Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Герой пионерлар
08.04.2015
Аксу урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан “Герой- пионерлар. Хәтерлибез. Хөрмәтлибез. Горурланабыз. ” дип исемләнгән патриотик темага кичә уздырылды. Камалиева Гүзәл Җ. тарих укытучысы һәм 8 сыйныф укучылары илебезнең югары бүләкләренә ия булган, сугыш вакытында зур батырлыклар кылган балалар турында сөйләделәр. Укучылар игътибарына видеоролик һәм видеофильм тәкъдим ителде. Кичәне тамашачылар зур дулкынлану белән тыңладылар.
-
Физиклар рәтенә кабул итү 08.04.2015

Атналыкның 3нче көне . Буген укучылар "Физиклар рәтенә кабул итү " уены уйнадылар . "Архимед " һәм "Атомнар" командалары 10,8 ,6,5 сыйныф укучыларын үз өченә алган иде . Уен ахырында 5-6 сыйныф укучылары физиканы яратырга , аны бик яхшылар үзләштерергә ант бирделәр .
-
Умники и умницы 07.04.2015

Физика атналыгының икенче көне . Бүген укучылар физикадан "Умники и умницы" уенын уйнадылар. 7-8 сыйныф укучылары ике командага бүленеп ярыштылар . Уен ике команданың да белемнәре тигез икәнен ачыклады . Дуслык җиңде.
-
"Физика елы"на багышланган "Физика атналыгы" 06.04.2015

6 апрельдән 12 апрельгә кадәр мәктәптә "Физика елы" на багышланган "Физика атналыгы " уза . Буген аның беренче көне .Физика укытучысы Нурмухаметов И.А. "Физик викторина " үткәрде.
-
Кошлар көне 01.04.2015

1 апрель -кошларны яклау һәм саклау көнендә 7 сыйныф укучылары ике командага бүленеп уен викторинада ярыштылар . "Күгәрчен" һәм "Аккош" командалары төрле сорауларга җавап бирделәр , табышмаклар , башваткычлар чишүдә тапкырлыкларын күрсәттеләр . Кичә укучыларга бик охшады.
-
Гран- при ияләре ! 01.04.2015

Буа драма театры үткәрә торган “ Ният” театр коллективлары конкурсы быел Җиңүнең 70 еллыгына багышланды . Аксу урта мәктәбе театр сөючеләре конкурска А. Гыйләҗевнең “Яра” повесте буенча М. Гыйләҗев сәхнәләштергән “ Яра” спектакленнән өзек әзерләделәр . Алар бу конкурска бик теләп һәм тырышып әзерләнделәр . Нәтиҗәдә 22 мәктәп коллективы арасында зур җиңүгә ирештеләр . Бүләкнең дә иң дәрәҗәлесенә “Гран- при ” га лаек булдылар .Спектакльдә 7,8,9,11 нче сыйныф укучылары катнашты . Ә 9 сыйныф укучысы Шәрәфетдинов Айнур икенче пландагы иң яхшы ир-ат ролен башкаручы булды. Укучыларга бу конкурста җиңеп чыгарга аларның җитәкчеләре дә татар теле укытучылары Гобәйдуллина И.И. , Хәруллина Р.Ф., Идиятуллина Г.Т. зур тырышлык куйдылар.
-
Кишер нитраты 25.03.2015

23 март көнне Казан шәһәренең Киров районы 81 нче мәктәбендә Яшьүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбакара фәнни- тикшеренү укулары булып узды. Анда безнең мәктәптән Шәрәфетдинов Айнур “Биология” секциясендә “Кишер нитраты һәм агротехник үзенчәлекләре” фәнни - тикшеренү эше белән уңышлы чыгыш ясап II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе: Нурмухаметов И.Г.
-
Ата -аналар җыелышы. 21.03.2015

Озын 3 нче чиректә ахырына килеп җитте . 20нче март көнне 3 нче чирек йомгаклары буенча ата-аналар мәктәпкә чакырылды . Башта класс ата-аналар җыелышлары булып үтте . Анна соң гомуми мәктәп ата -аналар җыелышы башланды . Җыелышны Рәзинә Фәритовна башлады һәм алып барды . Ул әти - әниләрне районнан килгән ГИА һәм ЕГЭ нәтиҗәләренә , мәктәптә фәннәр буенча өлгерешкә анализ ясаудан башлады . Әти- әниләргә балаларны экзаменнарга әзерләүдә үзенең киңәшләрен бирде . Башлангыч сыйныф укытучысы Хасанова Гөльназ Наил кызы "Буш вакыт - алтын вакыт " дигән темага доклад укыды . Аның доклады әти -әниләрдә бик зур кызыксыну уятты . Аннан соң сүзне Гөльназ Тәфкилевна алды . Ул мәктәптә тәртия эшләре торышы белән таныштырды. Үзенең чыгышының ахырында ул баларга кичке 10 нан соң урамда олылардан башка йөрергә ярамаганлыгын тагын бер кат искә төшерде.
-
Нәүрүз -2015 21.03.2015

"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Йомгаклау линейкасыннан соң мәктәптә оешкан төстә шаулап – гөрләп кышны озату, язны каршы алуга багышланган “Нәүрүз мөбәракбад!” дип исемләнгән тәрбия чарасы узды. Бәйрәм матур җырлар, биюләр белән гөрләп үтте. Нәүрүзгә Кыш бабай да килгән иде. Аның тиз генә үз биләмәләрен бирәсе килмәде, әмма ярышларда Яз кызы Нәүрүзбикә җиңеп чыкты. Соңыннан барлык укучылар, укытучылар, килгән кунаклар Карга боткасы белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Бәйрәм түгәрәк табын артында Карга боткасыннан, Нәүрүз коймагыннан авыз итү белән бик озак дәвам итте. Бу тәрбия чарасы укучыларга каникуллар алдыннан матур эшләргә старт бирү , гореф –гадәтләрне саклау һәм яңарту чарасы булып та зур урын алды.
-
Экологик конференция 20.03.2015

18 март көнне Буа шәһәренең 2 номерлы лицей мәктәбендә “Яшел дөнья синең кулларда” дип исемләнгән мәктәп укучыларының XIV район экологик конференциясе үткәрелде. VII сыйныф укучысы Салаватуллина Альбина “Аксу авылында куяннарның экологик хәле” дип исемләнгән тикшерү эше белән чыгыш ясап, III дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде (Җитәкчесе Нурмухаметов И.Г.) Киләчәктә дә уңышлар телибез!






