МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мәктәптә - Яз бәйрәме. 10.03.2015

Яңа ел бәйрәменнән кала,иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе-8нче март халыкара хатын- кызлар көне дисәм дә ялгыш булмас.Әллә яз бәйрәме булганга, бу көн бик күңелле һәм матур үтә.Кичә,6 нчы мартта, мәктәптә шушы бәйрәмне үткәреп җибәрдек. Балалар да, әниләр дә бик теләп катнаштылар. Музыкаль- монтаж һәм концерт номерлары белән бергә кызыклы уен- ярыш та үткәрелде.
Тамашачылар бик канәгать булып калдылар.Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.
Бәйрәмнәр котлы булсын!
-
Конкурс "Дети войны" прошёл в краеведческом музее Дрожжановского района 07.03.2015

В краеведческом музее Дрожжановского района прошел муниципальный конкурс «Дети войны». Это конкурс, посвященный Великой Победе, трагическим страницам в судьбе отдельного человека, пострадавшего от фашизма во время ВОВ.
Цели и задачи конкурса: формирование у школьников чувства патриотизма и гражданской ответственности через осмысление исторических фактов; воспитание и уважение людям пожилого возраста, восстановление и сохранение памяти о земляках, у которых было тяжелое военное детство.
Организаторами конкурса были ММО учителей истории и обществознания Дрожжановского района. А проводился он совместно с отделом районного образования и краеведческим музеем.
Учащиеся должны были предоставить на конкурс видеорепортаж на тему «Дети войны», сюжетом которого является интервью с людьми, у которых детство и молодость совпала с войной.
По результатам и по общим требованиям конкурса было присвоено 1 место ученику нашей школы Айвазу Закирову
-
“Аҗаган”- батырлар уены 07.03.2015

5нче март көнне мәктәп яны гөр килде.Укучылар “Аҗаган” уенында бик теләп катнаштылар.Уенны оештыручы һәм сыйфатлы итеп үткәрүче Рәфагать Әхат улы Замалтдинов соңыннан җиңүчеләрне котлады, киңәш- тәкъдимнәрен җиткерде. Балалар уеннар тәмамлангач та, өйләренә кайтырга ашыкмадылар. Кайнатмалы коймак белән кайнар чәй эчкәч, спортзалда төрле уеннар уйнадылар.
-
Конкурс "Учитель года 2015" 04.03.2015

Каждый год проводится конкурс для учителей с целью активизации творческого потенциала учителя, создания условий максимального проявления лучших качеств его личности и профессионализма. 28 февраля проводился районный этап “Учитель года – 2015”. Из нашей школы принимала участие Замалтдинова Л.Н., учитель начальных классов.
-
ТР Чүпрәле муниципаль районы “Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең “ Туган тел” көненә багышлап үткәрелгән чаралары турында мәгълүмат. 25.02.2015

Мәктәптә Халыкара туган тел көненә әзерлек эшләре алдан ук башланып китте. Китапханәчеләр туган телгә багышлап, шигырь иҗат иткән язучыларның китапларыннан күргәзмә оештырдылар. Ә озын тәнәфесләрдә һәр сыйныф туган тел турында җыр башкарды. 8-9 нчы сыйныф җитәкчеләре Лев Николаевич һәм Иван Владимировичның чуваш һәм рус телләрендә җыр башкарулары тел бәйрәмен тагын да ямьләндерде.
15 нче февраль көнне мәктәптә “Әфганстан – мәңгелек җан ярасы” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә ветеран солдатларның мәктәп хатирәләрен барлап, яттан өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп бирүләре барыбызны да әсир итте.
Татар теле кабинетында “Утлы еллардан юллар...” дип исемләнгән укучылар конференциясе дә бик кызыклы узды. Аны 5-7 нче сыйныф укучылары белән берлектә Вилданова Дилүзә һәм Миначева Райнә үткәрде.Татар теле укытучысы Насибуллина Гөлинә йомгаклау сүзе белән чыкты.
Атна башында Фатих Кәрим һәм Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча конкурс игълан ителгән иде. Сайлап алуның өченче туры 28 нче февральдә үтәчәк.
21 нче февраль көнне “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе тантаналы линейка белән башланып китте. Кичәдә бердән алып тугызынчы сыйныфка кадәр барлык укучылар, укытучылар һәм әти- әниләр катнашты. Шигырь, җыр һәм биюләр белән бәйләнеп барган бәйрәм бик матур үтте. Шулай ук планда каралганча, “Туган телем гасыр диңгезләрен, кичә- кичә килә ерактан” дип исемләнгән сыйныф сәгате һәм 5-7нче сыйныфлар арасында үткәрелгән Тел бәйгесе укучылар күңелендә үз телебезгә карата кызыксыну һәм горурлану хисләре уяткандыр дип өметләнеп калабыз.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына мәктәптә бик күп төрле чаралар үткәрелеп килә. 25.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына мәктәптә бик күп төрле чаралар үткәрелеп килә.
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар системалы рәвештә үткәрелеп килә. Шулардан 9 нчы сыйныфта Шумилов тарафыннан үткәрелгән Батырлык дәресе, мәктәп күләмендә үткәрелгән “Ягез әле, егетләр” дип исемләнгән ярыш һәм М.Җәлил, Ф.Кәримнең фронтта язган шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләү буенча конкурсларны әйтеп үтәсе килә. Ә мәктәп китапханәчесе Вилданова Дилүзә 5-7 нче сыйныф укучылары белән Ә.Еникиның сугыш чоры хикәяләре буенча китап укучылар конференциясе үткәрде.
-
2015 нче елның 20 нчы февралендә мәктәптә үткәрелгән “Батырлык дәресенә” мәгълүмат. 20.02.2015

