Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Русский медвежонок конкурсы 13.03.2015

Безнең укучылар "Русский медвежонок- языкознание для всех " уен -бәйгесендә бик теләп катнаштылар һәм җиңү яуладылар . 2 нче сыйныф укучылары - Идиятуллина Иделия һәм Хасанова Чулпан , 3 нче сыйныфтан Нестерова Аделә диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде .
-
Ягез әле , кызлар -2015 ! 09.03.2015

"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә 8-10 нчы сыйныфлардан "Розалар һәм "Сирень" командалары катнашты. Кызлар үзләренең кул эшләренә, аш-су әзерләүгә осталыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Солдат булырга әзерләнәбез 02.03.2015

Бүген тантаналы төстә 10 сыйныфта укучы Газизуллин Р. һәм Бәдретдинов Р. га ТИН Укытучысы Нурмухаметов И.А. кулыннан беренче хәрби документ алдылар . Егетләр солдат булырга һәм ватанны сакларга әзербез диеп ошандырдылар .
-
Татар лингвокультуралогиясе 21.02.2015

21 февраль көнне Казан шәһәрендә “Татар лингвокультуралогиясе : проблемалар һәм перспективалар ” темасына багышланган укучыларның алтынчы Бөтенроссия фәнни –гамәли конференциясеннән унынчы сыйныф укучысы Җамалтдинова Алсинә Таһир кызы , татар теле укытучысы Гөбәйдуллина И.И. белән “ Иң яхшы доклад ” өчен Мактау кәгазе алып кайтты . Афәрин Алсинә ! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын үзеңә!
-
21 нче февраль – Туган телләр көне . 21.02.2015

Мәктәбебездә Туган телләр көненә карата бик матур чаралар булып үтте. "Татар теле - дуслык теле" дигән темага газета чыгарып элдек. "Туган телем Син үлмәдең, Син бар, Син тере!" Дигән темага 7-8 сыйныф укучылары тирән эчтәлекле, матур шигырьләр сөйләделәр. "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дигән темага 4 сыйныф укучылары КВН уйнадылар. Укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча көч сынаштылар. КВН да ике команда да актив һәм нәтиҗәле эшләде. Белемнәре тигез булды.
-
Ягез әле, егетләр ! 18.02.2015

Ел саен уздырыла торган “Ягез әле, егетләр !” конкурсы быелда мәктәбебездә булып үтте . Егетләребез көчләрен төрле ярышларда сынаштылар . Төрле конкурслар нәтиҗәләре буенча :
1 урын – Алишов А.
2 урын – Бадретдинов Р.
3 урын – Газизуллин Р.
4 урын –Салаватуллин Ф .
Әфәрин егетләр !!!
-
Дәүләт имтиханына әзерлек 17.02.2015

Бүген 11 сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән әзерлек имтиханы тапшыра .
-
Пневматик мылтыктан ату ярышлары 17.02.2015

Айлык давамында барган пневматик мылтыктан ату ярышлары нәтиҗәләре.
10- 11 сыйныфлар арасында
1 нче урын - Замалтдинова А. (21 очко)
2 нче урын - Шарафутдинова Р. , Газизуллин Р. (20 очко)
8-9 сыйныфлар арасында
1 нче урын - Сәмитова А (очко) 19.
2 нче урын - Салаватуллина А.- 6 (очко)
6-7 сыйныфлар арасында
1 нче урын - Абдуллин М. - 13 (очко)
2 нче урын - Шакирова Д. - 11 (очко)
5 сыныфлар арасында
1 нче урын - Салаватуллин И. - 9 (очко)
2 нче урын - Сафин И .- 7 (очко)
-
Спорт һәм без 16.02.2015

16 февральдә хәрби патриотик айлык кысаларында мәктәбебезнең бишенче сыйныф укучылары тарафыннан "Спорт һәм без" дип исемләнгән гаиләләр катнашында спорт бәйрәме уздырылды. "Иң спорт сөючән", "Иң җитез", "Иң тату" һәм "Иң кыю гаилә" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Соңыннан сыйныф укучылары әниләре белән бергәләп чәй табыны янында сыйландылар, сыйныф егетләрен якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән дә котлаулар күп яңгырады.
-
Муса Җәлил туган көн 14.02.2015

15 нче февралҗь Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бу көн һәр ел саен мәктәбебездә зурлап билгеләп үтелә. Быелда шагыйрьнең биографиясен, шигерьләрен искә төшереп, "Гомерем минем серле йомгак булып ..." дигән темага зур бәйрәм кичәсе үткәрдек.






