МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы «Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе” нең Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап үткәрелгән чаралары турында мәгълүмат. 16.02.2015

Һәр яңа көн туган саен,Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якыная бара. Аны зурлап билгеләп үтү һәрберебезнең изге бурычы. Әгәр без моны эшли алмасак, сугыш кичкән әтиләребез, бабаларыбыз, апаларыбыз безне кичермәсләр. Без шуны истә тотып, һәр атнада истәлекле чаралар үткәрергә тырышабыз.
Үткән атнада авыл һәм мәктәп китапханәчеләре әзерләгән китап укучылар конференциясе булды. Г.Әпсәләмовның “ Ак чәчәкләр” романы буенча әзерләнгән конференция бик эчтәлекле булды. Катнашучы укучылар да, карап утыручылары да үз фикерләрен әйтеп калырга тырыштылар. Ничек кенә булмасын, укучыларда табиб һөнәренә карата кызыксыну хисләре уятылды дип уйлыйм.
6 нчы февраль көнне 1,3 нче сыйныфларда патриот шагыйрь М.Җәлилнең тууына 109 ел тулуга багышланган “ Батыр үзе үлсә дә, исеме кала” – дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үтте.
Батыр якташыбыз З.З.Алимовның, әфганчылар хөрмәтенә куелган бюст һәм истәлек ташларының як –якларын даими чистартып торабыз. Шунда ук Җиңүгә багышланган биш –ун минутлык әңгәмә үткәрелә.
-
Кичә мәктәптә авыл җыены булып узды./Вчера в школе прошел сбор граждан. 05.02.2015

Кичә мәктәптә авыл җыены булып узды. Җыенда районның Чүпрәле муниципаль районы башлыгының ярдәмчесе Алексей Иванович Сарафанов, Яңа Ишле җирле узидарә башлыгы Радик Усман улы Мухаметҗанов һәм мәктәп җитәкчеләре катнашты.Җыенда үткән 2014 нче елга йомгак ясалды һәм яңа 2015 нче елга планнар каралды.Алексей Иванович районда башкарылган эшләр белән таныштырып,алда торган проблемалар,аларны чишү юллары белән дә уртаклашты.
Вчера в школе прошел сбор граждан. На собрании участвовали заместитель главы Дрожжановского муниципального района Алексей Иванович Сарафанов, глава Новоишлинского сельского поселения Мухаметзянов Р.У. и директор школы Абдрахманов Ш.М.. Глава Новоишлинского поселения выступил с отчетным докладам за 2014 год и был рассмотрен план за 2015 год. А.И.Сарафанов ознакомил с достижениями за прошедший 2014 год, с проблемами, которых предстоит решить.
-
Хәтеребездә мәңге сакланыр! 04.02.2015

31 нче гыйнвар көнне Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимовның һәлак булуына 70 ел булды.Бу уңайдан,батыр якташыбыз истәлегенә чаңгы эстафетасы булып узды. Ярышта 8 нче сыйныф укучылары беренче,ә 7 нче сыйныфлар икенче урыннарны яуладылар.
Якташыбыз һәлак булган көнне 5 нче сыйныф укучылары тарих укытучысы белән берлектә әзерләгән презентация белән таныштырдылар.Алар геройның тормыш һәм сугыш юллары турында сөйләделәр.Соңыннан батыр һәйкәленә винок куелды.
Озын тәнәфесләрдә сугыш җырларын яңгыратып,укучылар күңелендә ватанпарвәрлек тәрбиясе бирергә тырышабыз.
31 января исполнилось 70 лет героической смерти Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича. В его честь по школе организовали лыжную эстафету. На лыжной эстафете обучающиеся 8 класса заняли первое, а семиклассники второе место. В день героической смерти героя учащихся 5 класса совместно с учителями истории посмотрели презентацию о герое.Дети также рассказали о военной жизни героя. Старшеклассники поставили венок обелиску Героя.
-
Бер күрешү –бер гомер. 31.01.2015

Кичә, ягъни 29 нчы гыйнварда,мәктәптә студенлар һәм аларның әти –әниләре белән очрашу кичәсе булып узды. Кызыклы сораулар, уен – ярышлар, җыр – биюләр белән бәйләнеп алып барылган кичә бик күңелле үтте. Гел яхшы билгеләргә генә укучы балалары каршында утырган әти –әниләре, аларга карап, сокланып һәм горурланып утырдылар. Кичә һәркемнең күңелендә матур хатирә булып, озак сакланыр дигән теләктә калабыз.
-
“Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап”/70-летие Великой Победы 28.01.2015

