Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Мини-футбол 24.09.2015

-
Корбан гаете 21.09.2015

Ислам диненең зур бәйрәме Корбан гаетенә багышланган әңгәмәләр уздырылды.
-
Балыкчылар бәйгесе. 20.09.2015

Субаш авылының матур күле тирәсендә Тукай исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Мухаметгалиев Р.Н., участок инспекторы Николаев Ю.И. һәм шәхси эшмәкәр Загидуллин К.Г. тарафыннан балыкчылар бәйгесе оештырылды. Зур - зур бүләкләргә ия булган балалар бәйрәмнән шат күңел белән таралыштылар. Бәйрәмгә килгән һәр балага бүләк тараткан иганәчеләргә олы рәхмәтебезне җиткереп аларга ныклы сәламәтлек, шатлык - куанычлар, эшләрендә уңышлар һәм хәерле озын гомерләр теләп калабыз.
-
Юл кагыйдәләрен өйрәнәбез! 19.09.2015

Башлангыч сыйныф укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен ,юл билгеләрен бик теләп өйрәнәләр.Юлда йөрү кагыйдәләрен ,юл билгеләрен белү һәркем өчен кирәк!
-
«Яхшылык кыл!» 14.09.2015

«Яхшылык кыл!» акциясе барышында, мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары “Һәр көн изгелек кыл!” дигән тема астында атна буена игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга,кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга йөкләмә алдылар. Изге эшләргә һәрчак урын бар. Алар, атнаның соңгы көнендә сыйныф җитәкчеләре Сания Ильяс кызы белән, үз куллары белән ясаган шкатулканы инвалид Файзрахманов Алмазга бүләк итеп, хәлен белеп кайттылар.
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
-
Башлангычларның игелекле эшләре 14.09.2015

«Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» акциясенә башлангыч сыйныф укучылары да теләп кушылды. Дәресләрдән соң мәктәп бакчасында кишер алуда булыштылар.
-
Изге эшләр эстафетасы 12.09.2015

«Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» кысасында укучылар мәктәп территориясенә агач утырттылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 11.09.2015

Бүген "Сәламәтлек-зур байлык!" дигән темага әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта район прокуроры Абитов Зөфәр Маулетович, участок инспекторы Николаев Юрий Ильгизович һәм фельдшер Гильмуллина Гөлфирә Гәрәй кызы чыгыш ясады.
-
"Яхшылык кыл" акциясе 10.09.2015

"Яхшылык кыл" акциясе кысаларында 5 сыйныфта "Кешеләргә яхшылык өләш" дигән темага багышланган әңгәмә үткәрелде.
-
«Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алды. 07.09.2015

7 сентябрьдән республикабызда «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алды. Әлеге акция кысаларында районыбызда да күп кенә чаралар уздырылачак. Бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булып, ярдәм итеп, игелеклелек орлыклары чәчеп калырга тырышыйк!

















