Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46 |
| Телефон: | +7(843)-962-27-82 |
| E-Mail: | Rafael.Suleymanov@tatar.ru, kadet-pu@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат" |
| Руководитель: | Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 153 |
| У нас учат: | 26 |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева» - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Сара Садыйкованың тууына 110 ел 01.11.2016
Сара Садыйкованың тууына 110 ел1 ноябрь көнне халкыбызның моң чишмәсе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт буләге лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы Сара Гариф кызы Садыйкованың тууына 110 ел булды.Татар милли опера театрына нигез салучыларның берсе, аның озак еллар дәвамында солисткасы, 4000 дән артык, жыр, вальс, романс авторы, татар музыкасында беренче тапкыр танго стилен кертуче Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туган.Сараның укыр вакыты житкәч әти-әнисе чорында алдынгы карашлы булган Фатиха Аитова оештырган «Татар кызлар гимназиясе»нә белем алырга илтәләр. Менә шул елларда ук инде Сараның белемгә ихтыяжы арта, халкыбызньң борынгы көйләренә мәхәббәте үсә. Еш кына Сара сеңлесе Разия, энесе Хафиз, Салих белән шаярьш, үзенең «артистлыгын курсәтә». Педагогия техникумында уку Сараның иңнәренә яңа канатлар үстереп жибәрә. Уку чорында ул татарньң беренче композиторы Солтан Габәши белэн очраша, уку йорты әзерләгән спектакльләрдә жырлы рольләрдә уйный, Казанда үткәрелгән концертларда катнаша.1922 елны Татарстан автономияле республикасы каршындагы Мәгариф Комиссариаты аны Мәскәүнең Чайковский исемендәге консерваториясенә укырга жибәрә. Сара имтиханнарны үтә һәм консерваториянең махсус бүлегенә кабул ителә.1925 елда, Татарстан Республикасы төзелүгә 5 ел уңае белән С.Габәши, Г.Әлмехәммәтов һәм В.Виноградовлар «Сания» операсын иҗат итәләр. Татар театры сәнгате тарихында беренче тапкыр опера спектакле куела.1933 елныц 4 апрелендәВКГТ (б) ныңТатарстан өлкәкомитеты Татарстанда аерым музыкаль театр - Опера театры оештыру турында карар чыгара. Ә инде 1934 елның январеннан укулар башлана, шул уңайдан Наркомпрос 25 кешедән торган бригаданы Мәскәүгә яңадан укырга жибәрә, алар арасында Сара Садыйкова да була.1939 елның 17 июне. Качалов исемендәге Казан Дәүләт Зур Драма театрыбинасы. «Качкын» спектакле белән Татар Опера театры ачыла. Беренче тапкырпәрдә ачылып, зур сәнгать юлы башлана. Бер-бер артлы татар опералары,музыкаль комедияләре иҗат ителеп,сәхнәгәкуела.Сектакльләрдә Сара Садыйкова җаваплы рольләрдә уйный, кызыклы образлар иҗат итә.Сара Садыйкова иң беренче көен Салих Сәйдәшев кушуы буенча яза. Театрның 1931-32 нче елгы сезоны. Кәрим Тинчуринны«Кандыр буе» музыкаль драмасына Фәридә ариясениҗат итә. Аннан соң Кәшифэ Тумашева яңадан сәхнәләштергәнМ.Фәйзинец «Ак калфак» спектакльленә көйләр иҗат итә. Шулай итеп, Сара Садыйкова спектакльләргәмузыкалар язып, композиторлык эшенә тирәнрәк керә бара, аның музыкалары спектальләрдә генә түгел, зур эстрада сәхнәләренә дә үтen керә.1960 нчы еллардан башлап, Сара Садыйкованыңкомпозиторлык иҗаты яңа баскычка күтәрелде. Аның күп кырлы композиторлык иҗатында киңмөмкинлекләр ачылды. Җырларын Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе артистлары бик теләп үзләренең репертуарларына кертә башладылар. Сара Садыйкова үзе дә еш кына : «Мин җырларымны җырлаган, тыңлаган кешеләрнең күңеле яхшырсын өчен язам» дип кабатларга ярата.