Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
“Әнием минем кадерлем!” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе
08.03.2017
7 нче март көнне “8 нче март - Халыкара хатын кызлар көне” уңаеннан “Әнием минем кадерлем!” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.Бәйрәм иртәсендә бик күп җырлар, матур биюләр,эчтәлекле шигырьләр,матур бүләкләр бик күп иде. Зурлар төркеме балалары “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп әниләрен сөендерделәр. Соңыннан әниләр алып килгән күчтәнәчләр белән чәй табыны әзерләнде.
-
Нәни дусларыбыз әниләрен котлыйлар! 07.03.2017

Бүген, ягъни 7 март көнне нәни дусларыбыз үзләренең әниләрен котлыйлар!
-
Ачык дәрес 07.03.2017

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында ачык дәресләр күрсәтү башланып китте. 1-3 нче сыйныф укучылары белән класс җитәкчеләре Гильфанова Н.Ф.кызы аңлаешлы, бай мәгълүматлы ачык дәрес күрсәтте.
-
Башлангыч укучыларыбыз кунакта! 06.03.2017

Кечкенә дусларыбыз Китапханәдә кунакта булып кайттылар! Авыл китапханәсендә Швед язучысы Астрид Линдгренның тууына 110 ел тулу уңаена уздырылган кичәдә катнаштылар.
-
"Минем әнием" дип исемләнгән рәсем конкурсы. 06.03.2017

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында "Минем әнием" дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан ителде.
-
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!" 06.03.2017

“Сәламәтлек турында кайгырту – тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Баланың шат күңелле, тормыш сөючән булуы аның рухи тормышына, дөньяга карашына көчле йогынты ясый, акыл үсешенә уңай тәэсир итә, үз көченә ышаныч тудыра!”. В.А.Сухомлинскийның әлеге фикере белән килешми мөмкин түгел. Мәктәбебездә дә "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!" -дип исемләнгән очрашып сөйләшү кичәсе үткәрелде. Әлеге очрашу кичәсенә Субаш авылында туып үскән якташыбыз , хезмәттәшебез Фагыйль абый Фәләхетдин улы да чакырылды. Ул укучылар спорт өлкәсендә булган уңышлары белән таныштырып, кызыксындыру уятты.
-
"Яраткан әнием"дип исемләнгән шигырь конкурсы 06.03.2017

"Халыкара әниләр көне" уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен шигырь конкурсы игълан ителде.
-
"Без тарихта эзлебез!" 06.03.2017

Каенсар авылында туып бүгенге көндә Чепья авылында гомер кичерүче, "Халыклар музее" директоры Гарифҗан абый Галиевта мәктәбебез музеенда кунакта булды һәм үзенең истәлекле бүләкләрен белән безне сөендерде.
-
Мәктәпкәчә тәрбия бүлеге балалары актив катнашты!
05.03.2017
4 нче март көнне мәктәбебезнең 130 еллык юбилее уңаеннан уздырылган чарада мәктәпкәчә тәрбия бүлеге балалары да кунакларны рус халык биюе белән сәләмләде.
-
Субаш авылы мәгариф тарихына - 130 ел!
04.03.2017
Җиз кыңгырау моңы җыйды безне,
Таныш чыңы һаман колакта.
Бер мизгелгә, Вакыт, туктап торчы,
Күпме кеше кайтты яшь чакка.
Бүген Субаш авылы мәгариф тарихына - 130 ел. Җиз кыңгырау тавышы үзенә кабат җыйды. Бәйрәмебез кичәсенә төрле елларда Субаш мәктәбендә белем алган, хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән авылдашлар чакырылды.

















