Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | nikamenka@mail.ru, Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Йолдызлык"ның йолдызы 06.02.2019

Бүген районда үткәрелгән "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесенең гала концертында җырчы кызыбыз Венера Сәлманова 3 урынга лаек булды. Аны әлеге уңышы белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә җиңүләр насыйп булсын, Венера!
-
Ачык дәрес 31.01.2019

Бүген мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әти-әниләр өчен математика фәне буенча ачык дәрес үтте. Математика укытучысы Алия Нурислам кызы имтиханга әзерлек белән таныштырды. әти -әниләр өчен үткәрелгән җыелыш та укучыларны имтиханга кертү, имтихан вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар.
-
Тимурчылар үз эшләрен онытмый 29.01.2019

Ялгыз калган әби-бабайларны онытмый безнең тимурчыларыбыз. Буранлы көннәрдә барып кар көриләр, өй эшләрендә ярдәм итәләр. Аларның тормыш юлларындагы истәлекләр белән уртаклашалар.
-
Ленинград блокадасы турында истәлекләр 28.01.2019

Мәктәбебездә тарих укытучысы Сания Шәһит кызы "Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел.." исемле сыйныф сәгате үткәрде. Укучылар презентация карады, укытучы сөйләгәннәрдән чыгып, шул вакыйгаларны күзалларга тырышты. Ахырдан истә калганнар буенча тест сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Математикадан сынап карау имтиханнары 25.01.2019
25 январь көнне 9 классларның Лашман урта мәктәбендә математика фәненән сынап карау имтиханы булды. Имтиханда районның барлык 9 класслары да катнашты. Безнең мәктәп укучылары да математика фәненнән белем дәрәҗәләрен сынап карадылар. Нәтиҗәләре берничә көннән соң билгеле була. Белем күрсәткечләренең яхшы булуын теләп калабыз. -
Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел... 25.01.2019

Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә документаль фильм карадылар. Кинода күрсәтелгәнннәр буенча фикер алышу, истәлекләр уку оештырылган иде.
-
Прошли семинары-тренинги для педагогов района. 23.01.2019

В целях исполнения постановления РКДН "О профилактике наркомании, употребления несовершеннолетними психоактивных веществ, в том числе об итогах проведения социально-психологического тестирования и профилактических медицинских осмотров обучающихся ОУ, направленных на раннее выявление незаконного потребления наркотических средств и психотропных веществ", в рамках исполнения п. 3.3. "Организовать обучающие тренинги для педагогов и родителей по формированию у несовершеннолетних умений и навыков сохранения и укрепления здоровья, безопасного и ответственного поведения, навыков отказа и противостояния давлению в различных негативных ситуациях" на базе центральных школ села Черемшан 23 января прошли семинары-тренинги для работников образовательных учреждений. Семинары были организованы по различным темам, с приглашением Московских специалистов в области педагогики и психологии. Тренинги прошли в дружественной атмосфере. В данных мероприятиях приняли участие и учителя Нижнекаменской основной школы.
-
“Йолдызлык” фестиваленең район этабы нәтиҗәләре. 18.01.2019

Бәркәтә авылы мәдәният йортында “Йолдызлык” фестиваленең икенче этабы узды. Бәйрәм бик зәвыклы итеп оештырылган иде. Катнашучылар үзләренең матур чыгышлары, киемнәре белән тамашачыларның күңеленә бик хуш килде. Безнең мәктәп данын яклап 8 нче сыйныф укучысыСәлманова Венера һәм 5 нче сыйныф укучыларыннан торган "Бәйрәм" ансамбле чыгыш ясады. Алар боз сараена һәм кинотеатрга бушлай бару өчен сертификат белән бүләкләнде, ә Венера Сәлманова зона турына үтте.
-
3 нче чирек башланды. 09.01.2019

Озын һәм бәйрәмле чирек башланды. Тырышып укырга , бәйрәмнәрдә катнашырга һәм әйбәт өлгереш белән чирек тәмамланыун көтәргә.
-
Раштуа бәйрәме белән! 07.01.2019

Түбән Кәминкә төп белем мәктәбе коллективы православие динендәге ватандашларын Раштуа бәйрәме белән котлый.
Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана. Бәйрәм көннәрендә халык үзен бик инсафлы һәм тәртипле тоткан, эчкечелеккә, йортларда һәм урамнарда тавыш-гауга, тәртипсезлеккә юл куелмаган. Күпләр бу изге көннәрне тыныч кына, дин кануннарына тугрылыклы булып үткәргән, йорттан йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата мактау сүзләре әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр.