«И язмыш, язмыш» жыры -Сибгат Хәким белән Сара Садыйкованың бергә иҗат иткән иң яхшы жырларының берсе. Бу җыр, бик күп жырчыларның репертуарыннан төшмичә, бик күп еллар яңгырап халык куңелендә яши.«Жидегән чишмә» жыры Сара Садыйкованың елдан – ел үсеп барган иҗатын иң югары баскычка күтәргән әсәрләренең берсе. Бу жырның музыкасыборыңгы көйләребезнең иң матур сыйфатларын үзенә туплаган, шул ук вакытта заманча интонацияләр белән бизәлгән. Бу жыр күңелгә тиз керүчән,йөрәккә ятышлы, ягымлы мелодиягә нигезләнгән, шунлыктан ул чын мәгънәсендә халыкчан.Сара Садыйкованьң музыкаль ижаты халыкчанлык белән сугарылган. Аның ижат чишмәләренең чыганаклары - халык көе, халык моңы. Халык көен , халык моңын Сара Садыйкова заманча аһәңнәр белән баетып, заманча ритмнар белән үрелдереп, яңа моңнар тапты. Гомүмән аныңижатына бай тематика, жырларына төрле характерлылык хас. Киң сулышлы гәүһәр жырлар, маршлар, салмак агышлы лирик жырлар, мәхббәт-дуслык жырлары,куңелле вальслар, бию көйләре h.6. әсәрләр язды.Энҗе калфагын киеп, йөзек кашы кебек булып балкып сәхнәгә чыга иде. Ул калфакларның үзенә күрә сере дә бар икән. «Калфак кигән хатын-кыз матур, күркәм күренә, калфак кигәч үзеңне әдәпле тотасың, чөнки башына калфак кигән хатын- кыз әдәпсез була алмый» дия торган булган композитор ханым.
-
Кремльдә "Тукайга сәяхәт" күргәзмәсе 31.10.2016
Казан Кремлендәге “Тукайга сәяхәт” күргәзмәсендә шагыйрьнең шәхси әйберләре тәкъдим ителә(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Тукайга сәяхәт” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Биредә бөек шәхеснең кулъязмалары, шәхси әйберләре, Тукайның Анна Ахматова тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләренең төп нөсхәләре, Тукай үзе исән вакытта басылып чыккан 33 китабы һ.б. үзенчәлекле экспонатларны күрергә мөмкин.Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Зөфәр Рәмиев күргәзмәнең Казан Кремлендә оештырылуы үзе бер зур әһәмияткә ия дип саный.“Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты биредә тулы чагылыш тапкан. Ул хронологик тәртиптә төзелгән. Белүебезчә, Тукайның үз өе булмаган, гел кунакханәләрдә яшәгән. Шуңа аның кулъязмалары сакланмаган. Безнең институтның архивында аларның бик азы гына саклана. Күргәзмәләр залының диварларында Тукайның тормышына, иҗатына кагылышлы иллюстрацияләр урын алган. Алар безгә Тукайны тагын да ныграк аңларга мөмкинлек бирә”, - ди Зөфәр Рәмиев.Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров билгеләп үткәнчә, күргәзмәне оештыруда Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, ТР Милли китапханәсе, республиканың Милли архивы һ.б. оешмалар ярдәм иткән.“Моңа кадәр Тукайның үз кулы белән язылган, аның тормышына багышланган документларның бер урында, бер вакытта шул кадәр җыелганы юк иде. Күргәзмә шул яктан үзенчәлекле”, - диде Илһам Гомәров.Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Тукайга кагылышлы 300 ләп документ саклана. Күргәзмәгә урнаштырыр өчен, экспонатлар махсус яңартылган. Документлардан тыш, биредә бик үзенчәлекле фотосурәтләрне дә күрергә була. Алар аша әлеге чор мохитен яхшырак тоярга мөмкин, дигән фикердә әңгәмәдәшебез. Мисал өчен, Габдулла Тукай Әстерханга сәяхәте барышында яки замандашлары Фатих Әмирхан һ.б. белән төшкән фотосурәтләр күргәзмәнең төп өлешләренең берсен тәшкил итә.Шәхси әйберләрдән, Габдулла Тукайның юл кәрзине, кара савыты, карандашлар савыты, кәләпүше, беренче гонорарына сатып алынган тартма һ.б. экспонатлар тамашачылар хозурына тапшырылган.
