Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Без-экстремизмага каршы! 18.09.2017

"Без-экстремизымга каршы !" кысаларында үткәрелгән районкүләм йозү ярышларында гимназиябезнең укучылары җиңү яуладылар.
-
Бакчада көзге эшләр 18.09.2017

Бакчада көзге эшләр дәвам итә. 8 һәм 9 нчы сыйныф укучылары кишер һәм чөгендер алу өмәсендә катнашты. Көзге уңыш җыеп алынды; яшелчә бакчасы казылды; тирә-ягы чүп үләннәреннән чистартылды
-
Гимназиядә “Укучының мәдәни көндәлеге” көне. 15.09.2017

Гимназиядә “Укучының мәдәни көндәлеге” көне.
Гимназиядә 15 сентябрьдә Россиякүләм “Укучының мәдәни көндәлеге”нә багышланган чара үтте. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Һәр балага тантаналы рәвештә мәдәни көндәлек таратылды. Чарага Буа шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре килде. Китапханәче Закирова Резедә Әхмәт кызы чарада катнашкан укучыларга көндәлекнең әһәмияте турында сөйләде ,аларга яңа уку елында зур уңышлар теләде.
Бу чарада 2015-2016,2016-2017 нче уку елларында Россиякүләм “укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында уздырылучы “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” конкурсының региональ этабында җиңгән укучылар да чыгыш ясады. Җиңүчеләр : Салахиев Рәсим һәм Шакиров Ильяс – 3 нче сыйныф укучылары, ә Исхаков Рамазан 5 нче сыйныфта укый. Алар мәдәни көндәлек белән ничек итеп ел дәвамында эшләүләре, әти-әниләре белән музейларга,күргәзмәләргә,театрларга барулары турында сөйләделәр. Алар чыгышыннан соң укучының мәдәни көндәлеге – укучы,укытучы һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлеге булганы тагын бер күренде. Балаларга матур киләчәкне тудыру ата-аналарның да һәм укытучыларның да төп бурычы.
-
15 сентябрь - “Татарстан Варислары берләшмәсе”нең туган көне 15.09.2017

Бүген 15 сентябрь гимназиянең актлар залында “Татарстан Варислары берләшмәсе”нең туган көне билгеләп үтелде. Бу чарада укучыларга Варислар берләшмәсенең тарихы турында мәгълүмат бирелде, гимназиядә эшләп килүче укучылар оешмаларының төрләре һәм максатлары белән таныштылар
-
Гимназиядә ата-аналар җыелышы
13.09.2017
Гимназиябездәге укыту-тәрбия планы нигезендә 13 нче сентябрь көнне 5-8 нче сыйныфларның ата-аналар җыелышы булып узды.Яңа уку елы алдыннан ата-аналар белән сөйләшәсе сүзләр һәм планлаштырасы чаралар бик күп булды. Гимназия директоры Зиннатуллин Л.Б.,директорның укыту-тәрбия буенча урынбасары Сафиуллина Э.Ф., директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары КурбановаГ.М. җыелышта чыгыш ясадылар һәм ата-аналарның күп сорауларына җавап бирделәр. Ата-аналар белән очрашуга районның бәлигъ булмаган балалар тәрбияләнгән авыр хәлле гаиләләр буенча әйдәп баручы белгеч – инспекторы Гөлнара Әсхәт кызы Хәкимова килгән иде. Ул хокук бозуларны булдырмый калу һәм балаларга дөрес тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталды.Ахырдан ата-аналар сыйныф бүлмәләренә таралып сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә эшлекле сөйләшүләрдә катнаштылар
-
Работа с родителями.Безопасность. Профилактика гриппа. Профилактика правонарушения, ДДТТ, ДТП 13.09.2017

В рамках Месячника безопасности 13 сентября в гимназии состоялось общешкольное родительское собрание . Рассматривались вопросы безопасности несовершеннолетних. Перед родителями выступили инспектор ПДН Хакимова Г.А.,психолог Шайдуллина З.Р, педиатр ЦРБ Туманова А.И.
Инспектор ПДН Гульнара Асхатовна ознакомила со статистикой правонарушений среди несовершеннолетних, ознакомила с З№71РТ от04.10.10 и напомнила основные меры безопасности и профилактики правонарушений. (ДТП,ношение светоотражающих элементов и т д)Педиатр ЦРБ Туманова А И ознакомила родителей видами профилактических прививок против гриппа и ответила на вопросы родителей.Психолог Шайдуллина З Р дала рекомендации организации работы несовершеннолетних в сети интернет. -
11 нче сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне. 12.09.2017

11 нче сентябрь – Бөтенроссия аеклык көне. Беренче тапкыр ул 1913 елда православ чиркәве тарафыннан билгеләп үтелгән. Бу көнне Россиядә хәмер сату тыелган. 2005 елдан аеклык көнен билгеләп үтү яңадан гадәткә керә. Гимназиянең “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы 8 нче сыйныф укучылары әлеге көн уңаеннан шәһәрнең үзәк китапханәсе белән берлектә “Аек акыл” акциясе үткәрде. Акциядә катнашкан 7 нче сыйныф укучыларына, шәһәр халкына хәмернең зыяны турында сөйләделәр, нинди эчемлекләр яратулары белән кызыксындылар; викторина сорауларына җаваплар алдылар, шәһәр халкын үзләренә кушылырга өндәделәр. Буалылар “Аек акыл белән яшик!” плакатына “Мин баллы чәй яратам!”, “Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы!” сүзләре белән имзалар куйдылар. Акция флешмоб белән төгәлләнде.”Аек акыл” акциясендә 60 кеше катнашты.
-
Түгәрәкләр тэше 11.09.2017

Гимназиядә укучылар түгәрәкләргә, спорт секцыяләргә языла. Оста куллар түгәрәгендә эш гөрли...
-
“Мөстәкыйль балалар” проктында катнашучы “Очкын” отрядында 11.09.2017

“Мөстәкыйль балалар” проктында катнашучы “Очкын” отряды профилактика буенча районның бәлигъ булмаган балалар тәрбияләнгән авыр хәлле гаиләләр буенча әйдәп баручы белгеч – инспекторы Гөлнара Әсхәт кызы Хәкимова белән очрашты. Г.Ә. Хәкимова укучыларны “хокук”, “бурыч”,“закон” төшенчәләре белән таныштырды; хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтте. Бала хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Профилактика чаралары 11.09.2017

Бүген гимназиянең 5-8 сыйныф укучылары районның бәлигъ булмаган балалар тәрбияләнгән авыр хәлле гаиләләр буенча әйдәп баручы белгеч – инспекторы Гөлнара Әсхәт кызы Хәкимова белән очрашты. Г.Ә. Хәкимова укучыларны “хокук”, “бурыч”,“закон” төшенчәләре белән таныштырды; хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.







