Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | gulfia68@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 63 |
| У нас учат: | 9 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Без яратабыз сине, Чирмешән! 10.07.2019

Балалар белән туган ягыбызны – Чирмешәнне өйрәнүне дәвам итеп, бүген караван сарай янына сәяхать ясадык. Мондагы матур фонтан һәр кешене үзенә тартып тора. Фонтан янында уйнадык, чәчәк түтәлләренә сокландык. Бик рәхәт булды. Сез дә килегез! Чирмешәнгә рәхим итегез!
-
Чәчәк кибетенә сәяхать 09.07.2019

Без балаларыбыз белән чәчкләр үстерергә бик яратабыз. Шуның өчен яныбызда урнашкан чәчәк кибетенә дә сәяхать ясарга уйладык. Монда Алия һәм Ләйлә апалар эшли. Алалр мондагы чәчәкләр белән таныштырдылар, орлыклар турында да сөйләделәр. Балаларга монда бик охшады.
-
Зоомагазинга сәяхәт 08.07.2019

Без балалар белән “Зайка” (зоомагазин) кибетендә кунакта булдык. Монда бик күп төрле балыклар, йорт куяннары, хомяклар бар икән. Балаларга Алинә апалары алар турында бик теләп сөйләде. Балалар мондагы балыкларны бик теләп ашатып та карадылар.
-
Сак җәяүле атналыгы 05.07.2019

Безнең балалар бакчасында “Сак җәяүле атналыгы” узды. Бүген без “Урам һәм светофор белән танышу көне “ үткәрдек. Балалар белән юл билгеләрен, юлда йөрү кагыйдәләрен кабатладык. Шуннан соң балалар бакчасы янындагы перекрестокка белгән белемнәребезне ныгытыр өчен экскурсиягә бардык. Бергәләп юл аркылы чыктык. Светофорны күзәттек. Юл билгеләрен карадык.
-
Экологик тәрбия 04.07.2019

Безнең балалар бакчасында экологик тәрбиягә зур игьтибар бирелә. Җәйге чарада да шушы тәрбияне дәвам итеп без балалар белән чәчәкләргә сокланып кына калмыйбыз, аларны чүп үләннәреннән арындырабыз, төпләрен йомшартабыз. Шулай хезмәткә өйрәнәбез.
-
Инвалидлар җәмгыятенә экскурсия 03.07.2019

Бүген без экскурсиягә инвалидлар җәмгыятенә бардык. Алар безнең балаларыбызны үзләренең сенсор бүлмәләрендә ял итәргә чакырдылар. Ә без бик рәхәтләнеп ризалаштык. Балаларга монда бик охшады. Кемгәдер монда комда рәсем ясарга, кемгәдер массажлы юл, кемгәдер өстәл уеннарыохшады. Мондагы апалар аларны тәмле соклар белән дә сыйладылар. Рәхмәт аларга.
-
Бүген полициядә булдык 02.07.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме Эчке эшләр бүлегенең музеендә экскурсиядә булды. Полиция хезмәткәрләре балаларга җәмгыятьне саклаучыларның формалары тарихта ничек үзгәргән, шуны күрсәтеләр. Юл хәрәкәте инспекциясе ничек эшли. Эш вазифаларын үтәгән вакытта вафат булган Мирсәет Кәбировның хәтер тактасын карадылар.
-
Җиләкле җәй... 01.07.2019

Безнең балалар участогында җир җиләге дә үсә. Балалар белән яз көне яфракларын күзәттек, чәйгә дип җыйдык. Чәчәккә төренгәч җиләкләрнең чәчәкләрен күзәттек, иснәдек. Инде менә җиләкләребез өлгерде. Җиләк йөрәктән, кан тамырыннан бик файдалы. Анарда бик күп кирәкле витаминнар бар. Җиләкләр белән сыйланып калыйк!
-
Җәйге гимнастика. 28.06.2019

Җәйге чорда безнең балалар бакчасында гимнастиканы саф һавада үткәрәләр . Балаларга бу бик ошый.
-
Дәүләт автомобиль инспекциясе идәрәсендә экскурсиядә 27.06.2019

Балалар белән тагын бер экскурсиягә бардык. Бу юлы дәүләт автомобиль инспекциясе белән таныштырдылар. Балалар юл билгеләрен дә кабатлап алдылар. Әле мондагы тир бүлмәсен дә карадылар. Ахырдан балаларга төрле китаплар, гәҗитләр, билгеләр дә тараттылар.











