Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | gulfia68@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 63 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Дуслык көне 30.07.2019

“Чишмәкәй” балалар бакчасында Дуслык көне уңаеннан күңел ачу чарасы үткәрелде. Дуслык турында фикер алыштылар, шигырьләр һәм җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәр алыштылар. “Без төрле милләт балалары белән дус-тату яшибез” темасына әңгәмә кордык. Төрле милләт халкы киемнәрен, уеннарын ныгыттык.
-
Музыкаль атналык 29.07.2019

Бу атнада балалар белән музыка турында, нинди уен кораллары белән оркестр оештыру турында әңгәмә уткәрдек. Соңыннан малай-кызлар үзләре дә уен коралларында уйнап күрсәтте.
-
Әйләнә-тирәне саклау темасын ныгыту. 26.07.2019

Балалар белән бакча тирәсендә утырткан чәчәкләргә су сибү, төпләрен йомшарту белән шөгелләндек, аларның төрле төстә булуына игътибар биреп исемнәрен ныгыттык.
-
Безнең алмагачлар. 25.07.2019

Безнең балалар бакчасында алмагачлар балланып, алланып пеште. Балалар үзләре уңыш җыеп пешекче апаларга кертеп бирделәр һәм төш вакытында тәмле компот эчтеләр.
-
Китапханә бездә кунакта. 23.07.2019

Бүген безгә китапханәдә эшләүче хезмәткәрләр кунакка килде. Алар балаларга театр елына багышланган презентация ярдәмендә төрле театрлар булуы турында сөйләделәр. Зурлар төркемендә йөрүчеләргә татар телендә төрле журналлар бүләк итеп калдырдылар.
-
Су көне 19.07.2019

Бүген кояшлы якты көндә безнең балалар бакчасында Су көненә багышланган бәйрәм узды.
Сегодня, в такой солнечный и ясный денек, в нашем детском саду прошел праздник, посвященный "Дню воды".
-
Янгын сүндерүчеләр иленә сәяхәт 17.07.2019

Балаларны, янгын сүндерүчеләр хезмәте белән якыннынрак таныштыру максаты белән без бүген янгын сүндерүчеләр иленә сәяхәтткә бардык. Белемнәребезне тирәнәйтеп, янгын вакытында үз үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытып кайттык.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүен дәвам итү 16.07.2019

Бүген бездә кунакта ПДН балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегеннән Галиуллина Зөлфира Шагитовна булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген төшендерде.
-
Кунакта Шүрәле. 12.07.2019

Бүген безгә кунакка Шүрәле белән урман җәнлекләре килде. Алар безгә төрле уеннар һәм кызыклы сюрпризлар оештырдылар.
-
Хезмәткә кечкенәдән өйрәнәбез! 11.07.2019

Безнең экологик тәрбия җәй көне күбрәк бирелә. Без балалар белән тирә-юньдәге матурлыкка сокланабыз. Бөҗәкләрне, кошларны танырга, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәнәбез. Шул ук вакытта табигатьне сакларга, әйләнә-тирәбезне чиста тотырга да өйрәтәбез. Менә без бүген үзебезнең участогыбызны чүп-чардан арындырдык. Коелган алмаларны җыйдык. Хезмәткә кечкенәдән өйрәнәбез!