-
30 октября День памяти жертв политических репрессий 30.10.2016
День памяти жертв политических репрессий в РоссииВ Мемориальном центре был проведен музейный урок, посвященный Дню памяти жертв политических репрессий. Обучающиеся шестого класса ГБОУ «Черемшанская кадетская школа-интернат» были ознакомлены с материалами и документами о репрессиях в Черемшанском районе, так же была проведена презентация на тему «30 октября» .30 октября День памяти жертв политических репрессий в нашей стране установлен Постановлением Верховного Совета РСФСР № 1763/1-I от 18 октября 1991 года «Об установлении Дня памяти жертв политических репрессий» и ежегодно отмечается 30 октября.Дата для установления данного памятного Дня была выбрана в память о голодовке узников лагерей, начавшейся 30 октября 1974 года в Мордовии, которую политзаключенные объявили в знак протеста против политических репрессий в СССР и против бесчеловечного обращения с заключенными в тюрьмах и лагерях.Правозащитный центр «Мемориал» насчитывает примерно восемьсот тысяч пострадавших от политических репрессий. В их число входят не только сами репрессированные, но и их дети, которые в результате преследований остались без опеки родителей.По данным комиссии по реабилитации при президенте РФ, безвинно репрессированных — миллионы, и значительное число их нигде не было учтено. По данным Генпрокуратуры, всего за время действия закона «О реабилитации жертв политических репрессий» пересмотрено 636 302 уголовных дела в отношении 901127 человек, из которых 637614 реабилитированы. В том числе речь идет о делах, имевших большой общественный резонанс, в частности, о реабилитации великого танцовщика Рудольфа Нуриева, Патриарха Тихона и его окружения, известных деятелей меньшевистской партии — Марка Бройдо, Николая Суханова, ученого-биолога Николая Тимофеева-Ресовского.В ноябре 1989 года Верховный Совет СССР принял Декларацию о признании незаконными и преступными репрессивных актов против народов, подвергшихся насильственному переселению. И сегодня работа в данном направлении продолжается - в России приняты и выполняются постановления, направленные на поддержку жертв репрессий, созданы специальные комиссии по делам реабилитированных.30 октября в День памяти жертв политических репрессий в Москве у Соловецкого камня (памятник открыт 30 октября 1990 года) проходит траурный митинг, по окончании которого его участники возлагают к Соловецкому камню венки от президента и правительства Российской Федерации, от правительства Московской области, а также от общественных организаций жертв политических репрессий.Подобные траурные акции и памятные мероприятия (митинги, возложение цветов к памятникам репрессированным, «уроки памяти» в учебных заведениях и пр.), посвященные памяти всех, кто погиб и пострадал в ходе политических репрессий, проходят и в других регионах России.
