Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | nikamenka@mail.ru, Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Каникулда да сыныйбыз. 02.01.2019

Бүген рус теле укытучысы Чәчкә Сәлихҗановна 9 нчы сыйныф укучыларыннан рус теле буенча сынау имтиханы алды. Нәтиҗәләр сөендерер дип ышанабыз.
-
Яңа еллар белән! 31.12.2018

Хөрмәтле дуслар, хезмәттәшләр, авылдашлар, якташлар!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп. -
Бөтендөнья мөмкинлекләре чиклеләр көне. 03.12.2018

Бүген бөтендөнья мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне. Тирә ягыбызга карасак ярдәмгә мохтаҗларны күрәбез. Без һәрвакыт аларга ярдәм итеп, аралашып яшәргә, тормыш, яшәү мәгънәсен тирәнтен аңларга тиешбез. Әйдәгез, изгелеккә бер адым атлыйк !
-
СПИД ка каршы көрәш көне. 01.12.2018

1 нче декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан мәктәптә укучы балалар өчен әңгәмә узды. Чарада авылыбыз фельдшеры Бадамшина Фидания Мәсхүт кызы чыгыш ясады. Ул укучыларга наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлатты, статистик мәгълүматлар белән таныштырды. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булырга чакырды. Укучыларны Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылырга, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кешеләр булырга өндәде.
-
Бәйрәм белән Әниләр! 24.11.2018

Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен
Көнегез гел шат булсын
Елның һәрбер көне Сезгә
Әниләр көне булсын!
-
Һөнәр сайлау җаваплылык сорый 23.11.2018

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. 23 нче ноябрь көнне 8-9 нчы сыйныф укучылары һәм ата-аналары өчен профориентация җыелышы узды. Җыелыш районнан килгән төрле профессия вәкилләре катнашында үтте. Алар бүгенгесе көндә югары белемле белгечлек түгел, ә һөнәри хәзерлекнең мөһимлеге хакында сүз алып бардылар, хезмәт күрсәтү - сервис өлкәсендәге һөнәрләрдән аш-су остасы, чәчтараш, яңа - IT-технологияләр белгечлеге, программалаучы; эшче һөнәрләреннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләренең популярлыгына тукталдылар, ата -аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
"Хикмәтләр дөньясында" бер фильм 20.11.2018

"Ислам айлыгы" кысыларында уздырылган чарада мәдәният йортында кинофильм күрсәтелде. Укучылар һәм укытучылар әлеге тәрбияви чарада катнаштылар.
-
Физика укытучылары тәҗрибә уртаклаша 19.11.2018

Бүген Түбән Кәминкә төп мәктәбенә районыбызның физика укытучылары тәҗрибә уртаклашырга җыелды. Алия Нурисламовна укытучыларга физика фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Соңрак фикер алышу түгәрәк өстәл артында үтте.
-
"Җәлил укулары"
15.11.2018
“Җәлил укулары” исемле Халыкара әдәби бәйгенең муниципаль этабында районның төрле милләт балалары Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә яңгыраттылар Мәктәбебездән Яхина Айназ, Мәссарова Гөлия һәм Мостафин Динар катнашты. Алар арасыннан Мостафин Абдуллах 8 яшькә кадәрге укучылар арасында 1 нче урынны яулады.
-
Икенче чирек башланды. 07.11.2018

Бүген икенче чирек башланды. Укучылар яңа көчләр туплап укырга килде.













