Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422244, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, c. Верхний Субаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-683-74-25 |
| E-Mail: | subash15@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Субашская ООШ" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Нурмухаметова Фирдия Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1931 |
| У нас учатся: | 38 обучающихся и 19 воспитанников |
| У нас учат: | 9 педагогов, 2 воспитателя и 1 совместитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Субашская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган смотр концерты 21.04.2015

20 нче апрель көнне Балтач мәдәният йортында мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган смотр концертында Субаш төп гомуми белем мәктәбе коллективы “Кайту” музыкаль –композициясе белән уңышлы чыгыш ясады. Молодцы, кызлар – егетләр!
-
Җиңү паркы 20.04.2015

2-сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата ясалган “Җиңү паркы” макеты янында.
-
«Илһам” Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесе. 20.04.2015

Узган атнада "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Поэзия номинациясендә уңышлы чыгыш ясаучылар арасында Субаш төп мәктәбеннән Һадиева Линара Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына ия булды.
-
Проект эшчәнлеге 19.04.2015

17 не апрель көнне 4нче сыйныфта проект эшчәнлеге буенча мониторинг булып узды. Укучылар ике төркемгә бүленеп “Балалар мәйданчыгы” проекты өстендә эшләделәр.
-
“Күркәм гаилә” район бәйгесендә Васильевлар гаиләсе 18.04.2015

17 нче апрельдә Балтач мәдәният йортында уздырылган “Күркәм гаилә” район бәйгесендә Васильевлар гаиләсе, уңышлы чыгыш ясап, Казанда уздырылачак гаиләләрнең финал турына уздылар. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!
-
“Җиңү паркы” 17.04.2015

1нче сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата “Җиңү паркы” макетлары ясадылар.
Макетлар бик матур килеп чыкты.
-
“70 еллыкны – 70 “5”ле белән” 17.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә “70 еллыкны – 70 “5”ле белән” акциясе игълан ителде. Безнең 9нчы сыйныфта инде җиңүчеләр дә билгеле булды. Икенче чиректә Гыйлемҗанов Илһам - 88, Ханнанова Руфия - 111 “5”ле билгесе алдылар. Афәрин! Аларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
“Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!” 16.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап мәктәптә “Һәйкәлләр макеты” конкурсы игълан ителде.8 нче сыйныфлар зур тырышлыкларын куеп “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!” дигән исем астында һәйкәл макеты ясадылар.
-
“Җиңүне җырлап каршылыйбыз” конкурсы. 15.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Чепья мәдәният йортында узган Җирле үзидарәләр арасындагы “Җиңүне җырлап каршылыйбыз” конкурсында Субаш төп мәктәбе коллективы уңышлы чыгыш ясады.
-
Бөек Җиңүне каршылап. 14.04.2015

6 нчы сыйныф укучылары Ленар Ахметович ярдәме белән Бөек Җиңүгә багышланган композиция ясадылар. Һәр укучы бу эшне бик теләп башкарды.

















