Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Казанга ярминкәгә . 09.10.2014

-
Көзге кросс. 30.09.2014

-
Ату буенча район ярышлары 27.09.2014

26 сентябрь районның МО РОГО ДОСАФ тарафыннан "Укытучылар көненә" багышлап үткәрелгән пневматик коралдан ату ярышлары булып үтте . Бу ярышта Замалтдинова Алсинә һәм Алишов Алмаздан торган мәктәп командабыз икенче урынны яулады .Грамота сузенә басарга .
-
Фән олимпиадалары башланды. 23.09.2014

-
Чисталык дәресе 18.09.2014

16 сентябрь безнең мәктәптә "Чисталык дәресе " диеп аталган эклогик дәресләр үтте . Балалар һәм яшьүсмерләрдә туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү йөзеннән оештырылган дәресне биология һәм химия укытучысы Шәфигуллина Дилбәр Мәнсур кызы үткәрде . Озон катламын саклау , табигый ресурсларны дөрес куллану турында сөйләнде. Табигатьне саклау һәм яклауга үз өлешебезне кертү өчен оештырылган мәктәп эко -патруле конкурсына катнашырга , өмәләр үткәрергә киңәш ителде.
-
Белем бәйрәме 01.09.2014

Сентябрь килде гөрләп,
Урамнар ямьләнделәр.
Сумка тотып балалар
Мәктәпкә юнәлделәр.
Исәнме, мәктәп, исәнме!
Без сине сагынып беттек.
Сентябрь ае җиткәнен
Түземсезләнеп көттек.
-
САБАНТУЙ-2014. 09.06.2014

Сабантуй бәйрәме -. Татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
Сабан туе - . ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме И ң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Безнең авылда Сабантуй урман буеңдагы яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелә.
Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.
Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Мәйдан уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчеләрне тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер музыка коралларында уйный.
Яланаяклы малайлар багана башындагы сөлгегә үрмәлиләр. Мин үзем кәкре баганага менәргә яратам. Олыраклар аркан тартыша, капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташый. Бер төркем халык чүлмәк ватучыга көч биреп тора. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзли. Бөтен җирдә - уен-көлке, шаярулар.
Кинәт мәйдан, тын калып, чабышып килүче атларга юл ача. Беренче килгән атны шау-гөр килеп кул чабып каршы алалар. Соңыннан килгән ат та өлешсез калмый. Кайсы кеше, йөгереп килеп, атның муенына сөлге сала, икенчесе чабышчы малайның башына түбәтәй кидерә.
Сабан туе шулай, шаулап-гөрләп, кичкә кадәр дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.
-
Мәктәптә ял итәбез . 05.06.2014

Балаларның җәйге ялын оештыруга районда зур игътибар бирелә. Быел да июнь аенда безнең мәктәптә дә көндезге мәктәп яны лагере эшли. Анда 14 бала йөри һәм каникулларын файдалы итеп үткәрә. Лагерьны Сабирзянова Гөлнара Фоат кызы җитәкли, тәрбиячеләр булып Зиннатуллина Лилия Вазыйх кызы һәм Шәфигуллина Дилбәр Мәнсур кызы эшлиләр. Мәктәп яны лагере иртәге 8 дән 14 сәгатькә кадәр эшли. Җәйге мәктәп яны лагерьлары ата-аналар өчен дә бик уңайлы. Беренчедән, бала - күзәтү астында, икенчедән, замана чире - компьютердан аерылып, виртуаль дөньядан чын тормыш казанында яшьтәшләре арасында кайнап яши. Безнең лагерь иң яхшысы!
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2014

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Остазларның моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
Укулар инде артта калды
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар , диңгезләрне кичәргә.
-
Рәзинә Фәритовнаны җиңү белән котлыйбыз! 19.05.2014

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап, апрель аенда "Intertat.ru" оештырган республика бәйге-викторинасында җиңүчеләр бу ялларда Казанга җыелды. Алдан вәгъдә ителгәнчә, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы кызыклы сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирүчеләргә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда экскурсия оештырылды. (Дәвамын " читать новость" ка басып укырга .






