Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423114, Республика Татарстан, Черемшанский район, д. Нижняя Каменка, ул. Центральная, д.60 |
| Телефон: | +7(843)-962-35-93 |
| E-Mail: | nikamenka@mail.ru, Ahtyam.Musin@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнекаменская основная общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Мусин Ахтям Миннагимович |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Поздравляем с Днем Конституции Республики Татарстан. 06.11.2018

Уважаемые сограждане! Сердечно поздравляем вас с Днем Конституции Республики Татарстан. От души желаем всем вам счастья и благополучия, житейской мудрости, твердости в отстаивании собственных интересов, больших успехов в труде во имя процветания и развития родной республики.
-
Халыклар бердәмлеге көне белән! 04.11.2018

4 нче ноябрь Россиядә Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Хөрмәтле ватандашларыбыз! Сезне шушы зур тарихи әһәмияткә ия булган көн уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Дәүләт бары тик үзенең тугры гражданнары булганда гына, илдә яшәүче барлык кешеләр уртак уй-фикерләр белән яшәгәндә генә көчле була ала. Ә без һәркем үз Ватаны белән горурланганда, аның үсеше өчен үзеннән өлеш керткәндә генә тагын да көчле булабыз. Безнең көчебез, иминлегебез - бердәмлектә. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар, йортларыгызга тынычлык телибез. Бәйрәм белән!
-
Каникуллар башланды 31.10.2018

Беренче чирек тәмам. Укучылар көзге ялларга таралыша. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән сыйныф сәгатьләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышты
-
Көзге балл кичәсе 26.10.2018

Көз айларында бакчачылар өчен генә түгел, ә укучылар өчен дә кызу чор. Беренче чирек тәмамлана, алда көзге каникуллар. Бүген мәктәптә "Көзге балл".
-
Репрессия корбаннары
25.10.2018
Авыл китапханәсе белән берлектә "Репрессия корбаннары" дип аталган әдәби кичә булды. Очрашуда ветеран Зөләйха Нуретдинова катнашты. Ул үз башыннан кичкән вакыйгалар белән укучыларны таныштырды.
-
Парламент, җәмгыять һәм мин
18.10.2018
2018 елның 15 октябреннән алып 20 октябренә кадәр республиканың барлык мәктәпләрендә “Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән парламент дәресе уза. 18 октябрьдә җәмгыять белеме укытучы Тухватуллина С.Ш. укучыларга республика хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органының тоткан урыны һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу ысул-кораллары турында, тормышыбызда Законның нинди зур әһәмияткә ия булуы хакында аңлатты.
-
Укытучылар көне
05.10.2018
5 октябрь - укытучыларның һөнәри бәйрәме. Шушы максаттан мәктәбебездә зур бәйрәм булып үтте. 9 нчы сыйныф укучылары бәйрәмгә иҗади якын килеп ветеран укытучыларны, мәктәптә эшләп, хәзергесе вакытта төрле өлкәдә хезмәт куючы укытучыларны һәм дә инде мәңгелек йортка күчкән олы мөгаллимнәребезне дә искә алып түбән сыйныф укучыларын таныштырдылар.
-
Мәдәнилек нидән башлана? 19.09.2018

19нчы сентябрь көнне сыйныф җитәкчеләре мәдәнилек нидән башлана дип аталган бердәм дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр таратылды.
-
Икенче икмәк бакчадан керде 15.09.2018

Мәктәп яны бакчасында укучылар үстергән икенче икмәк- бәрәңге бакчадан кереп базга урнашты. Шимбә көнне укучылар уңышның мул булуына сөенә-сөенә бәрәңге алдылар.
-
Көз патшабикәсе 14.09.2018

Мәктәп һәм авыл китапханәсе белән берлектә "Көз патшабикәсе" дип аталган чара үткәрелде. Укучылар көзге уңыштан төрле формадагы уенчыклар, әкият геройлары ясады. Иң соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр.













