Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | gulfia68@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 63 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Тарих һәм туган якны өйрәнү 26.06.2019

Бакчабызнын зурлар төркеме бүген “Тарих һәм туган якны өйрәнү” музеенда кунакта булдылар. Балаларны музей хезмәткәрләре бик шатланып каршы алдылар, балаларга аңлаешлы итеп экскурсия үткәрделәр. Мондагы һәр нәрсә дә балаларга бик охшады. Бигерәк тә җәнлекләр, хайваннар балаларның игътибарын җәлеп итте. Экскурсия балаларга бик охшады.
-
Сәламәтлек көне 25.06.2019

Бүген без бакчабызда “Сәламәтлек көне” үткәрдек. Сәламәтлек нидән башлана, ни өчен без иртәнге зарядка ясыйбыз, ничек дөрес тукланырга кирәк. Балаларга бүген шул сорауларга һәм тагын бик күп сәламәтлек турында белемнәрен ныгыттылар. Төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Үсемлекләр көне 24.06.2019

Бүген безнең балалар бакчасында “Үсемлекләр көне” үтте. Үсемлекләр дөньясына сәяхәт чәчәкләрдән, бакчада үскән җиләкләр белән башланып китсә, куаклар, агачлар ягында дәвам итте. Бакчада үскән һәр үсемлекнең файдалы якларын балалар рәхәтләнеп өйрәнделәр. Тәрбияче апалары үсемлекләргә карата мәхәббәт, сакчыл караш кирәклеген дә исләренә төшерде.
-
Бакчачылар көне 21.06.2019

Муратшина Г.М. уртанчылар төркеме балалары белән бакчачылар көнендә яшелчәләр бакчасына чыктылар. Төрле яшелчә барлыгын күзәттеләр, чүп үләннәрен җыйдылар, түтәлләргә су сиптеләр. Көзгә мул уңыш көтеп калабыз.
-
Яшь тикшеренүчеләр 20.06.2019

Без “Чишмәкәй” балалар бакчасындагы кечкенәләр төркеме белән тәҗрибә үткәрүне дәвам иттек. Ком тегермәненнән ничек ком чыга, комны юешләткәч нинди формага кертеп булганын тикшердек. Суда җиңел әйберләр калка, авырлары бата. Шуларны тәҗрибә ясап нәтиҗәгә килдек. Бик күңелле вакыт үткәрдек.
-
Милли халыкларның әкиятләре көне. 17.06.2019

Бакчабызда менә шулай дип аталган әкиятләр көне үткәрелде. Яраткан әкиятләрне искә төшереп сөйләдек, әкиятләрнең рәсемнәрен карадык. Берничә әкиятне сәхнәләштереп бер-беребезгә әкият тә күрсәттек. Кичә бик күңелле үтте. Иң яраткан әкият геройларынын рәсемнәрен дә ясадык.
-
“Без юл кагыйдәләрен беләбез” 14.06.2019

Районда “Без юл кагыйдәләрен беләбез” дигән гаиләләр арасында рәсем бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә безнең бакчада тәрбияләнүче балалар да әти-әниләре белән катнаштылар. Минебаева Алинә “Сфетофор – безнең булышчыбыз” дигән номинациядә 1 урынны алды, Никульшин Данил 2 урынны алды. Әфәрин! Без сезне котлыйбыз.
-
“Папа, мама и я – спортивная семья” 12.06.2019

12нче июнь көнне “Папа, мама и я – спортивная семья” конкурсы булды. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Захарова Маша үзенең әти-әнисе белән анда катнашып 2нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
-
Бүген бездә Сабантуй! 07.06.2019

Бакчабызда бүген гөрләп Сабантуй бәйрәме узды. Балалар җитезлектә, уңганлыкта, зирәклектә көч сынаштылар.
Уже давно стало традицией в нашем детском саду проводить праздник Сабантуй.
-
Балалар көне. 01.06.2019

Бүген Муратшина Г.М. белән Фәйрушина К.Р. Балалар көненә багышланган чарада катнаштылар. Балалар өчен терле конкурслар үткәрелде. һәрбер балага бүләк бирелде. Бөтенесе бәйрәмнән канәгәть калды.
Сегодня Муратшина Г.М. и Файрушина К.Р. участвовали в проведении праздника в День защиты детей. В честь праздника были проведены веселые игры для детей. Каждый ребенок получил подарок и остался доволен праздником.