Источник: http://www.calend.ru/holidays/0/0/617/
-
ЕГЭ-2017 Подготовка к экзаму по истории 30.10.2016
ЕГЭ-2017: подготовка к экзамену по историиСпециалисты Федерального института педагогических измерений (ФИПИ) дают советы выпускникам, как готовиться к успешной сдаче единого государственного экзамена по истории. Что необходимо для того, чтобы успешно сдать ЕГЭ по истории? Ответ на этот вопрос прост: прежде всего, нужно знать историю. Ведь предмет «История» выделяется из числа остальных предметов именно особой ролью знания фактов. Готовясь к экзамену, необходимо запомнить даты, когда произошли основные исторические события, понять суть этих событий, ознакомиться с деятельностью исторических личностей, усвоить основные термины и понятия исторической науки. Рекомендуется уделить особое внимание повторению важнейших фактов истории российской культуры. Также следует изучить события истории зарубежных стран, так как два задания экзаменационной работы (1 и 11) содержат материал по всеобщей истории.Список событий истории зарубежных стран, знание которых может быть проверено на госэкзамене по истории, наряду с перечнем основных тем по истории России и перечнем умений, которые необходимы для успешной сдачи ЕГЭ, содержится в кодификаторе элементов содержания, размещённом на сайте ФИПИ.Для успешной сдачи экзамена по истории необходимо не только овладеть знаниями, но и освоить навыки работы с разнообразной исторической информацией. Прежде всего, нужно научиться работать с текстом – определять авторство, время создания исторического источника, события, о которых идёт речь, а также анализировать содержание источника в контексте событий той эпохи, к которой он относится, привлекать для анализа исторические знания.Не менее важно уметь работать с исторической картой: определять период, к которому относится историческая карта, объекты, которые обозначены на карте или в легенде карты, используя картографическую информацию, делать выводы о последствиях событий, обозначенных на карте, использовать контекстную информацию, связанную с событиями на исторической карте.Необходимо также научиться анализировать иллюстративный материал (изображения почтовых марок, плакаты, карикатуры, изображения памятников архитектуры, скульптурных сооружений и т.п.). Задания ЕГЭ на работу с иллюстративным материалом предполагают ответы на основе внимательного изучения, детального анализа изображения и использования знаний.Тому, кто хочет получить высокий результат, необходимо уметь анализировать историческую ситуацию, аргументировать дискуссионные точки зрения и исторические оценки, писать историческое сочинение. При аргументации (задание 24) важно не только привести исторические факты, но и пояснить, почему эти факты подтверждают или опровергают приведенную в задании точку зрения. В историческом сочинении (задание 25) целесообразно четко следовать предложенной в задании структуре сочинения.«Рекомендуем обратить особое внимание на объяснение роли личности в названных событиях, раскрытие причинно-следственных связей и влияния названных событий на дальнейшую историю России. Статистика показывает, что именно в этих компонентах сочинения участники ЕГЭ 2016 года чаще всего делали ошибки», - отмечает председатель федеральной комиссии разработчиков КИМ ЕГЭ по истории Александр Безбородов.При подготовке к экзамену надо помнить, что решение типовых заданий ЕГЭ по истории не сможет заменить полноценного изучения истории.
-
29 октября - День рождения Общероссийской общественно-государственной детско-юношеской организации «Российское движение школьников» 29.10.2016
29 октября - День рождения Общероссийской общественно-государственной детско-юношеской организации «Российское движение школьников»29 октября 2016 года объявлен Днем единых действий во всех пилотных школах Российского движения школьников.Активисты движения во всех регионах проводят танцевальный флешмоб на песню Игоря Крутого, созданную специально для Российского движения школьников, снимают видео, выкладывают их в социальные сети под официальными хэштегами. Запущен розыгрыш атрибутики. Также 29 октября планируется очередное вступление ребят в ряды общероссийского движения.Российское движение школьников (РДШ) — общественно-государственная детско-юношеская организация, деятельность которой целиком сосредоточена на развитии и воспитании школьников. В своей деятельности движение стремится объединять и координировать организации и лица, занимающиеся воспитанием подрастающего поколения и формированием личности.Организация создана в соответствии с Указом Президента Российской Федерации от 29 октября 2015 г. № 536 «О создании Общероссийской общественно-государственной детско-юношеской организации «Российское движение школьников». -
Амур ягы мәчетенә манара куйдылар 29.10.2016
Чирмешәндә төзелүче икенче, Амур ягында яшәүчеләр зарыгып көтүче мәчеткә манаралар куйдылар. Әйе, әлеге дин йорты ике манаралы.
