Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
“Кыш озату” бәйрәме узды 21.03.2017

Сау бул, Кыш !Мәктәбебездә "Кыш озату" бәйрәме булды. Балалар кыш көне кар өстендә яратып уйный, ярыша, узыша торган күңелле уеннары белән беразга саубуллаштылар.
-
Рус теленнән сынау имтиханы! 21.03.2017

9 нчы сыйныф укучылары район үзәгендә рус теленнән сынау имтиханы эшләделәр. Әлеге сынау ОГЭга әзерлек максатыннан оештырылды.
-
Урааа каникуллар! 20.03.2017

3 нче чирек тә уңышлы гына узып китте.Укуыларның зарыгып көтеп алган ял көннәре. Аларга уңышлы ял итеп, көч җыеп , исән-сау гына 4 чиреккә килүләрен теләп калабыз!
-
"Китап - белем чишмәсе"
20.03.2017
Мәктәбебез китапханәсендә эшләүше Фаезова Э.М. "Китап - белем чишмәсе" дип исемләнгән кичә оештырды.
-
Әти-әниләр ГТО нормативлары тапшырдылар 18.03.2017

-
Әти-әниләр җыелышы 17.03.2017

Әти-әниләр җыелышында түбәндәге темалар күтәрелде.
-Яшьүсмерләр арасында тәртип бозуларны кисәтү;
- Суицид күренешләрен профилактикалау;
- 1-3 чирекләрдәге укыту-тәрбия эшенә анализ;
- ГИА га әзерлек нәтиҗәләре.
<span lang="TT" times="" new="" roman',="" serif;"=""> -
"Без бергә"фестиваль-конкурс. 16.03.2017

"Без бергә" дип исемләнгән республика күләмендә узучы фестиваль-конкурс кысаларында мәктәптә җыр, бию һәм шигырь бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр район конкурсында катнашачак.
-
Паспорт тапшыру тантанасы. 15.03.2017

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гафурҗанова Энҗе тантаналы рәвештә районыбызның 14 яшь тулган яшь гражданнарына паспорт тапшыру кичәсендә булып кайтты.Аларга тәбрикләү сүзләрен Балтач районы Башкарма комитетының гражданнарның хәлен актлар теркәү (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе җиткерде. Яшь гражданнарның шатлыкларын бүлешергә әти-әниләре, туганнары да килгәннәр иде. Без дә үз чиратыбызда Энҗене чын күңелдән 14 яше тулган яшь гражданин булуы белән котлыйбыз , укуында уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
Арча кунаклары - профориентация .
14.03.2017
Бүген, ягъни 14 нче март көнне мәктәбебезгә 8- 9 нчы сыйныф укучылары белән сөйләшүгә Арча районы Лесхоз авылында урнашкан агросәнәгать һөнәри көллияте укытучылары килде. Алар балаларны көллиятнең тарихы, уку шартлары, сроклары белән таныштырдылар. Соңыннан кызлар һәм егетләр аерым группаларга бүленеп, егетләр техника буенча юнәлеш, ә кызлар пешекче һәм кондитер юнәлешендәге эшчәнлек белән таныштылар. Очрашу укучылар өчен бик эчтәлекле һәм файдалы итеп оештырылган иде. Әлеге чарадан балалар канәгать калды.
-
Пожар куркынычсызлыгы буенча әңгәмә! 13.03.2017

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Шуңа да без башлангыч сыйныфтан ук, һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйбыз. Менә бүген дә педагог -организатор Хөснетдинова Э.Ф. башлангыч сыйныф укучылары белән куркынычсызлык турында әңгәмә алып барды!

