Бу көннәрдә тарихларда тирән эз калдырган вакыйгалар халкыбызның хәтер – хатирәләрен яңарттылар. Илебез һәм бөтендөнья халкы Совет гаскәрләренең Освенцим тоткыннарын азат итүенең 70 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Тарихыбызда аерым зур урын алган, халык хәтерендә тирән яра калдырган Ленинград блокадасын өзүнең 71 еллыгы исә, илебездә зурлап искә алынды һәм,мәктәптә бу вакыйгаларга карата тарих укытучысы Закиров И.З. ачык дәрес үткәрде.Укучыларга тарихи документлар, документаль фильмнардан өзекләр күрсәтелде.
9 нчы сыйныф укучылары “Йөрәктә җыр, кулда мылтык” – дип исемләнгән Җиңү җырлары конкурсын башлап җибәрде.Аны җыр укытучысы Г.Ф.Насибуллина әзерләде.
Шулай ук сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашуларны, өйләрендә булып, хәлләрен белү кебек саваплы эшләрне дә дәвам иттердек.Бертөркем укучылар белән китапханәчеләр Вилданова Д.И. һәм Миначева Р.Б. сугыш чоры баласы Миннәтулла Каюм улы Садыковларда булып, хәлләрен белештеләр.Изгелекле эшләрне алда да дәвам итәрбез дип ышандырасы килә.
Во всех и селах организовались торжественные мероприятия, посвященные 70 ой годовщине со дня освобождения Освенцима советскими войсками.
Сегодня, 27 января, 71 – ая годовщина полного снятия блокады Ленинграда. Учитель истории Закиров И.З. показал открытый урок, посвященный этому событию. На уроке были использованы исторические документы, отрывки из документальных фильмов. Обучающиеся 9 класса начали конкурс песен, посвященных Великой Победе под названием «Йөрәктә җыр, кулда мылтык» (В сердце песня, в руках автомат”). Их подготовила к конкурсу учитель музыки Насибуллина Г.Ф.. Также учащиеся, совместно с библиотекарями Вилдановой Д.И. и Миначевой Р.Б. были у ветеранов и тыловиков войны. Они также посетили Садыкова Миннатулла Каюмовича, как дети военных лет.
-
24.01.2015

23 нче гыйнвар көнне 1,2,3,4 нче сыйныфларда «Сугыш елларында минем гаиләм” темасы астында сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар сугышта катнашкан бабалары, туганнары турында чыгышлар ясадылар, искә алдылар.
23 января в 1-4 классах была проведены классные часы на тему «Моя семья в годы ВОВ» и «Как ты понимаешь слово «подвиг»? Дети рассказывали о своих родственниках которые участвовали на войне, была показана презентация на эту тему.
-
“Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап”/70-летие Великой Победы 22.01.2015

Бүгенге көндә илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап билгеләп үтү өчен зур эшләр башкара. Әлбәттә, мәктәпләр һич тә читтә кала алмый. Алдан төзелгән план нигезендә, безнең мәктәптә төрле чаралар үткәрелеп килә. Үткән атнада 6 -7 нче сыйныфларда “Герой пионерлар “ –дип аталган ачык сыйныф сәгате үтте. Укучыларга Ватан сугышы һәм анда катнашкан пионерлар турында күп мәгълүматлар бирелде. Шулай ук үткән атнада “Сугыш җырларын” башкаруга конкурс игълан ителде. Ә 23 нче гыйнвар көнне 9 нчы сыйныф укучылары конкурсны ачып җибәрәчәкләр.
-
Сугыш ветераны Залалтдинов Фатих абый белән очрашуда булдык. 15.01.2015

2 һәм 4 сыныф укучылары сыйныф җитәкчесе Замалтдинова Лилия Нәбиулла кызы белән сугыш ветераны Залалтдинов Фатих белән очрашуда булдылар. Очрашу барышында ветеран укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде,сугыш чоры язмышы белән таныштырды,фотоларны күрсәтте. Укучылар ветеранга багышлап туган көне уңаеннан җыр башкардылар. Ветеран укытучыга һәм укучыларга олы рәхмәтен әйтеп , очрашуга шатланып, озатып калды.
Ученики 2-4 классов под руководством Замалтдиновой Лилией Небиулловной посетили Залалтдинова Фатиха . При встрече он рассказал о своей жизни в военные годы, показывал фотографии. Дети поздравили с днём рождения и подарили песню ветерану. Он был очень рад встрече с детьми.
-
2014нче ел- Мәдәният елын йомгаклау Гала - конертында ел алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. 14.01.2015

2014нче ел- Мәдәният елын йомгаклау Гала - конертында ел алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар. Яңа Кәкерле авыл китапханәсе (китапханәче Миначева Рәйнә) авылара китапханәләр системасы буенча 3нче урынга лаек дип табылды һәм 20 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
По итогам года Культуры 2014 на Гала - концерте были награждены победители. Среди по системе межпоселенческих библиотек района Новокакерлинская сельская библиотека (библиотекарь Миначева Рейня) заняла третье место. За достигнутые успехи она получила сертификат на 20000 рублей.
-
Хуш киләсең безгә, Яңа ел ! 30.12.2014

Балаларның гына түгел,олыларның да бик яратып һәм сагынып көткән бәйрәмнәре – чыршы бәйрәмедер, мөгаен. Шуңа да аны зур әзерлек белән каршы алырга тырышабыз. Балалар алдан ук төрле конкурсларда катнаштылар, костюмнар әзерләделәр.
Сыйныфлар бизәү буенча беренче урынны 4 һәм 2нче, өлкән сыйныфлар арасында 5нчеләр яулады.Ә стена газетасы чыгару буенча 7 нче сыйныф беренчелекне алды.
Мәктәптә Чыршы бәйрәме 29 нчы декабрьдә булып үзды. Балалар, әкият геройларына әйләнеп, бик кызыклы күренешләр әзерләгән иделәр. Аларга карап вакытның үткәне сизелмәде дә. Авыл халкының күбесе балаларга бүләкләр алып килгән иде. Аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткердек. Балалар да, килгән кунаклар да бәйрәмнән канәгать калып таралдылар.










