Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Адельшинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Гаделша урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422964, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Татарское Адельшино, ул Школьная , д.4а |
| Телефон: | +7(843)-423-02-25 |
| E-Mail: | Sadel.Ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Адельшинская СОШ" |
| Руководитель: | Хасанова Гульнара Саубановна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 31 учащихся/ Бездә 31 укучы белем ала/ Из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 14 учителей/ Бездә 14 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Адельшинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Гаделша урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110
-
"Мастерами славится Россия" 06.04.2012

"Мастерами славится Россия" конкурсына җибәрү өчен укытучылар һәм укучылар кул эшләре әзерләделәр.
-
4нче сыйныфлар олимпиадасы
03.04.2012
4нче сыйныф укучылары арасында уздырылган фән олимпиадаларында катнашу өчен башлангыч сыйныф укытучысы Хайруллина Р.Ш. укучылар белән ныклы әзерлек алып барды. Нәтиҗәдә Загидуллина Алсу татар теленнән призер исеменә лаек булды. Рушания Шакирҗановнаны һәм Алсуны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
-
Кошлар көне
02.04.2012
Мәктәбебездә "Канатлы дусларыбыз" исемле кошлар көне узды. Укучылар сыерчык оялары ясадылар, кошлар турында табышмаклар, сынамышлар әзерләделәр, биология укытучысы Гарифуллин Фәрит Исмагилович әзерләгән кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, җырлар җырладылар. 11нче сыйныфлар әзерләгән "Кошлар тавышы" исемле презентация күрсәтелде.
-
Әдәби-музыкаль кичә
28.03.2012
Мәктәбебездә, әдәби-мирас елына уңаеннан, "Ак калфаклы сандугач" исемле татар халкының композиторы Сара Садыковага багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
-
" Белемгә старт" зональ форумы 28.03.2012

Чистай педагогия училищесы уздырган "Белемгә старт" зональ форумының "Минем туган ягым тарихы" темасына багышланган үзлектән язылган шигырь конкурсында татар теле укытучысы Хаматгалимова Алсу Сабирҗановна үзенең 11 нче сыйныф укучысы Хисматуллина Айзилә белән катнаштылар. Әзерлек бушка китмәде, Айзилә беренче урынны алды.
-
Ачык дәрес
26.03.2012
Рус теле укытучысы Рахматуллина Р.Г. һәм тарих укытучысы Муртазина Л.А,. Россиядә тарих елын билгеләп үтү уңаеннан, 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгына багышлап класстан тыш чара уздырдылар.
-
Һөнәрләр илендә 22.03.2012

11нче сыйныф укучылары белән "Һөнәрләр күп төрле, теләгәнне сайлап ал!" исемле тәрбия сәгате узды.
-
Медпунктта 21.03.2012

5 нче сыйныф укучылары медпунктта кунакта булдылар.
-
Авыл хуҗалыгына кирәкле һөнәрләр 19.03.2012

9нчы сыйныф җитәкчесе Фатхутдинова Альбина Анваровна укучылар белән "Авыл хуҗалыгында кирәкле һөнәрләр" исемле тәрбия сәгате уздырды.
-
Һөнәрләр илендә
16.03.2012
8нче сыйныф укучыларына "Һөнәрләр илендә" исемле презентация күрсәтелде.






