебез президенты Степанова Рамилә уку ягыннан гына түгел, спорт ягыннан да үзен сынатмый. Менә әлеге ярыш та да Рамиләбез 1 урынны яулады.
-
Иртәңге физарядка 16.10.2017

Мәктәпкәчә яшьтәге нәни дусларыбыз өчен иртәнге күңелле зарядка оештырылды. Субаш балалар бакчасы тәрбиячеләре һәр көнне иртә белән нәни дусларыбыз өчен кызыклы күңегүләр эшләтәләр.
-
Учебная эвакуация 15.10.2017

Янгын хәвефе сигналы дәрес вакытында яңгырады. Берничә секундтан коридор балалар белән тулды. Алдан өйрәнелгән эвакуация планы буенча укучылар һәм укытучылар санаулы минутларда мәктәп бинасыннан чыктылар. Барысы мәктәп каршындагы мәйданда тезелде. Өйрәнү тревогасы төгәл һәм бердәм үтте – ә бу эшкә әзерлек күрсәткече.
-
Россия күләмендә үтүче тикшерү эшләре 12.10.2017

2 сыйныф укучылары рус теленнән Россия күләмендә үтүче тикшерү эшләре эшләделәр.
-
Каенсар авылына 90 ел. 11.10.2017
10 октябрь көнне, 14.00 сәгатьтә Каенсар авылында "Авыл бәйрәме" оештырылды. "Авыл бәйрәме" ндә Каенсар авылы белән бәйле истәлекләр, тарихи вакыйгалар барланды.Әлеге чараны Бөек Ватан сугышы ветераны, Чепьядагы "Халыклар дуслыгы" музее директоры, үзе дә быел 90 яшьлек юбилеен билгеләп узган Гарифҗан абый Галиев үз теләге белән оештырды. Безнең мәктәбебез укучылары да шушы чарада актив катнаштылар. -
Мәктәп "Туган як" музеенда ТНВ каналы. 10.10.2017

Көз үзенең җылы кояшы белән генә тугел, куптән көтелгән кунаклары белән дә куандырды. Мәктәбебездә “Татарстан - Яңа Гасыр" каналы кунаклары укучыларыбыз белән берничә сәгать дәвамында бик җанлы әңгәмә алып бардылар.
Алар узләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды, ә безнен укучыларыбыз төрле бирелгән сорауларга төгәл һәм аңлаешлы итеп җавап бирделәр. Укучыларыбыз кунакларга мәктәп тормышы, "Туган як" музее эшчәнлеге, үзләренең кызыксынулары һәм талантлары турында сөйләделәр. Шунысы куанычлы, безнен мәктәп укучыларының үз-үзләрен тотышы, сөйләм осталыклары бик уңай бәяләнде. “Чиста итеп үз туган телләрендә сөйләшүчеләрне бик сирәк күрәбез”,- дип мактадылар килгән кунакларыбыз.
-
Укытучылар көне. 09.10.2017

5 октябрь-укытучылар көне уңаеннан "Укытучыңны котла!" акциясе уздырылды. Укучылар мәктәбебезнең барлык укытучыларын бәйрәм белән котлап открыткалар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.Укучыларның чын күңелләре белән әзерләнгән концерт кичәсен оештырган "Йолдыз" укучылар оешмасына зур рәхмәт .

















