Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Туган тел атналыгы 22.04.2017

-
Туризм түгәрәгенә укучылар бик теләп йөриләр! 22.04.2017

-
Г.Тукайның тормыш юлын төрле телдә беләбез! 22.04.2017

Мәктәбебез укучылары өчен төрле телләрдә оештырылган квест уздырылды.Укучыларыбыз Г.Тукайның тормыш юлын хәтта чит телдә дә сөйләп бирә алдылар.
-
Мәктәпкүләм гомуми линейка! 22.04.2017

Мәктәпкүләм гомуми линейка булып узды. Алдынгы урыннар алган укучыларны истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләдек.
-
СМС Дети проектында безнең мәктәп укучылары! 19.04.2017

Мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары "СМС-Дети" проектында уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
Ачык дәрес 18.04.2017

Бүген , ягъни 18 нче апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары ярдәме белән татар теле укытучысы Габитова С.И. "БиС" технологиясен кулланып ачык дәрес күрсәтте
-
Мәктәпкүләм гомуми линейка! 18.04.2017

Мәктәпкүләм гомуми линейка барышында "Созвездие -Йолдызлык 2017" дә чыгыш ясаган 3 нче сыйныф укучыбыз Иванов Игорьне чын күңелдән тәбрикләп, диплом белән бүләкләдек. Чисталык , тәртип һәм спорт министрлары үзләренең чыгышларын ясадылар, кисәтүләрен әйтеп киттеләр.
-
Күңелебез белән яхшылыкка омтылып яшибез! 11.04.2017

Табигатьнең уянган мәле турында әйтүгә, сыерчык оясы кирәклеге искә төшә. Бу эшне безнең мәктәп укучылары да ел саен гадәткә кертте. Бу ел да конкурсыбызда җиңүче итеп 5 нче сыйныф укучысы Нурмухаметов Дилюс билгеләнде.
Сыерчык оясы ясаучыларга киңәшләр:
— Ояның эчке як тактасын шомартырга ярамый, кошларга шома оядан чыгуы бик кыен. Әгәр такталар шома икән, аны җыяр алдыннан алгы яктагы тактага эчке яктан горизонталь сырлар (сыерчык өчен “баскыч”) ясарга кирәк.— Ояны буярга ярамый. Ачык төсләр һәм ис кошларны куркыта. Әгәр бик тә бизисегез килсә, кызыл яисә коңгырт төстәге иссез буяу кулланыгыз.
— Көз яисә кыш саен ояны чистарту уңайлы булсын өчен, өске капкачын алына торган итеп ясарга мөмкин.
— Оя җирдән өч метрдан биектә һәм аз гына алга янтайтып урнаштырыла. Болай иткәндә тишемгә җил-яңгыр керми, сыерчыкка да керү-чыгу уңайлырак була.
— Аны көньякка, көньяк-көнчыгышка, көнчыгышка каратып куялар.
-
Иртәнге мәктәпкүләм гомуми линейка ! 11.04.2017

Бүген, ягъни 10 нчы апрель көнне мәктәбебездә иртән гомуми линейка булып узды.Линейка барышында укучыларны "Туган тел" атналыгы белән таныштыру, конкурсларда актив катнашып алдынгы урыннар алган укучыларыбызны котлау безнең төп бурычыбыз булып торды.Шулай ук билгеләр турында да сөйләшү алынып барылды.
-
"Без бергә" конкурс фестивалендә 3 урын! 11.04.2017

Субаш мәктәбендә бию түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз "Без бергә" конкурс фестивалендә 3 урынга лаек булдылар!Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

