Районда ул инде егерме дүртенче, иң зур, иң матур мәчет булачак. Башка барлык татар авылларында да мәчетләр бар.Ходай язса, киләсе елда Аллаһ йортына ай да куярбыз, - ди мәчетне төзетүче игелекле якташыбыз – Әмирдә туган, бүген Сургутта билгеле эшкуар Фазыйл Әгъләмов. Алар – Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар – сүзләрендә тора белүче егетләр.
350 чамасы кешегә исәпләнгән, 12гә 20 метр зурлыгындагы, беренче катта – ирләр, икенче катта хатын-кызлар дини йолаларны үтәячәк, подвалында уку класслары, мәҗлесләр үткәрү залы булачак мәчетнең тәрәзәләрен ноябрь аенда ук куеп калдырмакчылар. Димәк, быелга планлаган эшләр үтәлә дигән сүз.
Бу бина туган ягыбыз халыкына бүләк, әниебез Мөшбикә истәлеге булсын дидек. Байлык бит бүген бар, иртәгә юк. Ә мәчет яхшылыкка өйрәтүче, иман иңдерүче изге урын, - ди быел 60 яшен тутырган Фазыйл Әгъзам улы.Манараларның 16 метрлап өлешен кирпечтән өеп менгезгәннәр, инде аңа каркасы Сургутта ук ясап кайтарылган икенче өлешен куйдылар. Шул уңайдан үзенә күрә бәйрәм булды. Тарихи вакыйга бит. Бабайлар да, яшьләр дә күп килгән. Әлмәттән чакырылган зур кран ярдәмендә, манараларны җайлап кына тиешле урынга урнаштырдылар, беркетеп куйдылар. Монда миллиметрына кадәр төгәллек кирәк. Мәчет төзүчеләр бу яктан оста, барын да шартына китереп эшлиләр. Әйтик, стеналарны бик пөхтә, матур иттереп өйгән, төзелештә катнашкан Түбән Чегодай һәм Лашман егетләренә дәгъва белдерерлек түгел. Төзелеш материаллары да сыйфатлы, чыдам, заманча. Әйтик, түбәне резинасыман, төсле тиз уңмый торган кыйммәтле материал белән ябалар.Алла исәнлекләрен бирсен, район өчен, милләтебез өчен бик игелекле, гамәл башкаралар Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимов.Район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин әйтүенчә, мәчет төзетеп, бу егетләр башкаларга да матур үрнәк күрсәтәләр.Элеккеге аэропорт урынында, мәчет янәшәсендә дистәләрчә гаилә яңа йорт төзергә керешкән, инде түбәлеләре дә күп.... Ераккарак киткәч ничектер тагын да якынрак кебек күренүче, манаралары 30 метр чамасы күккә ашкан, Чирмешәнннең көньягы халкына хезмәт итәчәк мәчетнең Ходай ярдәме белән ае да куелыр, эчке эшләре дә үтәлер. Төзетүчеләре, төзүчеләре исән булсын!
Кадыйр ГОМӘРОВ.
-
Спортивный праздник "Стартуем вместе" 29.10.2016
Спортивный праздник «Стартуем вместе»28 октября 2016 г. шесть обучающихся ГБОУ«Черемшанская кадетская школа-интернат» и два - из МБОУ «Аккиреевская СОШ» участвовали в спортивном празднике «Стартуем вместе», посвященном 90-летию Общества «Динамо» Республики Татарстан на базе спортивного комплекса «Лидер» г Чистополь. Подготовил команду в качестве тренера-представителя- Прокопьев А.В., учитель физкультуры кадетской школы-интернат. Руководитель команды Мубаракшина Ч.Ж. – старший инспектор ПДН ОМВД России по Черемшанскому району.Команда заняла 5-е место в зоне. -
План внеклассных мероприятий в период осенних каникул 2016-2017 уч года 29.10.2016
«Утверждаю»Директор ГБОУ «Черемшанскаякадетская школа-интернат»____________Р.Г. Сулейманов
План внеклассных мероприятийна осенние каникулыв ГБОУ «Черемшанская кадетская школа-интернат»(2016-2017 учебный год)Дата и время проведенияМероприятияКлассыОтветственный31.10.2016г.
