Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.
Бүген илебезнең барлык шәһәрләрендә, террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан матәм чаралары үткәрелә. Безнең мәктәбебез укучылары, укытучылары да читләтеп үтмәде бу күренешне.






















