МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Бөек Җиңүгә -70-мәңге хәтерләрдә сакланачак бәйрәм! 08.05.2015

Бөтендөнья күләмендә бик зурлап үтелгән бәйрәм-Җиңү бәйрәме, мәктәбебездә шаулап-гөрләп үтеп китте.Еллар дәвамында алып барылган әзерлек эшләре,башкарылган эшләрнең йомгаклау нәтиҗәсе булган бәйрәм кичәсе, бөтен кешенең күңеленә хуш килерлек матур булды.
Бәйрәм тантанасы озак еллардан хыялланган зур хыялыбызның тормышка ашуыннан башланды.
8 нче май көнне мәктәпкә Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов исеме бирелү хакында язылган мәрмәр таш ачу белән башланып китте.Тантанада сугыш һәм тыл ветераннары,килгән кунаклар һәм авылдашлар катнашты.Мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы,Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Усман улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чүпрәле җирле оешмасы җитәкчесе , авылдашыбыз Иршат Заир улының чыгышлары беркемне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйбыз.Ә инде Геройның туганы 85 яшьлек Заир абыйның бу тантанага быгышлап язылган шигыре күзләргә яшь китерде.
“Үлемсез полк “маршы һәйкәлләр яныннан узды.Һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.Бәйрәмнең дәвамы булып “ Җиңү кайтавазы мәңгелек “исеме астында театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Бәйрәм чәй өстәле янында тәмамланды.
-
Они - завоеватели Великой Победы 06.05.2015

Бүген Яңа Кәкерле төп мәктәбендә Бөек Җиңү тантанасының зур репетициясе булды. Укучылар үзләренең фронтовик бабаларының фотоларын күтәреп сафта йөрделәр. Музыкаль монтаж һәм сәхнәләштерелгән күренешләрне кабатлап, бәйрәмгә әзерлекнең торышын билгеләдек.
Шулай ук мәктәп яны тәҗрибә участогында чәчү эшләре дә бара.
-
“Җиңү сәгате” 28.04.2015

Игелек акциясенең сигезенче көнендә мәктәптә “Җиңү сәгате” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чарада укучыларга презентацияләр күрсәтелде. Тарих укытучысы балаларга күптөрле мәгълүматлар җиткерде. Шуннан соң, укучылар үткәнгә Җиңү хаты яздылар.
-
“Минем гаиләм” – буыннар арасындагы бәйләнеш. 27.04.2015

Игелек акциясенең җиденче көнендә “Минем гаиләм” темасына буыннар арасындагы бәйләнешне чагылдырган фотосурәтләр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә уннан артык гаиләнең фотолары куелган иде. Шулай ук, өч буын арасында нык бәйләнеш булган үрнәк гаиләләрнең берсе – Закировларның фотосурәтләре дә бар иде. Бу гаилә биш бала үстереп, барысына да югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырулары белән аерылып тора. Бүгенгесе көндә өченче буын балалары да республикабызның төрле өлкәләрендә хезмәт куя. Өстә аларның фотосурәтләре.
-
Бүген “Язгы мәрхәмәтле эшләр” кысаларында “Һәйкәлләргә юл” исеме астында акциясе башланып китте. 25.04.2015

Бүген “Язгы мәрхәмәтле эшләр” атналыгы кысаларында “Һәйкәлләргә юл” исеме астында акция башланып китте. Мәктәп укучылары авылдашыбыз Зариф Закир улы Алимовка куелган бюст һәм әфганчыларның истәлек ташлары тирәсенә чәчәкләр утырту урыннарын әзерләп, кабат чистарту эшләре башкардылар.
Мәктәптә “Мәрхәмәтле ярминкә” оештырылды. Ярминкәдә укучылар һәм әти – әниләр көче белән әзерләнгән әйберләр куелган иде. Укытучылар һәм әти – әниләр аларны бик теләп сатып алдылар. Ярдәм йөзеннән җыелган 1000 сум акча сугыш ветераннары һәм авылдашларыбыз күмелгән зират тирәсен тәртиптә тоту өчен мәчеткә тапшырылды.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә акция кысаларында мәктәптә шимбә өмәсе үткәрелде. 25.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә акция кысаларында мәктәптә шимбә өмәсе үткәрелде. Бу өмәдә үткән ел утыртылган агачларның төпләрен йомшарту, корыган ботакларыннан арындыру эшләре башкарылды.Үткән ел утыртылган 150 төп нарат үсентесенең бары җидесе генә үсеп китә алмаган иде.Укучылар алар урынына яңаларын утырттылар.
-
Безнең мәктәптә шимбә көн –шефлык көне буларак үтә. 24.04.2015

Безнең мәктәптә шимбә көн –шефлык көне буларак үтә. Һәр сыйныф билгеләнгән график буенча, өлкәннәргә ярдәм итәләр.Бүген исә, язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасының 5 нче көне – мәрхәмәтле эшләр көне.Бу көнне барлык сыйныфлар да сугыш һәм тыл ветераннарына, ярдәмгә мохтаҗ булган ялгызларга ярдәм итәргә булдылар.Алар бакча эшләрендә, йорт һәм капка алларын чистартуда бик теләп эшләделәр.Соңыннан үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп әңгәмә дә корып алдылар.Бу игелекле эшләрдә сыйныф җитәкчеләре белән берлектә 6-7 нче сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныфлар белән педагог – оештыручы зур активлык күрсәтте.
-
Мәрхәмәтле сүзләр көне 23.04.2015

Бүген, ягъни 23 нче апрель Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасының 4 нче көне – Мәрхәмәтле сүзләр көне үтте. Ул “Әдәбият елы” белән бәйләнгән иде.
Китапханәче Д.И.Вилданова укучыларга китапханә һәм китаплар тарихы турында дәрес – презентация күрсәтте. Укучылар борынгы язулар, борынгы китаплар һәм язучылар белән таныштылар.
Олылар арасында иң күп китап укучы Айметова Фазилә апа укучыларга үзенең яраткан шигырьләрен укыды һәм китапханәгә китаплар да бүләк итте.
6 - 7 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, игелекле эшләрдән читтә калмыйча, мәктәп китапханәсенә үзләре яратып укый торган китапларын бүләк иттеләр.
-
Георгиевская ленточка 22.04.2015

Сегодня по акции день Георгиевской ленточки учащихся 1-9 классов совместно с классными руководителями побывали у всех ветеранов войны и тыла и поделились с воспоминаниями.
-
Продолжается неделя весеннего добра. 22.04.2015

Продолжается неделя весеннего добра. Сегодня среди разных конфессий возникают конфликты. Проведён урок дружбы среди 6-7 класса. Были использованы пословицы русских, украинских, татарских, узбекских народов о дружбе. В беседе за круглым столом учавствовали учитель английского языка Шумилов И.В. и учитель физики Лев Николаевич Падиаров. Они ответили на вопросы обучающихся. Им были рассказаны истории о традициях чувашского народа, а дети сообщили о традициях своего народа. И в нашем районе они живут дружно.