12.00-14.00« В мире тенниса»«Оранжевый мяч»«Юный волейболист»Все желающиеПрокопьев А.В.Захаров П.И.Сулейманов Р.Г.01.11.2016г.
9.00-12.00Литературный диспут «Благородство»
Подготовка к ноябрьским мероприятиям
«Учимся грамоте играя»
« В мире тенниса»«Оранжевый мяч»
9 «Б», 11 классы
Встреча с детьми проекта «SMS- дети»
8 класс
Все желающиеМеркулова Е.Л.
Вафина Г.В.
Анисимова Е.И.
Прокопьев А.В.Захаров П.И.02.11.2016г.9.00-12.00«Занимательная математика»«Учимся грамоте играя»«Живое дерево»
«ЮИД»
Литературный диспут «Благородство»
5-11 классы
9 «А» класс
5 класс
9 «Б», 11 классыКириллова Н.П.Матвейчева Л.А.Анисимова Е.И.Хуснутдинов Р.С.
Хуснутдинов С.С.
Меркулова Е.Л.
03.11.2016г.9.00-12.00« В мире тенниса»«Оранжевый мяч»«Юный волейболист»
«Живое дерево»
«ЮИД»
Все желающие
5 класс
Прокопьев А.В.Захаров П.И.Сулейманов Р.Г.
Хуснутдинов С.С.
Заместитель директора по воспитательной работе: Латыпова Л.Г. -
Общешкольная линейка по итогам 1 четверти 29.10.2016
Общешкольная линейка по итогам 1 четверти 2016-2017 учебного года.29 октября 2016 года состоялась общешкольная линейка по итогам 1 четверти 2016 – 2017 учебного года и осенним каникулам школьников.Сулейманов Р.Г.- директор школы ознакомил с результатами четверти по каждому классу в отдельности. Он объявил благодарность 16 кадетам, завершившим 1 четверть только на «4» и «5». Вместе с тем он отметил, что значительное количество обучающихся имеют неудовлетворительные оценки, что является причиной серьезной озабоченности для всего коллектива. Совместно с родителями необходимо добиваться самого серьезного отношения каждого кадета к учебной работе.Латыпова Л.Г. – заместитель директора по воспитательной работе ознакомила кадетов с планом внеклассных мероприятий в период осенних каникул, пожелал обучающимся безопасных, интересных, полезных для своего здоровья и развития каникул.Асадуллина Ф.А.- учитель информатике выступила по вопросам соблюдения мер безопасности в сети ИнтернетХисамов Р.Ш. – муниципальный инспектор ПДН рассказал о необходимости неукоснительного соблюдения правил поведения на водных объектах в период осеннего ледостава, правил дорожного движения и пожарной безопасности. Он напомнил, что в период каникул будет на особом контроле соблюдение безопасного для несовершеннолетних режима посещения общественных мест и пребывания на улице после 22.00 часов. -
"Соңгы чырак" - Нәбирә Гыйматдинова өр-яңа әсәрен тәмамлаган 28.10.2016