Ватанны Саклаучылар көненә багышлап, 2-9 сыйныфларда Батырлык дәресе үткәрелде. 20 гасырда илебез кичергән сугыш һәм югалтулар турында таныштырып үтелде. Укучылар авылыбызның сугыш ветераннары турында сөйләделәр һәм презентация карадылар. 20 февраль – үзләренең интернациональ бурычларын үтәп, Ватаныбыздан читтәге сугышларда һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелүе аңлатылды. Әфганстан һәм Чечня сугышында һәлак булучылар искә алынды. Аларга багышланган шигырьләр укылды. Бу дәреснең укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә әһәмияте бик зур. Ул укучыларда Ватаныбызга мәхәббәт, аны Саклаучыларга карата хөрмәт һәм алар белән горурлану хисе уята. Балаларда кыюлык , батырлык тәрбияли.
Дата 20 февраля в России объявлен Днём памяти о Россиянах, исполнявших служебный долг за пределами Отечества. Многие из вас не знают, что рядом с нами живут героические люди, которые рисковали своей жизнью ради мира на Земле, чтобы мы с вами спокойно спали, учились, работали, радовались жизни. Сегодня урок мужества мы посвящаем солдатам, служившим и погибшим в военных событиях за пределами Отечества.
-
Мәктәптә "Ватанны саклаучылар" айлыгы үзенең эшен дәвам иттерә. 19.02.2015

Мәктәптә "Ватанны саклаучылар" айлыгы үзенең эшен дәвам иттерә. Инде бер матур традициягә әйләнгән Әфганстан сугышында катнашучы батыр егетләребез белән очрашу быел да бик матур үтте. Әйтергә кирәк, быел ул “Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... “ дигән исем астында әзерләнде һәм үткәрелде. Аны мәктәп укучылары белән берлектә, педагог –оештыручы Вилданова Д.И.әзерләде. Кичәне оештыруда авыл китапханәчесе Миначева Р.Б. да зур өлеш кертте. Очрашуга кайткан кунаклар авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улының бюстына венок куйдылар һәм салют аттылар.
-
Укырга беркайчан да соң түгел/Учиться ни когда не поздно. 18.02.2015

21 нче гасыр укытучысына таләпләр көннән- көн арта бара. Шуңа да һәр укытучы үзенең һөнәрен камилләштерү һәм һәрчак заман таләпләренә җавап бирерлек белемле булу өчен укырга тиешлеген аңлый. Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары замана таләпләрен аңлап, барысы да диярлек өстәмә һөнәри югары белем алу үтәләр.Иң беренчеләрдән булып рәсем һәм җыр сәнгате буенча Г.Ф.Насибуллина дипломлы булды. Без аны чын күңелдән котлап уңышлар теләп калабыз.
Учиться никогда не поздно. С каждым днем увеличиваются требования учителю 21 века. Поэтому каждый учитель стремится соответствовать современным требованиям. Глубоко понимая все эти требования, учителя МБОУ «Новокакерлинской ООШ» проходят курсы профессиональной переподготовки. Самой первой прошла эти курсы и получила диплом Насибуллина Г.Ф.
-
Суицид куркынычы яный. 16.02.2015

Җәмгыятьтә үсеш космик тизлек белән алга бара. Бу тизлеккә өлгерү өчен, кешеләр һәрдаим стресс халәтендә яшәргә мәҗбүр. Бу исә аларның психикасына нык зыян китерә. Суицидка китергән сәбәпләрнең берсе - стресс халәтеннән чыга алмау.
Мәктәптә дә суицид темасы телгә алынмыйча кала алмый. Чөнки бу бәла балигъ булмаганнар арасына да үтеп керде.
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә суицидны булдырмау максатыннан төрле чаралар үткәрелеп килә.Мәсәлән 6-7нче сыйныф укучылары белән “Үз-үзеңә кул салу-олы гөнаһ” дигән әңгәмә үткәрелде. Авылыбыз мулласы Әмирҗан абый үз - үзеңә кул салуның дин күзлегеннән ни дәрәҗәдә гөнаһ булуы хакында аңлатты.
8-9 нчы сыйныф укучыларына суицидка багышланган презентация күрсәтелде һәм информатика укытучысы Р.Ш.Абдрахманов укучыларга кайбер сайтларның зарарлы һәм аларның никадәр куркыныч булулары хакында сөйләде.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район прокуроры Маликов Илдар Илгизәр улын чакырып, “Балаларны суицидтан саклыйк!” –дип исемләнгән ата –аналарның гомуми җыелышы үткәрелгән иде. Ул да үзенең чыгышында бу тема буенча кайбер киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Бу хакта без район газетасындада бастырып чыгарган идек.










