Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, село Альметьево, улица Нагорная, дом 10 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Ds.Almet.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Альметьевский детский сад" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Шакирова Сюмбель Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1955 |
| У нас учатся: | 6 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
9 май-Җиңү көне! 08.05.2015 Балалар бу бәйрәмне аеруча көтеп алдылар, чөнки алар сугыш һәм тыл ветераннарын якыннан күреп котлау сүзләре әйтергә, ә яуда ятып калганнар истәлегенә чәчәкләр куярга әзерләнделәр. Очрашу чынлап та истә калырлык, дулкынланырлык булды. Балалар ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтте. Аларда туган илгә, туган якка карата горурлык хисләре тагын да ныгыды.

-
Хөрмәтле хезмәттәшләр!!! 07.05.2015

Сезне барыгызны да бөек тантана, зур шатлык- Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, саулык – сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы, шатлык, бәхет, илләр, еллар имин, табыннар мул, кояш гел балкып торсын.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
Яшик гел шулай кояшлы
Һәм тыныч көннәргә сөенеп.
Һәркемнең күңелендә бер теләк:
Иминлек! Иминлек! Иминлек!
Бәйрәм белән Сезне хезмәттәшләрем!
Сезнең тормыш юлыгызда,
Очрамасын киртәләр.
Гел шатлыклар, гел бәхетләр
Алып килсен иртәләр.
Бәйрәм белән!!!
-
Экологик өмә. 06.05.2015 Тирә - юньне пычратудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау – бүгенге көннең иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бакчабыз хезмәткәрләре иң беренче үзләре үрнәк күрсәтәләр. Бүген, экологик өмәдә алар актив катнаштылар.

-
Бүген безнең туган көн. 30.04.2015

Бүген безнең туган көн.
Булсын иде ул һәр көн!
Матур бүләк алып килде
Безне котларга һәркем.
Бүген Сафина Алиянең,Шакиров Айназның туган көне . Дуслары аларны котлап җырладылар, биеделәр. Бик күңелле ял иттеләр.
-
Туган көнең белән, Тукай абый! 24.04.2015 Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, балаларда аның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү максатында безнең балалар бакчасында Г.Тукай атналыгы үткәрелде. Шул уңайдан оештырылган күптөрле чаралар балаларның игътибарлыкларын, хәтерләрен, фикерләү сәләтен, телнең сәнгатьлелеген үстерүгә ярдәм итте. Алар үз тәҗрибәләре аша әсәрдәге төп фикерне аңларга, аларны сәхнәләштерергә өйрәнделәр.

-
Мәгариф идарәсе башлыгы- Ривал Исмагилович кабаттан бездә кунакта. 22.04.2015

-
Минем авылым-минем өем. 09.04.2015 "Минем авылым- минем илем" атналыгы башланып китте. Балаларда туган авылга карата ярату хисләре тәрбияләү , район, авыл, республика исемнәрен әйтергә өйрәтү; авылның төп объектлары турындагы күзаллауларын үстерү бурычлары куелды. Балалар төзү эшчәнлеге вакытында кәгазьдән йортлар ясадылар.

-
Өмәләр дәвам итә. 08.04.2015 8 апрель көнне Илмәт балалар бакчасы эшчеләре күмәк рәвештә өмәгә чыктылар.

-
7 апрель- сәламәтлек көне. 07.04.2015 7 апрель- бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан бакчабызда төрле чаралар һәм уеннар уздырылды. Авылыбыз фельдшеры Хабибуллина Гөлфия сәламәтлекне саклау турында сөйләде. Тәрбиячесе Сафина Фирдәүсә оештырган күңелле старт уеннарында балалар бик теләп катнаштылар.

-
Бүген минем туган көн. 03.04.2015

Бүген минем туган көн.
Булсын иде ул һәр көн!
Матур бүләк алып килде
Мине котларга һәркем.
Бүген Хазиуллин Айзатка 7 яшь тулды. Дуслары аны котлап җырладылар, биеделәр. Бик күңелле ял иттеләр.








