Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Композитор Солтан Шигапов белән очрашу. 20.01.2017

Сандугач, сандугач!..
Син китсәң , мин калам,
Дусларыма җырлар өчен,
Җырыңны отып алам.
Татарстан халык ансамбле җитәкчесе, җырчы, уен коралларында яратып уйнаучы , искеткеч күренекле композиторыбыз - Шигапов Солтан Фидаис улы безнең мәктәбебездә дә кунакта булып китте. Ул төрле халыкларның уен коралларында уйнап балаларны таң калдырды.Укучылар шушы уен коралларында үзләрен дә сынап карадылар.
-
Ел укытучысы - 2017
19.01.2017
"Ел укытучысы - 2017" конкурсының район этабында технология фәннәре укытучысы Фәезова Эльмира Мисаеловна катнашты.
-
Туган көнегез котлы булсын! 17.01.2017

Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм - район укытучылары, мәктәп коллективы, укучылар, әти-әниләр арасында зур хөрмәткә ия булган биш укытучыбызның юбилей тантанасы. Әхмәт Фаязович – 60 яшь, Нәфисә Гарифулловна – 55 яшь, Фагыйль Фәләхетдинович - 55яшь, Сания Ильясовна – 50 яшь, Хәлил Рависович – 50 яшь!
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге. 13.01.2017

Судномоделирование түгәрәгендә укучылар төрле модельләр ясап аларны сынап карыйлар.
-
Кошларыбыз -безнең дусларыбыз! 09.01.2017

Декабрь аенда без: "Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү." дигән максат өстендә эшләдек. Укучыларыбыз үз куллары белән кошларыбызга җимлекләр ясап элделәр.
-
Каникулда кызыклы ял иттек!
06.01.2017
Каникулларыбыз бик тә кызыклы үтте. "Чана тау" да шуярга дип бик күп укучылар үзләренең абый апайлары, эне -сеңелләре, әти-әниләре белән күңел ачырга килделәр. Әфәрин укучылар!
-
Әтиләр белән балалар көч сынашты. 05.01.2017

-
Балалар бакчасында Кыш бабай белән Кар кызы! 29.12.2016

Бүген, 29 нчы декабрь көнне балалар бакчасында "Яңа ел могҗизасы" дип исемләнгән кичә оештырылды.Кичә барышында нәни дусларыбыз Кыш бабайга шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеп тә күрсәттеләр.Кунакка килгән җәнлекләр белән уеннар уйнадылар! Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга бүләкләр өләште.Балалага , әти-әниләргә, килгән кунакларга бәйрәм иртәләре бик ошады.
-
Мәктәптә яңа ел! 27.12.2016

26 нчы декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Кыш бабай белән Кар кызына укучылар шигырьләр ятлаганнар, җырлар, биюләр өйрәнгәннәр, стенагазеталары чыгардылар, кышкы табигатькә багышланган рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм кичәсендә Кыш бабай белән Кар кызы төрле бәйгеләрдә катнашып урын алган укучыларны Грамота һәм сертификатлар белән бүләкләп китте. Быелгы Яңа ел кичәсе тагын да матур, күңелле үтте. "Йолдыз" укучылар оешмасы балалары профориентация кысаларында үзләренә һәм калган балаларга яңа ел кичәсен истә калырлык итеп оештырдылар!
-
Мәктәбебез укучылары! 21.12.2016

Мәктәбебез укучылары Чепья клубында үткәрелгән "Созвездие - Йолдызлык 2017"нең сайлап алу турында актив катнашып кайттылар!Әфәрин кызлар-егетләр!

