"Соңгы чырак" - Нәбирә Гыйматдинова өр-яңа әсәрен тәмамлаган(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова “Ут күбәләге” әсәре сәхнәләштерелсә, уңышлы килеп чыгар иде дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.Искәртеп үтик, әле шушы көннәрдә генә язучы 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аның “Бүре каны”, “Сихерче”, “Бер тамчы ярату” кебек әсәрләре спектакль итеп куелды. “Шәхсән үзем “Ут күбәләге”н сәхнәләштерер идем. Шәп булыр иде ул! Миңа темасы белән якын – урманчы хатын турында. Бүген урманчы хатын турында берәр әсәр бармы? – Юк. Сугыш елларында безнең Карасу авылында Настя дигән урманчы хатын була. Әсәремдә аның язмышы сурәтләнә. Ире сугышка киткәч, аны урманда калдыралар. Ул елларда урман кешенең яшәү чыганагы булган бит. Менә шул батыр хатын урманны саклый”, - дип кыскача эчтәлеген сөйләде Нәбирә Гыйматдинова.Язучы үзенең иҗат итү серләре белән дә уртаклашты. Яшәешенең 20 процентын гына иҗатка багышлавы турында әйтте. “Көне буе язып утырып булмый. Иҗат итү, өстәл артына утыру өчен Аллаһы Тәгаләдән бер әмер килгән кебек тоела. Язасың килә, кулың кыбырсый башлый, җанга нәрсәдер тулган кебек була. Шуны түгәсең килә башлый. Шунда гына утырып яза аласың: көнме ул, төнме, иртәме, кичме – анысы мөһим түгел. Иң мөһиме – күңелеңдә бу әсәр өлгереп җитәргә тиеш, шуннан соң гына ак кәгазьгә түгелә”, - дип белдерде Нәбирә апа. Ул бер әсәрен дә бусы уңышлы, монысы уңышсыз дип аермавы, чөнки анага балаларның һәркайсы тигез кадерле булган кебек, һәр әсәре, китабы үзе өчен якын булуы турында әйтте. Шулай да, аның сүзләренә караганда, кайбер әсәрләр озаграк языла.“Язган әсәрләремнән “Сихерче”нең икенче өлешен язу авыррак булды. Чөнки укучылардан бик күп хатлар килде, очрашуларда: “Ни өчен геройларны аерасыз, бергә калдырмыйсыз?” дип сорадылар. Мин инде аларны икенче өлешендә бергә калдырырга тырыштым, әмма барыбер калдыра алмадым, ләкин бер җөмлә өстәп куйдым – акыллы укучы шул җөмләдән дә бергә калачакларын аңлаячак дип уйладым”, - диде Нәбирә Гыйматдинова. Ул әле яңа гына язып тәмамлаган 160 битле “Соңгы чырак” әсәренең дә озаграк язылуын билгеләп узды. “Алты ай яздым, чөнки өйрәнәсе тема бар иде. Анда мәҗүсиләр гаиләсендә тәрбияләнгән Үлмәс дигән бер яшь кыз баланың язмышы сурәтләнә. Бу булган хәл. Мәҗүсиләр гаиләсендә алты бала туа, әмма һәркайсы зәгыйфь булып үлә. Чираттагы бала туганнан соң, бер имче карчык “Бу балаңны тәрәзәдән миңа сат, шундый йола үткәрик, шуннан соң исән калыр,” ди. Үлмәс дигән кыз чыннан да исән кала. Бер мөгаллим татар егетенә гашыйк булып, аңа ияреп Татарстанга кайта. Дин тыелган иң авыр елларда үз исемен Гамбәр дип үзгәртә, ислам кануннары буенча яши башлый, бик күп каршылыкларга очрый”, - дип бәян итте Нәбирә Гыйматдинова.Язучы әсәрне язганда башисемне алдан уйлап куюын әйтте. “Миңа Аяз абый да беренче исем булырга тиеш дия иде. Әсәрнең исеме тартып торырга тиеш дип өйрәтте, шул һаман колагымда тора. Нинди исем кушыйм икән дип аптырап утырган юк . Мин үзем кешене кабатламаска тырышам, ә менә минем “Парлы ялгыз”ны алдылар, аны башкалар да кулланды”, - диде.













