Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Үзләренең үткәннәрен барлыйлар! 04.03.2017

Субаш авылы мәгариф тарихына - 130 ел уңаеннан үткәрелгән кичәбез кунаклары мәктәбебез музеенда үзләренең үткәннәрен барлыйлар.
-
Очрашу кичәсенә әзерлек гөрли! 01.03.2017
4 март көнне Субаш авылы үзенең 130 еллык мәгариф тарихын билгеләп үтәчәк .Юбилей тантасы 12:00 дә авыл мәдәният йортында, икенче өлеше Мәктәп урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Субаш төп гомуми белем мәктәбендә 16:00 сәгатьтә узачак.
Мәктәпне кайсы гына елда тәмамласагыз да, кайда гына яшәсәгез дә, барлык эш-мәшәкатьләрегезне калдырып, мәктәбебез юбилеена рәхим итегез! Көтеп калабыз! -
«Әтием минем горурлыгым!»
28.02.2017
Мәктәпкәчә тәрбия бүлегендә «Әтием минем горурлыгым!» дип аталган бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар әтиләрен матур җырлар, шигырьләр, биюләр, бүләкләр белән сөендерделәр. Әтиләр лә кимен куймады, ярышларда бик актив катнашып балаларын килгән кунакларны сөендереп команда ярышларында катнаштылар.
-
Укытучыларыбыз ГТО нормативлары тапшыра!
27.02.2017
Мәктәбебездән ГТО нормативлары тапшырыга теләк белдереп укучыларыбыз гына түгел, укытучыларыбыз да актив катнашты. Менә алар:Хөснетдинов А.А., Хөснетдинова Э.Ф., Фаязов Л.А., Нурмөхәммәтова Ф.Н. лар. Алга таба да укучыларыбызга үрнәк булып торсагыз иде!
-
Иртән мәктәпкүләм гомуми линейка!
27.02.2017
Бүген, ягъни 27 нче февраль көнне мәктәбебездә иртән гомуми линейка булып узды.Линейка барышында укучыларны "Аҗаган" атналыгы нәтиҗәләре белән таныштыру, конкурсларда актив катнашып алдынгы урыннар алган укучыларыбызны котлау безнең төп бурычыбыз булып торды.Шулай ук билгеләр турында да сөйләшү алынып барылды.
-
Татарча көрәштә сынатмыйбыз! 25.02.2017

Район күләмендә Алмаз Нотфуллин истәлегенә татарча көрәш ярышы оештырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы актив катнашты. Молодцы, егетләр! Алга табада сынатмагыз!
-
"Ягез әле егетләр"- дип исемләнгән кичә!
22.02.2017
Мәктәбебездә 23 нче февральгә багышланып "Ягез әле егетләр"- дип исемләнгән уен кичәсе оештырылды.Укучы кызлар үзләренең котлауларын җитез егетләребезгә җиткерделәр!
-
Туган телләр була бер генә, туган телнең кадрен бел генә! 22.02.2017

Туган телләр була бер генә,
Туган телнең кадрен бел генә!
Туган тел көне уңаеннан татар теле һәм әдәбият укытучылары "Туган тел" гә багышланган класс сәгатьләре үткәрделәр.Укучыларда туган телебезгә мәхәббәт, тәрбия уяттылар!
-
Башлангыч сыйныфларын татар китаплары белән таныштыру! 22.02.2017

"Туган тел" атналыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучыларын татар китаплары белән таныштуры булып узды.Җаваплы укытучылар: библиотека хезмәткәре -Фаезова Э.М., педагог-организатор-Хуснетдинова Э.Ф.
-
Заповедный урок 22.02.2017

Сегодня педагог-организатор Хуснетдинова Эндже Фоатовна провела Всероссийский заповедный урок. Она познакомила детей с заповедниками и животными, занесенными в Красную книгу. Цель: сформировать правильное представление об окружающем нас мире, о беззащитности животных и растений перед человеком. Формирование знания о многообразии живых организмов, удивительном мире животных и растениях. Формирование у детей ответственного и доброго отношения к природе родного края.

















